Куллары тылсымлы аның

Нуриман районының Красная Горка мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Милена Зиннәтуллина – мәктәп горурлыгы. Математика сыйныфында тырышып укуына карамастан, Миленаның кулыннан каләм төшми.
Өч яшьлек чагында ук әнисенең рәсемен төшереп, тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп иткән ул. Шул чордан башлап каләм кызыкайның яраткан “уенчыгына” әверелгән. Милена район сәнгать мәктәбенең художество-графика классында биш ел шөгыльләнә. Сызым һәм рәсем сәнгате буенча укытучы Эльвера Юферова да Миленаны иң сәләтле укучыларның берсе дип мактап телгә алды. Ул натюрморт, портрет-образларны аеруча яратып төшерә.
Быелгы уку елында Миленага уңыш артыннан уңыш елмайган: рәсем сәнгате номинациясендә ул “Сәләтле балалар: буяулар һәм моң” Бөтенрусия фестивалендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән, информатика буенча мәктәпләр арасында беренче урын алган, район буенча математика, тарих фәненнән олимпиадаларда алдынгы урыннарны яулаган.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”