26.04.2012 - Очкын

Спорт көчлеләрне ярата

Салават Хөсәенов яшь спортчы Дмитрий Ильгачев белән.Шаран районында спорт белән кызыксынучы яшьләр елдан-ел арта.  Милли көрәш белән мавыгучы егетләр дә байтак биредә. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш белән 36 бала шөгыльләнә. Булачак батырларны көрәш серләренә Русия чемпионы, милли көрәш буенча спорт мастеры Салават Хөсәенов төшендерә. Тәҗрибәле тренер үзенең уллары Айнур белән Тимурны да чемпионнар итеп тәрбияләгән. Көрәшче егетләрнең сабантуйларда тәкә алмыйча калганы юк.

Шаранның 1нче мәктәбе укучысы Дмитрий Ильгачевны да бу якта яхшы спортчы буларак беләләр. 17 яшьлек Дима спорт мәктәбендә шөгыльләнгән дүрт ел эчендә үзен максатчан, җитез, үз-үзенә таләпчән үсмер буларак күрсәткән. Ике ел элек ятим калган малай бар булмышы белән спортка бирелә. Дәрестән тыш вакытын күнекмәләргә багышлаган яшь спортчы алдына куйган максатына ирешмичә калганы юк.  Үзенә зур ышаныч белән караучы тренеры Салават Мәгъдән улының өметен беренче чыгышында ук аклаган ул. Шаранда үткән елда көрәш буенча беренче тапкыр оештырылган республика турнирында 176 катнашучы көч сынашкан. Билбау көрәшендә  Дмитрий Ильгачев үз авырлыгы категориясендә 1нче урын яулаган. Быел Чакмагышта узган республика ярышында яшь спортчы 2нче урынга чыккан. Шаран егетләренә Уфада Русия беренчелегенә уздырылган ярышларда катнашу бәхете дә тия. Анда район һәм республика данын 1нче мәктәп укучылары Дмитрий Ильгачев белән Вадим Имаев яклаган.

Спорт белән ныклап шөгыльләнүче үсмерләр яшьтәшләре арасында үзләренә генә хас сыйфатлары белән аерылып тора. Гадәттә, алар төгәл, җыйнак, кыю, тәвәккәл, максатчан булып үсә. Спортка гашыйк кызлар һәм малайлар юлында Салават Мәгъдән улы кебек җиң сызганып, зур теләк белән шөгыльләнүче тренерлар күбрәк булсын иде.

Зөлфия Фәтхетдинова.

Шаран районы.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»