26.06.2014 - Очкын

Батырлыклар күрсәткән ул!

Картәтиемнең әтисе  Гыйзетдин  Динислам улы Динисламов Нуриман районы­ның Бәләкәй Теңкәш авылында 1901  елда ярлы крестьян гаиләсендә туган.

Бала чагыннан ук аңа тормыш авырлыкларын күреп үсәргә туры килә. 19 яшендә Гражданнар сугышына китә. Солдат тормышын ул Чиләбе өлкәсенең Миәсс шәһәрендә хәрби курсларда укып башлый. Аннан Кызыл Армия сафында Колчакчыларга каршы сугышта катнаша. Яраланып, хәрби госпитальгә эләгә. Аннан фронт юлларыннан Польша, Петрозаводск, Финляндия, Кронштадт аша үтә. Ленинградта башлангыч белем ала, аннары Казанда командирлар әзерләү курсын үтә. 1922-23 елларда картәтиемнең әтисенә Урта Азиядә басмачылар белән сугышырга туры килә һәм шушы урында аның өчен Гражданнар сугышы тәмамлана.

Туган якларына кайтып, авыл хуҗалыгын коллективлаштыруда катнаша. Тик якты хыяллар белән яшәп ятканда гына Бөек Ватан сугышы башлана.

Ул 3нче Украина фронтында сугыша. Батальон командиры булып Бухарест, Будапешт шәһәрләрен азат итүдә катнаша һәм Җиңүне Австриянең башкаласы Венада каршылый.

Аның иң кадерле бү­ләкләре арасында  “Венаны алган өчен” медале бар. Дунай елгасы аша салынган күперне алыр өчен ике көн канкойгыч сугыш барган. Ул бу алышта бик күп иптәш­ләрен югалткан. Аларның корпусын башка часть сугышчылары белән тулыландыралар. Соңыннан Нойнкирхен шәһәренә, Шпитальдрау лагерена юлланалар.

Сугышта ул ике тапкыр җиңелчә контузияләнә. Тик бу турыда беркемгә дә әйтми. Сталин имзасы белән биш тапкыр Рәхмәт хаты  ала.

Сугыштан соң туган ягына әйләнеп кайта. Озак еллар колхозда төзүчеләр бригадасын җитәкли. Аларның 4 баласы,12  оныгы була. Ул Байгилде авыл Советы буенча ике сугышта да катнашкан бердәнбер кеше була. Кызганычка каршы, бүген  арабызда юк инде. Әмма батыр якыныбызны онытмыйбыз, аның белән горурланабыз.

Алия Динисламова,

Нуриман районы, Байгилде авылы лицееның

5нче сыйныф укучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»