26.04.2012 - Очкын

Юл шаяруны гафу итми

Республика юлларында балалар һәм үсмерләр катнашлыгында аварияләр саны кимеми. Быел ике айда Башкортстанда 34 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 35 үсмер төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Юл фаҗигасенә тарыган балаларның күпчелеге  җәяүле булган.

Балаларның иминлеген тәэмин итү максатында күптөрле чара оештырыла. Шуларның берсе — “Балачакның хәвефсез юллары” КВН-конкурсы. Әлеге чара республикада 13нче тапкыр оештырыла, Русиянең башка төбәкләрендә андый уеннар юк.

Конкурсның финал өлеше Октябрьскийда үтте. Финалга чыгу җиңел түгел, әлбәттә. Иң элек район һәм шәһәр өлешендә, аннары Бәләбәйдә узачак төбәк ярышында команда үзен лаеклы күрсәтергә тиеш. Октябрьскийда беренче тур 8-11нче сыйныфлар арасында узды. Ярышта катнашучылар арасыннан иң яхшылар шәһәр җыелма командасына сайлап алынды.

Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда “Балачакның хәвефсез юллары” конкурсы ике көн дәвам итте. Бәйгегә республиканың төрле төбәкләреннән 28 команда килде.

Октябрьский кунакларны җылы каршылады. Яшь КВНчыларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары И. Хаҗиев, ЮХХДИ идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы  Г. Уелданов, баш эксперт Р. Зәйнашева сәламләделәр, һәр командага уңышлы чыгыш ясауларын, ә иң мөһиме — юлларда кагыйдә буенча, исән-имин йөрүләрен теләделәр.

Сәхнә артында очрашып, команда әгъзалары белән сөйләшеп тә алдык. Октябрьский командасы капитаны Валентин Юшко ныклы әзерлек үтүләрен, җиңүгә зур омтылышлары булуын сөйләде. “Без үзебезнең ялкынлы карашыбыз, үзенчәлекле чыгышыбыз белән тамашачы һәм жюри игътибарын яуларбыз!” — дип ышандырды алар.

Чыгышларында юморның үзенчәлекле булуы, сәхнәдә хәрәкәтләнү, җырлар башкару осталыгы белән, чынлап та, башкалардан аерылып торды алар.

Билгеле, бәйгегә һәркем җиңүгә өметләнеп килгән. Стәрлетамакның “Сәлам” командасы да бик яхшы кәеф белән сәхнәгә чыгарга атлыгып тора иде. “Без үзебезне күрсәтергә генә түгел, җиңеп кайтырга килдек! — диләр. — Чөнки безгә әзерләнергә ЮХХДИ хезмәткәре  Андрей Демин ярдәм итте. Ул безнең белән сәхнәгә дә чыга әле!”

КВН уйнаучылар елдан-ел остара. Өлкән КВНчылар чыгышыннан да өйрәнәләрдер, мөгаен. Командалар “Кагыйдәләр буенча, киттек!” өлешендә үзләре белән таныштырды. “Хыялымдагы шәһәр” өлешендә капитаннар көч сынашты, шаяннар һәм тапкырлар өй эшен дә әзерләп килгән. Моннан тыш, “Бергә бәхетлеләр” дигән социаль реклама конкурсы да оештырылды.

Нәтиҗәдә, Октябрьский командасы гран-при яулады. Яшь шәһәрдәшләребезнең уңышы белән горурланабыз. Бу шәһәрнең 66 еллык туган көненә үзенчәлекле бүләк тә булды.

Конкурс тәмам, алда — тормыш юллары. Бүген сәхнәдә уйнаган-көлгән укучылар юл һәм автомобильләр ташкыны алдында бергә-бер очраша. Нәкъ менә шунда җиңелмәсен, югалып калмасын алар. Юлларда имин йөрегез, кагыйдәләрне исегездән чыгармагыз!

Гүзәл Закирова.

Октябрьский шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»