Очкын

“Салават күперле шәһәр”

02 августа

Чакмагыш районында каникуллар матур үтә

Җәйге җылы яңгырдан соң дөньяны балкытып, чагулыгы белән күңелне күтәреп күктә калыккан салават күперенә кем генә сокланмый икән? Кемдер аның җиде төсен бәхет билгесе белән тиңли, берәүләр аны күргән саен балачагын исенә төшерә, ә мин салават күперен табигатьнең елмаюы дияр идем. Соң, елмаю үзе үк балачак бит инде ул! Чакмагыш районының “Акчарлак” балаларны җәйге савыктыру лагеренда да тәрбия эшенең программасын “Салават күперле шәһәр” дип юкка гына атамаганнар. Биредә балаларның ялы күңелле һәм файдалы үтсен өчен ныклы игътибар бирелә. Салават күперенең һәр төсе бер тәрбия юнәлеше итеп алынган. Мәсәлән, кызыл — дуслык һәм теләктәшлек, кызгылт-сары — кешеләргә шатлык бүләк итү, сары — алга, яхшылыкка омтылу, яшел — табигать белән берлек, зәңгәрсу — кояш, һава һәм су. Нәтиҗәләр барлый торган “шәмәхә көннәр” дә бар әле монда! Район үзәгеннән биш чакрымдагы Игенче авылы янында урнашкан бу лагерьның ярты гасырлык тарихы бар. Нарат, каен, имән агачлары үскән урман куенында урнашкан “Акчарлак”ның биләмәсе биш гектар, 120 урынлык 12 җәйге йортта өч смена буе балаларның шат тавышлары өзелми. — Быел беренче сменада —100, икенчедә 120 бала ял итте. Аларның алтмышы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, егермесе ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган, калганнары бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары, — дип сөйли лагерь директоры, республиканың атказанган укытучысы Радик Әмирханов. — Өченче сменага янә йөз баланы көтәбез.

Франциядә дә сынатмадылар

02 августа

Күптән түгел Уфаның Әдһәм Искужин исемендәге тугызынчы музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре Камил Әһәдуллин һәм Эмиль Шамратов балалар һәм үсмерләр иҗатының “Роза ветров Франциядә” халыкара фестивалендә булып кайтты. Яшь баянчылар дуэты туган Башкортстаныбызны чит илдә лаеклы күрсәтә алды. Җитәкчеләре Зөһрә Теләпова сайлаган репертуар — классик әсәрләр, халык көйләрен тамашачы бик җылы кабул итте. Концертлар Франциянең төрле шәһәрләрендә үтте. Эмиль белән Камил төрле илләрдән килгән талантлы яшьтәшләре белән танышты, дуслашты.

Сурәтләрендә - кояш нуры, зәңгәр күк йөзе

30 июня

Бала бөтен күңелен, игътибарын рәсем төшерүгә биргән. Ак кәгазь битендә аның күңелендә туган фантазияләре чагылыш таба. Җанварлар, кешеләр, табигать күренешләре... Каян килгән мондый сәләт-бүләк?! Башкалар сыман уенчыклар, иптәшләр белән уен да кирәкми, бары тик кәгазь-каләм генә бирегез аңа! Ләйсән Галимова өч яшеннән рәсем төшерә башлый, кечкенә бармаклары белән пластилиннан төрле сыннар әвәли. Вакытны онытып, бар булмышы белән шул дөньяга чума. Мөгаен, ул әтисенең рәсем төшерүен, бабасының агач эшләре белән шөгыльләнүен күреп, кул эше белән кызыксынгандыр. Кызларының сәләтен күргән әти-әнисе вакытын кызганмый: башта аны Балалар һәм үсмерләр иҗат сараена йөртә, башка түгәрәкләргә алып бара, аннары сәнгать мәктәбенә яздыралар. Әнисе Регина Рәис кызы баласы беренче сыйныфка укырга керүгә яраткан эшен калдыра, аны төрле түгәрәкләргә йөртә башлый. Ләйсән кечкенә чагында ук акбур белән тактада рәсемнәр төшереп булаша. Балалар бакчасында педагог ныкышмалы, эшен ахырына җиткерергә яратучы тырыш кызчыкны игътибарыннан читкә җибәрми, бераз үсә төшкәч, түгәрәктә шөгыльләнергә чакыра. Ләйсәннең рәсемнәреннән балалар бакчасының музеенда күргәзмә оештыралар. Шулай итеп, кечкенә кызчыкның эшләре белән шәһәр халкы да таныша башлый.

