Якутстаннан җиңеп кайтты

Укучыларның физкультура буенча 15нче Русия олимпиадасы берничә этаптан тора, тәүдә — сыйныф, аннары мәктәп һәм район күләмендә җиңүчеләр генә республика дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу хокукы ала. Бәйгеләр биш төрдә үткәрелә: болар – спорт тарихы буенча тест, йөгерү, баскетбол, каршылыклар полосасы һәм акробатика. Район мәктәпләре күләмендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, Радмир Стәрлетамакта үткәрелгән республика олимпиадасында призлы урыннар ала. Өметле спортчыны Якутск шәһәрендә Бөтенрусия олимпиадасында чыгыш ясаячак Башкортстан җыелма командасына кертәләр.
— Ярышлар 12-18 апрельдә үтте, — ди Радмир. — Анда бару безнең өчен мавыктыргыч сәяхәт булды, чөнки тәүдә Уфадан Мәскәүгә юлландык, аннан Якутскига очтык. Мөмкинлектән файдаланып, олимпиадада катнашуны хәстәрләгән район җитәкчеләренә, мәгариф бүлегенә зур рәхмәт әйтәсем килә.
Зур җаваплылык тойган үсмер ярышларда сынатмый. Әйткәндәй, бәйгеләрдә күренекле спортчылар, шул исәптән, Сочи олимпиадасы чемпионннары да, судьялар була. Ярышлар программасына спортның биш төре керә, аларда Русиянең барлык төбәкләреннән 95 команда катнаша.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”