Очкын

Кулларында гөлчәчәк

28 апреля

Эльвина кебек бәйләү, тегү яисә чигү белән мавыгучы кызлар бик сирәк хәзер. Хәтта йөзгә якын укучы белем алган мәктәптә дә кул эше белән мавыккан бер-ике баланы гына очратырга мөмкин. Үсмерләр буш вакытын компьютер артында үткәрүне өстенрәк күрә шул, аларны Интернет ныграк кызыксындыра. Әйе, замана баласына анысын да белү кирәк, тик һәрнәрсәне акыл белән, белеп куллансаң гына файдасы тия. Бу очракта Эльвинага сокланмыйча мөмкин түгел, ул Интернетны да үз файдасына куллана: төрле сайтлардан бәйләү ысуллары эзләп таба. Бу оста куллы кызның кул эшләре өйдәгеләрне генә сөендереп калмый, мәктәп күргәзмәсен дә бизи. Эльвина Гәрәева Благовар районы Күчәрбай мәктәбенең 9нчы сыйныфында “5”ле билгеләренә генә укый. “Мин буш утырырга яратмыйм, аз гына вакытым булдымы, кулыма бәйләм алам. Бу шөгылем үземә бик ошый, тынгысыз көннән соң күңелне тынычландыра”, — ди уңган кыз. Эльвинаны һич тә шикләнмичә уңган кыз дип әйтергә була. Ялкауларның кулына бәйләм алып утыруын күз алдына китерү дә кыен шул. Укытучылары да, сыйныфташлары да Эльвина турында горурланып сөйли. Әнә 8 Март бәйрәменә сыйныфтагы ун кызга да гөлчәчәкләр бәйләп бүләк иткән ул. Чагу төстәге чәчкәләрне тагып чыгып, “Ягез әле, кызлар!” конкурсында барысын да сокландырган алар. “Ун чәчкәне ничә көндә бәйләдең?”, — дип кызыксынам, үземнең бу шөгыльдән ерак булуымны сиздерергә теләмичә генә. Эльвинаның күңеле сизгер, “Аның өчен ике көн җитә, апа”, дип елмая, миңа карап. Әлбәттә, кулында ут уйнатучылар өчен ике көн дә җитәдер ул. Беренчедән, андый осталыкка ирешер өчен тырыш, түзем, максатчан булу таләп ителә. Икенчедән, бу шөгыльгә мәхәббәт уятучы, кулыңнан тотып өйрәтүче кеше очравы шарт. Шуңа Эльвина хезмәт дәресләрен алып баручы Зинира Хәкимовага рәхмәтле. 6нчы сыйныфта укыганда Зинира Ямгытдин кызы аны ыргак белән бәйләргә өйрәтә. Башта кызлар салфеткалар бәйли. Теләгең көчле булмаса, дәрестә генә яңа һөнәргә әллә ни өйрәнеп булмый. Шуңа да Эльвина көн дә дәрестән кайту белән бәйләменә үрелә. Хәзер инде ул ыргак белән дә, энә белән дә оста эш итә.

Без — Тукай оныклары

28 апреля

Кушнаренко районы Ф. Әхмәлетдинов исемендәге Әхмәт урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты кабинетында мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңае белән үткәреләчәк чаралар планы мартта төзелгән иде. Бу план нигезендә мәктәп укучылары шагыйрьнең әсәрләре буенча викторина, әкиятләренә һәм шигырьләренә иң яхшы иллюстрация ясаучыларга, оста сөйләүчеләргә, кроссвордлар төзүчеләргә конкурслар үткәрде, китаплар күргәзмәсе һәм олуг әдип турындагы материаллардан зур стенд оештырды. Болардан тыш, Габдулла Тукай иҗатын бер бөтен күренеш буларак күз алдына китерү, аның турында белгәннәрне ныгыту, шагыйрь иҗатына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту максатыннан 5-11нче сыйныфларда әңгәмә-дәресләр, уен-дәресләр, дәрес-сәяхәтләр, язма эшләр үткәрелде. Әдипкә багышланган чаралар “Яздан аерып булмый Тукайны...” дигән йомгаклау кичәсе белән тәмамланды. Бүген без гәзит укучылар игътибарына Тукай оныкларының шигъри юлларын тәкъдим итәбез.

