29.03.2012 - Очкын

“Каникулга - күтәренке кәеф белән!”

Лилия Сәйфетдинова.Уку елындагы иң озын һәм катлаулы чирек, ниһаять, артта калды. Гадәттә, чирек азагы җәйнең эссе көннәрендәге печән вакытын хәтерләтә. Кемдер, айлар буе җыйган “бишле”ләрен санап, иркен суласа, кемдер, соңгы чиктә журналдагы начар билгеләрне төзәтергә тырышып, мәктәп коридоры буйлап йөгерүен дәвам итә. Укучылар язгы каникулга ашкынган чорда Стәрлебаш районы укучыларының тормышы белән танышып кайттык.

Куганакбаш урта мәктәбендә бүген 127 укучы белем ала. Күрше Йомагуҗа авылыннан 27 баланыУку алдынгылары. мәктәп автобусы йөртә. Чирек азагына зур уңышлар белән килгән кызлар һәм малайлар байтак биредә. Татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында һәм Габдулла Тукайның тууына 125 тулуга багышланган республика конкурсында 1нче урынны яулаган 6нчы сыйныф укучысы Рәүфә Галиеваны, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча 2нче урынга чыккан 10нчы сыйныф укучысы Алсу Булатованы, спорт буенча зур җиңүләргә ирешкән Раил Исәнбәтовны бик мактап телгә алды укытучылар.

Мәктәп горурлыгы — унберенче сыйныф укучысы Лилия Сәйфетдинованың үзенчәлекле шәхес булуы аеруча сокландырды. Укуда һәрчак алдынгылар рәтендә булган кызда лидерлык сыйфатлары ачык сизелә. Район һәм республика күләмендә оештырылган конкурсларда Лилиянең җиңүгә ирешүенә дә шул сыйфатлар ярдәм итәдер, мөгаен. “Урал батыр” конкурсында эпос сөйләп, районда 1нче урын алса, республика күләмендәге викторинада 3нче урынга Раил Исәнбәтов укытучысы  Гөлдәр Дәүләтшина белән.ирешкән. Башкорт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүләре байтак аның. Бу чая, үткер кыз кечкенәдән биергә ярата, шуңа да авылда һәм мәктәптә үткән һәр чараның үзәгендә бөтерелә ул. Клуб мөдире Резеда Чербаева җитәкләгән бию түгәрәгендә 1нче сыйныфтан алып шөгыльләнә Лилия. Күптән түгел районда уздырылган “Стәрлебаш гүзәле-2012” конкурсында бар яклап та осталыгын күрсәтеп, 3нче урынга лаек булган ул. Укуда, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Лилия, киләчәктә югары уку йортын уңышлы тәмамлап, районга җитәкче булып кайтырга дигән якты хыяллар белән яши. “Әгәр җитәкче булсам, үзебездә барлык уңайлыклары булган яңа мәктәп төзетер идем. Укучыларның көн дә киләсе килеп торырлык мәктәп булыр иде ул”, — дип елмая олыларча фикер йөртүче кыз. Мәктәптәге хезмәт бригадасын әйдәп бару да Лилия Сәйфетдиновага тапшырылган. Узган елда республика укучыларының хезмәт бригадалары слетында Лилия, бригадир буларак — 1нче урынга, ә район данын Уңган укучылар җитәкчеләре белән.яклаучы бу мәктәп командасы 2нче урынга чыккан.

Әйтергә кирәк, Куганакбаш кызлары һәм егетләре укуда гына түгел, хезмәттә дә тырыш, уңганнар. Мәктәп яны участогында яшелчә-җимеш үстереп, ел әйләнәсенә ашханәдә витаминлы ризык белән тукланалар. Бакчада мул үскән карлыганның бер өлешен сатып, акчасын кирәк-яракка тотыналар. Алай гына да түгел, һәр елны үзләрендәге Ленин исемендәге хуҗалыкка чөгендер дә үстерешә алар. Узган елда, мәсәлән, биш гектарда татлы тамыр эшкәртеп, мәктәп укучылары 66 капчык шикәр алган.

Сер түгел, гадәттә, чирек азагында балалар бик арыган, сүлпән күренә. Куганакбаш мәктәбендә исә дәртле, чатнап торган, кыю фикерле кызлар һәм малайлар белән очрашу бездә бик яхшы тәэссоратлар калдырды.

Зөлфия Фәтхетдинова.

Стәрлебаш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»