26.06.2014 - Очкын

Мәктәбебездә “Озын толым” бәйгесе

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Озын толым” бәйгесе үткәреләчәге билгеле булгач та, әзерлек эшләре башланды. Бәйге катлаулы иде, шулай да теләк белдерүчеләр бик күп булды. Безнең мәктәптә укучы кызлар озын чәч үстерергә ярата икән, шуңа күрә бик сөйкемле һәм гүзәлдер дә инде алар.

Һәм менә бәйге башланды. Моңлы милли көй астында сәхнәгә 7-11нче сыйныфларда укучы кызларыбыз — Альбина Иванова, Алсу Сәлим­гәрәева, Рәмилә Хуҗина, Зилия Госманова, Гүзәлия Биктимерова күтәрелә. Аларның конкурска җитди әзерләнгән­нәре күренеп тора, киемнәре, прическалары күзнең явын алырлык! Толымнарын ничек кенә үреп салмаганнар! Дулкынланалар, әлбәттә.

 Бәйгенең беренче өлеше — “Үзең белән таныштыру”.  Зал һәр кызны игътибар белән тыңлый, чыгышын алкышларга күмә.

Һәр конкурс кызларны җитезлек­тә, уңган­лыкта, шаянлыкта, тапкырлыкта сыный. Кызлар  төймә дә такты, төрле-төрле биюләр дә башкарды, чәч үстерү серләре белән дә бүлеште, үзләре яратып кулланган чәч юу чарасына реклама да ясады, татар халкының милли кием үрнәкләрен дә күрсәтте.

 “Яшь дизайнер”,  “Оста чәчтараш” конкурслары кызларның нечкә зәвыклы, нәзакәтле  икән­лекләрен күрсәтте. Ә көярмәннәрнең активлыгы!      

Конкурсант кызлар әзерләнгән арада алып баручыларыбыз Илназ Шәехов  белән Юлия Филимонова тамашачылар белән төрле-төрле уеннар үткәреп алырга да, чәчләрне тәрбияләү буенча киңәшләр бирергә дә, концерт номерлары тәкъдим итәргә дә өлгерде. 15 кеше катнашлыгындагы татарча флешмоб — мәктәбебездә моңарчы күрелмәгән нәрсә — барча тамашачыга да бик ошады.

Менә бәйгегә йомгак ясар вакыт җитте. Жюриның бердәм карары буенча 1нче урын — 7нче сыйныф укучысы Альбина Ивановада. Башка кызлар да бүләксез калмады, төрле номина­цияләрдә җиңүче булды.

Тамашачылар да, мәктәп җитәкчелеге дә  бәйрәмгә бик югары бәя бирде. Әлбәттә,  бу бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрүгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова күп көч салды.

Матур, куе чәч укучы кызларга гүзәллек өсти, аларны тагын да сөйкемлерәк итә,  дигән уйлар белән таралыштык бу кичәдән.

Алып баручы егетебез Илназның:                        

Кояш үбүе — аңа биргән назлар,

Сезнең өчен генә килгән язлар.

Син аларны, зинһар, әрәм итмә,

Толымыңны кисмә, яме, кисмә! —

дип шигъри юллар белән мөрәҗәгать итүе  мәктәбе­бездә  озын толымлы кызлар тагын да артыр дигән ышаныч тудырды.

                         Алена  Әхмәтшина,

 “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзасы,

Илеш районы Базытамак

 урта мәктәбенең  7нче сыйныф укучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»