29.05.2014 - Очкын

Гөрләде мәктәп сабантуе!

Җете кояшта ямь-яшел үләннән күзләр чагыла. Түзмибез, машинаны туктатып, шушы хозурлыкка кинәнеп карап торабыз. Юл читеннән арырак эшчән кырмыскалар кебек кайнашучы балалар янына юнәләбез. Яшь үләннең болынга таралган исе, борынны кытыклап, балачакка әйди. Ә ул кул сузымында гына кебек. Әнә ич, сабыйларның шат тавышлары яңгырый.

Баксаң, шушы хозурлыкта сабантуй бара икән. Рсай мәктәбе укучылары өлкәннәрдән өлгеррәк булып чыккан, халкыбызның борын-борыннан килгән шушы бәйрәменә җыелган. Монда барысы да чын сабантуйдагы кебек, чүлмәк вату, биеклеккә, ераклыкка сикерү, туры һәм авыш баганага менү, капчык киеп, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, көрәш, башка уеннар үткән. Без аркан тартышучыларга көч биреп тордык.

Мәктәп сабантуен ел саен оештыру традициягә әверелгән. Һәр укучы алдан ук әзерләп куйган сөлге-яулыкларын колгага элеп алып килгән. Уеннардан соң үләнгә утырып тәмле ботка ашау үзе ни тора!

Рсай мәктәбен быел 7 укучы тәмамлый, яңа уку елында беренче сыйныфка 15 бала килү көтелә, диде укытучылар.

Резеда Нуртдинова.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»