26.04.2012 - Очкын

Сәләтлеләр Стәрлебашта үсә

Альбина Ибраһимова һәм Динә Кәримова.Стәрлебаш сәнгать мәктәбе тарихы ярты гасыр элек гади баян түгәрәгеннән башланып китә. Аңа талантлы, сәнгать җанлы шәхес Гаяз Кунаккуҗин нигез сала. Шул еллардан биредә көчле педагоглар тырышлыгы белән 673 бала сәләтен үстергән, камилләшкән, канат ныгыткан. Бүген сәнгать мәктәбе районның үсеп килүче буынын берләштерүче мәдәният үзәге булып тора. Гөлдәр Казакбаева җитәкләгән мәктәптә 5 яшьтән 18гә кадәр 212 укучы шөгыльләнә. Аларга 22 педагог белем бирә. Укытучыларның алтысы үзләре үк шушы мәктәптә укыган.

Күңелендә моң, сәнгатькә омтылыш булган кызлар һәм малайлар өчен мәктәптә баян, аккордеон, думбра, балалайка, курай, тынлы уен кораллары, сынлы сәнгать, фольклор сыйныфлары эшли. Биредә, шулай ук, балаларның ун һәм педагогларның өч иҗат коллективы тупланган. Алар арасында халык уен кораллары ансамбльләре дә, баянчылар дуэты да, бию, хор коллективлары, оркестр да бар. Төп мәктәптән тыш, районның өч авылында музыкаль сыйныфлар булдырылу да уңай күренеш. Әйтик, Первомайскийда — сәнгать, Яңа Аллагуватта — курай, Айдараледә аккордеон сыйныфлары эшләп килә. Әнә шундый түгәрәкләр мәктәп тормышын тагын да ямьләп, җанландырып җибәрә.

Стәрлебаш сәнгать мәктәбе укучылары, коллективлары — райондагы һәр бәйрәмнең бизәге, йөзек кашы. Аларның балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре өчен әкиятләр, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга концертлар әзерләп күрсәтүләре мактауга лаек. Алар район чикләрендә генә калмый, республика, төбәкара конкурс-бәйгеләрдә дә призлы урыннар яулый. Ә уңышлары бик күп стәрлебашлыларның. Аларның барысына да тукталып үтү мөмкин дә түгел. Шуңа күрә берничәсен генә атап үтик. Мәсәлән, узган елда Яшь музыкант Даниил Миңнегалиев.“Вдохновение” халыкара конкурс-фестивалендә 7нче сыйныф укучысы Даниил Миңнегалиев фортепиано буенча 3нче дәрәҗә дипломант, ә 6нчы сыйныф укучысы Альбина Ибраһимова вокал буенча 3нче дәрәҗә лауреат булган. Даниил декабрьдә башкалада Русиянең халык артисты А. Скавронскийның тууына 80 ел уңаеннан оештырылган пианистлар һәм фортепиано ансамбльләренең халыкара конкурсында 3нче урын яулаган. Күптән түгел хореографик коллективларның Күмертау шәһәрендә узган “Әфарин” төбәкара бәйгесендә дә сәнгать мәктәбенең “Росинка” бию коллективы ирланд һәм испан биюләре белән уңышлы чыгыш ясап кайткан.

Стәрлебаш сәнгать мәктәбе ишекләре сәләте, тырышлыгы, якты хыяллары булган һәр бала өчен ачык. Иң мөһиме — әлеге белем йортында энтузиаст, үз эшен күңел биреп башкаручы педагоглар коллективы тупланган. Сәнгатькә сөю аша балаларда миһербанлылык, кешелеклелек сыйфатлары, күңел матурлыгы тәрбияләүче талантлы педагоглар булганда, Стәрлебаш кызлары-егетләренең йолдызлы сәгатьләре алда булачак әле.

Юлия Гыйльванова.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»