Матур гаилә — мәктәп күрке

31 марта

Мәктәптә ирле-хатынлы укытучы апа белән абый, гадәттә, укучыларда аерым кызыксыну уята. Дәрестә чибәр апаны сиздерми генә күзәтергә, фәнен барлык нечкәлекләренә кадәр белгән абыйга сораулар яудырырга яраталар. Матур гаиләләр, бигрәк тә, укытучы гаиләләре һәр мәктәптә балалар өчен бар яклап та үрнәк ул.

Ташлы талантларга бай

31 марта

Шаран районының Югары Ташлы авылында яшәүче Ялиевлар уңган, булдыклы, җыр-моң яратучы гаилә. Гаилә башлыгы “Туймазыхиммаш” предприятиесендә эретеп ябыштыручы, хуҗабикә авыл хуҗалыгы предприятиесе келәтендә эшли, әле чәчүгә орлык хәзерлиләр. Татьяна Борисовна белән Марсель Хатип улының өч малае үсеп килә. Өлкән уллары Илсур — 7нче, Илназ 5нче сыйныфта укыйлар, ә төпчекләре Алмаз балалар бакчасына йөри.

Рәсем — күңел көзгесе...

31 марта

Диңгез... Иксез-чиксез, зәңгәр-яшькелт-шәмәхә, шомлы, серле, матур... Кем генә аңа ымсынмый икән? Күрмәгәннәрнең күрәсе килә аны, күргәннәрне янә үзенә тарта ул... Күпләрнең өйләрен дә диңгез төшерелгән картиналар бизи. Бары диңгезне генә сурәтләгән искиткеч талантлы рәссамнар да күп. Әлегә билгеле рәссам булмаса да, Дүртөйле шәһәрендәге балалар сәнгать мәктәбенең 3нче сыйныфында шөгыльләнүче Алсу Маннанова да нигездә диңгезне сурәтли. Инде байтак җыелып киткән рәсемнәрендә диңгез төрле: берсендә тыныч һәм якты ул, икенчесендә көчле дулкыннар котыра...

Истәлекле җәйне сагынам

31 марта

Кем генә ерак илләргә барырга хыялланмый икән? Үткән җәйдә минем дә шушы теләгем тормышка ашты. Әбием белән Төркиянең Алания төбәгенә сәфәргә юлландык. Ниһаять, безнең алда Урта диңгез. Төрекләр, аны яратып, үзләренчә Ак диңгез дип тә атыйлар икән. Чынлап та, диңгезнең сихри гүзәллегенә, бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә, таң калырлык. Я тын гына җәйрәп ята, я ярга биек дулкыннар кага... Җирле халык яр буенда гына балык кармаклый. Су коенучыларның күплегенә карамастан, балык шәп каба. Ак диңгез гүзәл дә, серле дә, бай да икән. Мине агачларның һәм чәчкәләрнең күплеге, төрлелеге сокландырды. Кайсыбер чәчкәләрнең зурлыгы бездәге сирень, балан куагы кадәрле бар. Мәчетләрнең күплеге һәм матурлыгы таң калырлык. Игътибар белән тыңлаганда, төрек телен бераз аңлап була. Ләкин көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгуы мөмкин: автобус тукталышларындагы зур итеп язылган “дурак” сүзе мине нык гаҗәпләндерде. Ул төрекчә “тукталыш” дигәнне аңлата икән. Бу сүзнең тамыры бездәге “тор”, “торак” кебек үк, ягъни транспортны көтеп тору урыны була инде. Һәр халык үзенең гореф-гадәтләре, традицияләре белән аерыла. Без булган илдә спорт төрләреннән бокс бөтенләй диярлек үсеш алмаган, чөнки кешегә сугу (бигрәк тә биткә) – иң олы гөнаһ санала.

