26.04.2012 - Очкын

Тукай безгә маяк ул!

Әлифбаны, уку китабын, әдәбиятны кулга алып карасак, беренче битләре үк бөек шагыйребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган “Туган тел”, “Туган авыл” шигырьләре белән ачыла. Габдулла Тукай — безгә матур әдәбиятка юл күрсәтеп, өндәп торучы әдип.

Хәтеремдә,  беренче сыйныфта укытучыбыз Раушания Әдһәм кызы туган тел дәресен “Туган тел” җыры белән башлады. Ә “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре мине сихри дөньяга алып кереп китә сыман иде. Нәкъ шул әсәрләр мине туган телемне өйрәнергә, яратырга чакырды һәм туган телгә гашыйк итте дә инде.

Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен яшь чакта бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, ә хәзер аларны без өйрәнәбез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

“Укымак — дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр”, — дигән Тукай. Шагыйрь балаларда белем алуга теләк уята. Белем алуны ул яңа туган көн белән тиңләштерә. Аның  кайсы гына әсәрен алсаң да, анда әхлак, тәрбия, туган телгә, туган якка, аның гүзәл табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максаты куелган.   

Тукай — балаларның якын дусты, аларга әллә никадәр якты әсәрләр бүләк иткән нечкә күңелле шагыйрь. Аның шигъри әсәрләрендә сызылып таң атуын, җәйнең саф иртәсен, кояш җылысын тоясың. Аның “Иртә”, “Туган авыл”, “Ай белән Кояш”, “Җәй көнендә” кебек шигырьләрендә табигатьнең гүзәл күренешләре сурәтләнә, ә “Шүрәле” шигырендә халык моңнары ишетелгәндәй була.

Тукай — туган халкының авыр язмышын яшьли уртаклашкан, аңа чиксез мәхәббәт саклаган әдип, куанычына куанган, фаҗигасен тетрәнеп җырлаган олы шагыйрь. Аның әсәрләре еллар үткән саен яратып укыла, һәр яңа буын алардан үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба. “Исемдә калганнар” дигән автобиографик очеркы заманнар, чорлар алмашына барган саен балаларның сөеп укыла торган әсәре булып кала. Тукай шигырьләре халык йөрәгендә көй булып яна: “Туган тел”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Бәйрәм бүген”, “Туган авыл” һәм башкалар.

Тукайны бөтен дөнья халкы үз шагыйре итеп кабул итте, аның шигырьләре урыс, үзбәк, украин, әзербайҗан, казах, кыргыз, төркмән, чуваш, мари, мордва һәм башка телләргә тәрҗемә ителде һәм тәрҗемә эше чит илләрдә дә алып барыла. Үткен телле, гадел, туры сүзле Тукай шул кыска гына гомерендә хәйран калырлык гамәлләр кылып өлгергән. Бәлки, ул, чынлап та, татар дөньясын уяту, кузгату өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән изге зат булгандыр.

Кайчак хәтта дөньяда ул 27 ел гына түгел, гасырлар буе яшәгәндер дип уйлыйсың. Тукайның фикерләү көче һәм зирәклеге әнә шундый…

Рузанна Тавабилова,

Стәрлетамак шәһәре

32 санлы мәктәбенең

8нче сыйныф укучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»