26.04.2012 - Очкын

Бәхете аягына уралган

Гөлдәр Корбангалиева укучылары белән.Коеп куйган мөгаллимә, менә дигән хуҗабикә, сөекле хатын, игезәк кыз һәм улның әнисе Гөлдәр Корбангалиева турында әнә шулай әйтеп булыр иде. Стәрлебаш районының Куганакбаш авылы кызы Гөлдәр белән Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә биш ел буе бер төркемдә укыдык.  Нәзек, зифа гәүдәле Гөлдәребез ул вакытта ук укуга тырыш, кушылган эшкә җаваплы караучы, гаҗәеп пөхтә һәм зәвыклы киенә торган чибәр кыз иде.  Аның бу сыйфатларына йөз тотып, башка кызлар да гел аңа тиңләшергә омтыла иде, дуслары, ахирәтләре күп була торган иде Гөлдәрнең. Белүемчә,  бәхетле гаиләдән иде Гөлдәр.  Әти-әниле — алтын канатлы, ике абыйның сөекле иркә сеңлесе иде ул.

Ул вакыттан инде чирек гасыр гомер үткән. Гөлдәребез үз авылыннан гына тиң яр табып гаилә корган, менә дигән балалар үстергән. Күпләр кебек, читтән бәхет эзләмичә, Ходай кушканына риза булып, туган авылы Куганакбашта инде 23 ел ана теле һәм әдәбиятын укыта Гөлдәр Хәйдәр кызы.  Аның хезмәте дә куанычлар белән тулы. Ул укыткан укучылар ел саен үткәрелгән район һәм мәктәп бәйгеләрендә призлы урыннар ала. Шулар арасында 11нче сыйныф укучысы Ләйсән  Синәгулова  районда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 2нче урын алган.

 Үткән 2010-2011 уку елында Г. Тукайның 125 еллыгына багышлап уздырылган сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә Рәүфә Галиева Гран-при яулаган һәм, Башкортстан дәүләт педагогия университетында үткән Тукай бәйрәмендә чыгыш ясап, дипломга лаек булган.

Күптән түгел районда якташ шагыйрьләр иҗатына багышланган бәйгедә дә Гөлдәр Корбангалиева шәкертләре җиңүләргә иреште. Юлия Ибраһимова Равил Шаммасның “Туган ягым” шигырен сөйләп — беренче урын, Розана Галиева һәм Рәүфә Галиева икенче урын яуладылар.

Гөлдәр Хәйдәр кызы татар теле укытучысы булуына,  балаларда ана теленә карата сөю, ихтирам, горурлану хисләре тәрбияли алуына һәм үзенең хезмәт җимешләрен күрүенә чиксез шатлана. Шатланмаслык та түгел шул.  Гөлдәр Корбангалиеваның язмышы — бүгенге көндә педагогия өлкәсен сайлаучы меңләгән студент өчен матур үрнәк. Үз авылыңда яшәп, гомер буе мәктәптә укытып бәхетле ул, иң мөһиме — кешеләргә игелек кылудан канәгатьлек ала.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»