26.06.2014 - Очкын

Матур гамәлләре белән күркәм алар

Район үзәкләрендә, һәр шәһәрдә белем учакларыннан ерак түгел балалар һәм үсмерләр өчен махсус үзәк­ләр эшли. Авыл мәк­тәп­ләрендә мондый мөмкин­лекләр булмаса да, сәләтле укучылар кул кушырып утырмый. Теләгең булса, максатыңа ирешергә ачкыч табып булганын акыллылар һәм зирәкләр яхшы белә.

Ярмәкәй районының Рә­тамак мәктәбе укучылары дәресләрдән соң бию белән шөгыльләнергә ярата. Алар Интернеттагы чыганаклардан файдаланып, үзләре бию сала, көен таба, костюмнарын-күлмәкләрен дә тегә. Җиденче сыйныфның уку алдынгылары Айназ Әширова, Диана Әхмәтшина, Такуи Кадыйрова, Эльза Сафиуллина, Розалина Асылханова биюче дә, музыкаль яктан бизәүче һәм үзләренә үзләре җитәкче дә.

Ярмәкәйдә үткән фес­тивальдә мәктәп­ләрдән кил­гән төркемнәр арасында ике номинациядә дә халык биюләрен башкарып беренче урынга чыкканнар. Мәктәп­тә, район күләмендә үт­кәрелгән чараларны чагу чыгышлары белән бизи кызлар. Диана районда узган “Урал батыр” эпосы буенча конкурста Гран-при алган, урыс теле, тарих белән кызыксына. Айназ олимпиадаларда белемен сыный, ә мәктәпне тәмамлагач, бик җаваплы һөнәр – нейрохирург булырга хыяллана.

“Матур гамәл күңелгә ятар”, ди халык мәкале. Бү­генге көндә  мәктәп яшендәге үзешчән төркем булса, киләчәктә зур сәхнәләрдә дә  кызлар оста биючеләр булып балкырлар әле.

Ләйсән Бәдертдинова.

Ярмәкәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»