“Әллүки” белән бергә

24 февраля

Шаран районының Зирекле мәктәбендә күптән түгел шатлыклы вакыйга булып үтте — “Кызыл таң”, “Әллүки” журналистлары, авыл Советы рәисләре, почта хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре, укытучылар һәм укучылар катнашлыгында бик җылы очрашу оештырылды. Ә иң мөһиме — “Әллүки” журналына күп язылучылар конкурсында катнашып, җиңүче дип игълан ителгән 4нче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшыру булды. Актив укучылар Альберт Абзалетдинов, Әлмир Галиев, Алсу Сәхәбетдинова, Альбина Галләмова, Эльбина Ганиева, Зилнур Габдрәхимов, Реал Гыйльманов, Рамил Кучкаров, Ландыш Бәдриева, Линара Сәхәбиева, Фидан Ганиев яраткан журналларына бик теләп язылалар икән. Дүртенчеләр арасында уку алдынгылары да күп. Линара Сәхәбиева, Зилнур Габдрәхимов, Алсу Бастамова, Гөлшат Исламгәрәева гел бишле билгеләренә генә өлгәшәләр. Бу тырыш кызларның һәм малайларның сыйныф җитәкчесе — Рәхилә Егорова. Педагогик хезмәт стажы 35 ел булган тәҗрибәле укытучы үз эшен яратып башкара. Ул бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 1996 елда Рәхилә Шәйхулла кызына “Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы” дигән исем бирелгән. “Балаларны тәртипле, тырыш, кешелекле, белемгә омтылучан итеп тәрбияләргә тырышам”, — ди олы җанлы педагог.

Дуслык лицее

24 февраля

Мишкә районының үзәгендә урнашкан 1нче лицейда белем алучы балаларны бер гөл бакчасында шаулап үскән төрле-төрле чәчкәләргә тиңләргә буладыр. Түтәлдәге аллы-гөлле чәчкәләр матурлыгына ничек итеп соклансак, биредәге төрле милләттән булган кызлар һәм малайлар дуслыгына да шулай сокландык без. Бу белем учагын, чын мәгънәсендә, “Дуслык лицее” дип атарга булыр иде. Биредә урыс, башкорт, татар, мари милләтеннән булган балалар кулга-кул тотынышып яши, бер-берсенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыннан танышып үсә. Ә иң мөһиме — аларның һәркайсына үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге бирелгән. Дуслык лицеенда бүген 554 укучы белем ала, шуларның 300е — мари, 109ы татар милләтеннән булса, 74 укучы татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укый. Туган тел серләренә аларны Лиана Фәизова төшендерә. — Укучыларымны үз туган телләрендә камил сөйләшергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен белергә, башка милләт балалары белән дус, бердәм булырга өйрәтәм, — ди 23 ел мәктәптә балалар тәрбияләгән укытучы. Лиана Финат кызының укучылары тик ятмый, лицейда төрле чараларда активлык күрсәтүдән тыш, район һәм республика олимпиадаларында да катнаша. Узган уку елында, мәсәлән, Руфина Шәйхетдинова Казанда оештырылган “Илһамлы каләм” әдәби конкурсына шигырьләр җибәреп, Мактау хатына лаек булган. Бүген бу талантлы кыз Бөре социаль педагогия академиясенең филология факультетында белем ала. 11нче сыйныфта укучы Илида Шәйхетдинова да, әдәби конкурста катнашырга теләк белдереп, шигырьләрен Казанга юллаган. Бәлки, бәхет бу укучыма да елмаер әле, дип көтә Лиана Финат кызы.

