26.05.2011 - Очкын

Уңганлыкта безгә тиңнәр юк

Безнең Чишмә районының Ибраһим урта мәктәбе 1997 елда яңа бинага күчкән. Ике катлы заманча бинада уку кабинетлары, хезмәт кабинеты, остаханә, спорт залы, компьютер классы, китапханә, актлар залы, музей һәм ашханә урнашкан. Без заманча мәктәбебез белән генә түгел, ә укытучыларыбыз белән дә горурланабыз. Алар безне һәркөн елмаеп, шат йөз белән каршы ала, уку көне тәмамлангач, барыбызны да барлап, исән-сау йөрегез, дип озатып кала. Белем бирүче апа-абыйларны чын күңелдән ихтирам итәбез, яратабыз, алар безгә әти-әниләребез кебек якын.

Әлбәттә, шундый шартлар була торып, без дә сынатырга тырышмыйбыз, вакытны да бушка уздырмыйбыз. Яхшы укудан тыш, мәктәп күләмендә төрле чаралар оештырабыз. Күптән түгел генә “Ягез әле, яшьләр” исемле кичә үткәрдек. Анда өлкән сыйныф укучылары катнашты. Алар “Авыл яшьләре” һәм “Акчарлаклар” төркемнәренә бүленеп бәйге тоттылар. Алты төрле ярыш үткәрелде. Беренчесе — сәламләү. “Чәч үрү” дип аталган икенче конкурс аеруча кызыклы булды. Анда егетләр кызларның чәчләрен ике толым итеп үрделәр, шул прическаларына исем дә куштылар. Өченче бәйге — “Бала төрү, бала йоклату”. Бу ярышта кызлар бала төргән шикелле курчакларын төрделәр. Егетләр исә бу “сабыйларны” бишек җыры җырлап йоклаттылар. Алдагы конкурста кызлар хәрби хезмәттәге егетләренә, ә егетләр исә кызларына хат язды. Бишенче сынау “Аулак өй” дип аталды. Аулак өйдәге кызлар янына бер егет тә килә. Тик көтмәгәндә кызларның әниләре — хуҗабикә кайтып керә. Аулак өйдәгеләр егетне яшерү өчен аңа тиз арада кызлар киеме кидерергә тиеш. Кайсы команданың “кызы” матуррак, сөйкемлерәк — шул җиңүче була. Соңгы бәйге — “Романтик кичә” булды. Анда егетләр матур итеп өстәл әзерләп, кызларны тәмле ашлар белән сыйларга тиеш иде. Кичә азагында кызлар егетләрне “Ак бию”гә чакырды.

Әлеге ярышлар тормышта кирәк була торган эшләрдән, шөгыльләрдән торуы белән әһәмиятле. Ул кызларны һәм егетләрне зур тормыш юлына әзерли. Без — башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары, өлкән апа-абыйларыбызга көч биреп, чыгышларына сокланып утырдык. Менә шундый кызыклы чаралар бездә даими үтеп тора.

Алсу Шәңгәрәева,

6нчы сыйныф.

Чишмә, Ибраһим.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»