Татар кызы Ленара

30 июня

Бәләбәй татар гимназиясендә белем алучы өлгер кыз Ленара Шәңгәрәеваның булдыклы, уңган һәм бик сәләтле укучы булуы турында укытучылары илһамланып сөйләде. Гел елмаеп кына торучы матур кызның мәктәптә узган “Нәүруз гүзәле” конкурсында 1нче урын яулавына һич аптырарлык түгел. Ул анда җыр буенча осталыгын да, кул эшләрендә үзенә тиңнәр юклыгын да, белеме тирән булуын да ачык күрсәткән. Өченче сыйныфны гел “5ле” билгеләренә генә тәмамлаган Ленара, узган уку елында ук фәнни конференциядә катнашып, үзенең “Чәкчәк — милли ризык” дигән эшен уңышлы яклап чыккан. Ә быелгы уку елында исә ул милли киемнәр буенча җитди эш әзерләгән. Үзе дә бәйләргә, чигәргә яратучы кызның күңеленә бу тема аеруча якындыр, күрәсең. “Оста куллар” түгәрәгендә өйрәнгән шөгылен менә шулай уңышлы куллана белгән укучыга сокланмыйча мөмкин түгел. 8 Март бәйрәменә әнисенә, кечкенә сеңелкәшенә бүләк иткән кул эшләре дә бик матур булуына шигебез юк.

Кыйммәтле һәм файдалы бүләк

30 июня

Уку елы ахырында Күмертау шәһәренең 6нчы мәктәбендә бик матур һәм файдалы чара үтте. Татар телен өйрәнүче башлангыч сыйныф укучыларыбыз Башкортстан Республикасының Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Риф Рәфыйков белән очрашты. Кызлар һәм малайлар дәртләнеп чыгыш ясады. Риф Гыйниятулла улы иң актив, уңган 22 укучыга 2011 елның икенче яртысына “Әллүки” журналына язылу бүләк итте. Укучыларыбыз бу вакыйгага бик сөенде, чөнки “Әллүки” журналы — алар өчен зур бүләк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә кергән саен алар яраткан басмалары яткан киштә яныннан битараф үтеп китми. Кулларына алып һәр битен җентекләп карыйлар, язмаларны кызыксынып укыйлар. Өстәмә билге өчен шигырьләрен ятлыйлар.

Гимназиядә - балалар сабантуе

13 июня

Бәләбәй татар гимназиясендә һәр уку елы тәмамланганда сабантуй үткәрү – гамәлгә куелган елыннан ук инде традициягә керде. Бу юлы да гимназиядән әллә ни ерак түгел табигать кочагында урнашкан ипподром җирлегендә барча укучылар укытучы апалары һәм абыйлары белән бергә дәррәү җыелдылар. Якында гына зур буа суы, тирә-якта – аланны урап алган – каен, нарат, өянке агачлары. Кошлар сайрый. Бөтен табигать ярышларга чакыра, яшәүләрнең күңеллелеген белдереп тора соман … Балалар сабантуе, дигәч тә, ул өзек-өзек уеннар, ярышлар, дигәнне аңлатмый. Программаны карап чыккач ук борынгыдан килгән халык бәйрәменең барлык төрләре дә бүген үтәләчәк икәненә ышанасың: иң башта тантаналы өлеш - искиткеч матур көн биргәне өчен Ходайга шөкерәнә кылып, гадәттәгечә кунакка килгән Илдар-хәзрәт һәм шәкертләр башлангычында дога кылгач – уку елына йомгак ясау, уку алдынгыларын, төрле конкурсларда, спорт бәйгеләрендә, сәнгать өлкәсендә һ.б. уңышларга ирешкәннәрне мактау ярлыклары һәм милли матбагадан булган китаплар белән дәртләндерү, аннары программаны игълан итү. Ә спорт уеннарының ниндиләре генә юк: 100 метрга йөгерү, аркан тартышу, сиртмәле бүрәнәдә йөрү, чүлмәк вату, аякларга капчык киеп һәм йомырка салган кашык белән йөгерү; көянтә-чиләкләр белән су ташу, капчык сугышы, кәлүк, шахмат уеннары... һәм дә инде – татарча көрәш.