Спорт мәктәбен грипп урап уза

24 февраля

Кышның соңгы ае салкыннары белән генә түгел, грипп һәм башка төрле вируслы инфекцияләрнең яшен тизлегендә таралуы белән дә күпләрнең котын алып өлгерде. Башкалабыз мәктәпләрен карантинга ябып, укучыларны өйләренә тараттылар. Йогышлы авыруны эләктерергә өлгермәгән кызлар һәм малайлар көтелмәгән каникулны ничек үткәрергә белми баш ватты. Кинога яисә Макдональдс кафесына барырга әти-әни рөхсәт итми, өйдә көнозынына телевизор карау, компьютерда утыру да җиләтә. Барлык Уфа халкы ютәлләп-төчкереп йөргән көннәрнең берсендә, шәһәр халкының кайсысына барып бәйләнергә белми йөрүче вируслардан ераккарак качарга тырышып, авыл һавасы суларга Илеш якларына юл тоттык. Авыл җирендә олының да, кеченең дә авырып торырга вакыты юк. Балалар бакчаларының, мәктәпләрнең ишекләре ачык, балалар тавышыннан тирә-як гөрләп тора. Район үзәге Яркәйдә урнашкан спорт мәктәбендә дә җанлылык әллә каян сизелә. Ишек төбендә үк безгә чаңгы тоткан бер төркем үсмерләр очрады. Кәефләре бик шәп иде егетләрнең. Краснокама районының Яңа Нугай авылында узган чаңгы буенча зона ярышында Илеш егетләре беренчелекне яулап кайткан икән. Кызлар командасы да сынатмаган — 3нче урынга чыккан. Тренерлары Рушан Шәрәфетдиновның яшь чаңгычылар белән бер генә ел эшләвенә карамастан, команда яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә дә өлгергән. — Спорт мәктәбендә бүгенге көндә 628 бала шөгыльләнә. Бездә спортның 12 төре өйрәтелә, шуңа да бирегә килгән һәр балага һәм үсмергә күңеленә якынын сайларга мөмкинлек бар. Тренерларның күпчелеге яшьләр, үзләре дә кызыксынып, барлык тырышлыкларын биреп эшлиләр. Күптән түгел милли көрәш янына самбо белән дзюдо да өстәлде, егетләргә бокс белән шөгыльләнергә дә була хәзер, — ди спорт мәктәбе директоры Тәгыйс Хафизов.

Уңышларына сөенәбез

24 февраля

Әдәбият белән якыннан кызыксынучы, әсәрләр укырга яратучы укучылар дәрестә башкалардан аерылып тора. Андыйлар тирән фикер йөртә, сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирә, кызыксынучан, аралашучан, максатчан була. Шундый укучыларымның берсе Алсу Фатыйхова белән “Очкын”ны укучы үсмерләрне дә таныштырасым килә. Алсу безнең мәктәптә укый башлагач та үз-үзен тотышы, тирән белеме, тырышлыгы белән сыйныфташларында гына түгел, укытучыларда да үзенә карата уңай мөнәсәбәт уятты. Ул Бакалының 1нче мәктәбенә 10нчы сыйныфка Яңа Әгъбәз мәктәбеннән килде. Әдәбиятны сөюче кыз анда укыганда ук матур гына уңышлар күрсәтеп өлгергән. 9нчы сыйныфта белем алганда татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында — 1нче, республикада 2нче урын алып кайта ул. Шул елда Казанда әдәбият буенча 1нче урынны яуларга да өлгерә тырыш кыз. Алсуның күңелендә туган телебезгә һәм әдәбиятка тирән сөю уяткан, беренче иҗат орлыклары салган әнисенә — Яңа Әгъбәз мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Данилә Фазыл кызына, татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Рима Әхияр кызы Вәлиевага зур рәхмәт җиткерәсе килә. Югары сыйныфларда татар теле атнасына бер генә сәгать укытылгач, олимпиадаларда, конкурсларда катнашырга омтылган укучылар белән, нигездә, дәрестән соң әзерләнәбез. Алсу белән шөгыльләнү күңелгә аеруча канәгатьлек өсти, чөнки ул кирәкле әсәрләрне вакытында укып, язучылар иҗаты белән кызыксынып бара. Өйдә дә китап укуга күп вакыт бүлә. Узган уку елында бу талантлы укучым татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 1нче урынга чыгып, республикада 3нче урын яулап кайткан иде. Анда катнашучылар санын исәпкә алганда да, минемчә, укучы өчен бу — зур җиңү. Ә быелгы уку елында 11нче сыйныфта укучы Алсу Фатыйхова Уфада узган республика олимпиадасында, 2нче урынга күтәрелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»