Очкын
Соскы да ясыйлар, “йорт” та төзиләр...
30 январяУфаның 84нче татар гимназиясендә балалар хезмәт дәресендә тормышта кирәге чыгардай һөнәрләр үзләштерә
Сер түгел, күпчелек шәһәр малайлары чүкеч-пычкыны дөрес тота да белми. Бу күренештә аларны гаепләп тә булмый, чөнки шәһәрдә аларның мәшәкатьләре чүп чыгару, кибеттән икмәк-сөт алып кайту белән чикләнә. Шул ук вакытта, дөнья көтү өчен бик күп һөнәр белү таләп ителә. Билгеле, әти-әниләр мәктәптә хезмәт дәресе укытучысына зур өметләр баглый. Бу җәһәттән Уфаның 84нче татар гимназиясенең технология укытучысы Риф Кәлимуллин күпләргә үрнәк була ала. Һәр дәрестә балаларга тормышта кирәкле һөнәр өйрәтә ул.
Олимпиада җиңүчеләре билгеләнде
30 январяБыел 9-11нче сыйныфлар арасында инглиз һәм француз телләре, астрономия, сәнгать һәм мәдәният, география буенча узган республика олимпиадасында 480 мәктәп укучысы көч сынашты. Аларның сигезе — җиңүче, 104е призер булды.
Матур хыяллар чынбарлыкка әйләнсен
26 декабряБыел Мәскәүгә, Кремльдәге Чыршы бәйрәменә Башкортстаннан 115 укучы барачак
Шәһәрдәге 2нче гимназиянең VIII сыйныф укучысы Эльвира Сәяхованың Мәскәүгә, Президент Чыршысына барачагы хакында хәбәр таралгач, моңа барысыннан да ныграк аның картәнисе, мәгариф ветераны, 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Римма Вафа кызы Мусина шатлангандыр. Чөнки ул заманында Кремльдәге шундый тантанага бару турында хыялланган булган. Үзенә андый бәхет эләкмәсә дә, сөекле оныкасы аның кайчандыр күңел түрендә йөргән матур хыялын чынбарлыкка әйләндерәчәк бит!
Мәктәбебез маягы
26 декабряТуймазы шәһәренең 7нче урта мәктәбендә бик талантлы кыз бар. Айгөл Әхмәдиева дүртенче сыйныфта “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә генә укый. Ул китаплар укырга бик ярата. Бигрәк тә урыс теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен яратып үзләштерә. Шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә һәрвакыт алдынгы урыннар ала.
Бүләкләре һәрвакыт әзер
28 ноябряБәйрәм якынлашу белән, һәркем туганнарына, дусларына бүләк әзерләү хәстәре белән яна. Ниндирәк сюрприз ясарга, аны каян алырга? Ярмәкәй районының Тарказы мәктәбе укучыларының исә бүләкләре һәрвакыт әзер. Алар аны үз куллары белән ясый. — Без бушаган шампунь савытларыннан, пластик шешәләрдән, кәнфит кәгазьләреннән, кирәкмәгән кием-салымнан укучыларым белән төрле уенчыклар тегәбез, картиналар, паннолар ясыйбыз. Кул эшләрен төрле конкурсларга, күргәзмәләргә дә алып барабыз. Узган уку елында районда технология буенча беренче урын алдык. Укучыларым иҗаты иң яхшысы дип табылды. Башкалада ел саен үткәрелеп килүче “Модные штучки” конкурсында да уңышлы чыгыш ясадык. 8 сыйныф укучылары Эльвина Ялаева, Лилия Шәрәфетдинова, Илүзә Фаткуллина “Сәнгать ансамбле” Бөтенрусия конкурсында катнашып, дипломнарга лаек булды, — ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, технология укытучысы Лилия Шәймәрданова.
Рәссам да, умартачы да ул
28 ноябряИлнара Янова Байгилде авылы лицееның 11нче сыйныфында укый. Уку алдынгысы, сыйныфтан тыш эшләрдә дә актив катнашучы кыз бик матур итеп рәсем дә төшерә. Түбән сыйныфларда укыганда ук кызның бу сәләтен рәсем дәресеннән укытучы Ләйсән Мөхәммәтьяр кызы күреп кала һәм Илнара белән ныклап шөгыльләнә башлый. Шул рәвешле лицейдагы плакатлар, сыйныф өчен стендлар барысы да диярлек бүген Илнара кулы аша үтә. Былтыр ул район күләмендә үткәрелгән “Без наркотикларга каршы” рәсем конкурсында катнашып, беренче урын яулаган. Илнара табигатькә, матурлыкка гашыйк.
Эмильне чит илдә дә таныйлар
28 ноябряТамырлары белән Илеш районының Түбән Череккүл авылыннан булган, бүгенге көндә Уфа районының Миловка авылында яшәүче Ә. Искужин исемендәге музыка мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Эмиль Шамратов соңгы вакытта әти-әнисен, картәти-картәниләрен, туганнарын һәм укытучыларын берсеннән-берсе күркәмрәк уңышлары белән куандыра.
Күңелле дә соң туган көн!
28 ноябряТүбән Яркәй авылында урнашкан лицеебыз агымдагы елның 1 сентябрендә генә үз ишекләрен ачты. Шулай булуга карамастан, без инде дистәгә якын чара үткәрергә өлгердек. Күптән түгел лицеейда башлангыч сыйныф укучылары катнашлыгында туган көн бәйрәме узды. Башлангыч сыйныфларда барлыгы 44 бала белем ала. Аларның 24е җәй һәм көз айларында туган. Бу көнне әнә шул айларда туган балалар хөрмәтләнде.
Балкып янучы йолдыз
31 октябряСәхнәдә — “Айгөл иле”. Тамашачылар тын да алмый уенны күзәтә. Күзәтә генә түгел, алар үзләре дә шунда: артистлар белән бергә яши, шатлана, көлә, кайгыра сыман. Кем соң тамашачыны сәхнә уены белән шулкадәр җәлеп иткән? Алармы, бу кечкенә артистлар – мәктәп укучылары. Дөресрәге, башкорт гимназиясендә белем алучылар. Ә сәхнәдә үз-үзләрен тотуларына, килештереп уйнауларына караганда, әйтерсең лә гомер буе театрда эшләгәннәр!
Сәләтле һәм максатчан алар
31 октябряМәктәп лидеры, 9нчы сыйныф укучысы Алина Мофаздалова “Ел укучысы” исеменә лаек булган сәләтле кыз. Уку алдынгысы буларак та, спортта югары күрсәткечләргә ирешүе белән дә районда мактаулы ул. Алина узган уку елында математика һәм башкорт теле буенча район олимпиадасында 1нче урын алган. Кыю кыз җитәкләгән кызлар командасының чаңгы ярышында җиңү яулап кайтуы да, район күләмендә йөгерү буенча оештырылган кросста алдынгылар сафында булуы да мәктәп данын күтәрә.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”