Уңганлыкта безгә тиңнәр юк

26 мая

Безнең Чишмә районының Ибраһим урта мәктәбе 1997 елда яңа бинага күчкән. Ике катлы заманча бинада уку кабинетлары, хезмәт кабинеты, остаханә, спорт залы, компьютер классы, китапханә, актлар залы, музей һәм ашханә урнашкан. Без заманча мәктәбебез белән генә түгел, ә укытучыларыбыз белән дә горурланабыз. Алар безне һәркөн елмаеп, шат йөз белән каршы ала, уку көне тәмамлангач, барыбызны да барлап, исән-сау йөрегез, дип озатып кала. Белем бирүче апа-абыйларны чын күңелдән ихтирам итәбез, яратабыз, алар безгә әти-әниләребез кебек якын. Әлбәттә, шундый шартлар була торып, без дә сынатырга тырышмыйбыз, вакытны да бушка уздырмыйбыз. Яхшы укудан тыш, мәктәп күләмендә төрле чаралар оештырабыз. Күптән түгел генә “Ягез әле, яшьләр” исемле кичә үткәрдек. Анда өлкән сыйныф укучылары катнашты. Алар “Авыл яшьләре” һәм “Акчарлаклар” төркемнәренә бүленеп бәйге тоттылар. Алты төрле ярыш үткәрелде. Беренчесе — сәламләү. “Чәч үрү” дип аталган икенче конкурс аеруча кызыклы булды.

Яшьтәшләре үрнәк алсын...

26 мая

Сер түгел, хәзер югары уку йортларына укырга керү күпкә җиңеләйде. Мондый үзгәрештә демографик хәлдән тыш, бердәм дәүләт имтиханы да сәбәпче. Шулай да, тырышлыгың, максатыңа омтылышың булмаса, уңышка ирешә алмыйсың. Димәк, уку йортларында конкурс чагыштырмача аз булса да, укучыларга элеккечә тырышып укырга кирәк. Иглин районы Карамалы мәктәбендә мондый укучылар байтак. Гадәттә, сәләтле кеше бер өлкә белән генә чикләнми. Быел мәктәпне тәмамлаячак Гүзәл Әминеваны да шундыйлар исәбенә кертергә мөмкин. 2010-2011 уку елы аның өчен уңышларга шактый бай булган. Гүзәл биология һәм химия буенча район олимпиадасында беренче урын алган. Республикада да сынатмаган. Уфадан призлы урын яулап, яңа дуслар табып кайткан. — Әлбәттә, уңышка ирешү өчен җитди әзерләндем, — ди ул. — Чөнки миңа, гади авыл кызына махсус белем бирелгән гимназияләрдә, лицейларда укучылар, югары уку йортлары профессорлары кулы астында шөгыльләнүчеләр белән көч сынашырга туры килде. Биремнәр шактый авыр иде. Укытучым Фәйрүзә Фәтхелислам кызы Әминева белән көн-төн гыйлем дөньясында гизгәнгә, сынатмадым. Республика олимпиадасындагы призлы урын минем өчен яңа мөмкинлекләр ача. Студент була алу мөмкинлегем арта. Шатланырга иртә әле. Алда яңа сынаулар көтә. БДИга җитди әзерләнеп, югары баллар җыярга кирәк.

Сәнгатькә гашыйк кыз

26 мая

Театрны, сәхнәне, актерларны яратмаган үсмерләр бар микән арагызда? Ай-һай, юктыр, мөгаен. Сезнең бүлмәгездәге стенадан елмайган актерлар, җырчылар фотосурәтләрен күреп тә кемгә гашыйк булуыгызны әйтеп була. Спектакльдә уйнарга яки кинога төшәргә хыялланып йөргән кызлар һәм малайларның барысы да актер булып китми, билгеле. Шулай да, мәктәп елларында сәхнәдә уйнаган һәр роль балачакның искиткеч матур образы булып истә кала. Алай гына да түгел, сиңа кыюлык өсти, хыялларыңны тормышка ашыра һәм, әлбәттә, яшәргә дә өйрәтә. Благовар районы Күчәрбай мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Алсу Абдуллина да минем белән килешмичә калмас, мөгаен. Алсу 5нче сыйныфта укыганда ук мәктәптәге “Умырзая” театр түгәрәгенә йөри башлый. Кечкенәдән биюгә, җырга сәләтле кызга сәхнә күптән таныш була. Шулай да спектакльдә уйнау, үзеңә ышанып тапшырылган рольне оста итеп башкару аерым бер канәгатьлек тудыра. Әйтергә кирәк, Алсуның Алмаз исемле абыйсы да мәктәп елларында шушы театр түгәрәгенең иң актив әгъзасы булган. Димәк, актерлык осталыгы абыйлы-сеңелле Абдуллиннарга Ходайдан бирелгән, дисәк тә була. Лилия Санҗар кызы Абдрахманова җитәкләгән “Умырзая” театр коллективы әледән-әле уңышлар яулый. Мәсәлән, быелгы уку елында “Звездная дорожка” балалар-үсмерләр иҗади коллективларының V республика фестиваль-конкурсында катнашып, тамашачы сөюе — Гран-прига лаек булалар. Ә җитәкче Лилия Абдрахманова “Иң яхшы режиссура өчен” җиңүче дип табыла. Шунысы игътибарга лаек, бу конкурста авыл мәктәпләреннән бары тик Күчәрбай укучылары гына катнаша. “Умырзая”ның яшь актерлары авыл халкы өчен дә көтеп алынган кунак. Алар әзерләгән һәр спектакль клуб сәхнәсендә зур аншлаг белән үтә икән. Алсуга бигрәк тә трагедиядә җитди рольдә уйнау ошый. Мәсәлән, сугыш чорындагы Ана образын сәхнәләштерү кызның күңелендә тирән тәэссоратлар калдырган. “Сәхнәдә образ тудыру, рольгә керә белү өчен аерым сәләт кирәк”, ди ул.

Алма, кыяр һәм татлы бал!

28 апреля

Соңгы чирек-авыл мәктәпләрендә укучы балалар өчен аеруча җаваплы чор. Билгеләрне төзәтү, контроль эшләргә, имтиханга әзерләнүдән тыш, алар өчен язгы бакча эшләре дә башлана әле. Язгы көн елны туйдыра, дип юкка әйтмәгәндер халык. Мәктәп бакчасында яшелчә-җимеш үстергән укучылар уку елы әйләнәсенә яхшы сыйфатлы, витаминлы ризыклар белән рәхәтләнеп туклана. Моның өчен бары тик иренмәскә, үз вакытында җиң сызганып эшләргә генә кирәк. Нәкъ менә Бәләбәй районының Мәтәүбаш мәктәбе уңганнары кебек. Бүгенге көндә Мәтәүбаш мәктәбендә 70 бала белем ала. Без барганда һава торышының көйсезлегенә карамастан, биредә язгы мәшәкатьләр күптән башланган иде инде. Тәрәзә төпләрендә шаулап үсеп утыручы помидор үсентеләрен теплицага күчерү өчен көннәрнең бераз җылытуын гына көтәләр. Анда үстергән кыяр, помидор белән балалар да туклана, сатарга да кала, диделәр безгә. Мәктәп директоы Розалия Латыйпова әйтүенчә, яшелчә-җимеш сатудан кергән табыш ремонт эшләренә тотыла. Ике катлы зур мәктәп яны язгы кояш елмаеп карау белән ап-ак чәчкәгә күмелә икән. 1,5 гектарлы алма бакчасы авылның иң ямьле урыны саналадыр, мөгаен. Шулай ук биредә кура җиләге, ак, кызыл карлыган да елның-елында мул уңыш бирә. “Алма уңган елны кая куярга да белмибез. Кайнатма эшлибез, күп итеп киптерәбез. Укучылар кыш буе витаминлы компот эчә”, — ди Розалия Дәминдар кызы. Күрүебезчә, хезмәт чиреге бу мәктәптә көннәр җылыту белән башлана. Ә җәй айларында һәр укучы бакча эшләренә үз өлешен кертә. Каникул көннәрендә биредә хезмәт бригадалары эшли. Әлеге белем учагында игътибарга лаек тагын бер эш җәелдергән коллектив: умартачылык белән шөгыльләнә башлаганнар. Әлегә аларның биш баш умартасы бар. 5-9нчы сыйныф малайлары дәрестән тыш сәгатьләрдә умартачылык серләренә төшенә. Бу түгәрәккә йөрүчеләр өчен махсус программа да төзелгән. Димәк, алдагы елларда балалар рационында шифалы бал үз урынын алыр дигән ышаныч бар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»