29.05.2014 - Очкын

“Безнең күңелләрдә син, Тукай!”

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны күпме генә укысаң да аның иҗатын тулысынча колачлап булмыйдыр кебек. Кыска гына гомере эчендә нинди озын гомерле, үлемсез әсәрләр калдырган ул! Аның әсәрләре 227 тапкыр китап итеп бастырылган, ә тиражы – 3 миллион 774 мең 600 данә.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Тукаебызның туган көненә багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә хәтердә җылы тәэссоратлар калдырды. Уфа мәктәпләре укучылары, укытучылары, килгән кунаклар искиткеч тамашаның шаһиты булды.

84нче татар гимназия­сендә икенче ел уңышлы эшләп килүче “Символ” театр-студиясенең  яшь артистлары Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” музыкаль драмасы буенча куелган премьерасын тәкъдим итте. Гимназия укучылары театр, сәхнә серләренә “Символ” студиясендә төшенә. Аны Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар җитәкли. Әйткәндәй, “Нур” театры белән 84нче татар гимназиясе арасында килешү төзелгән, шуңа да кичәне уздыруда театр зур ярдәм күрсәткән. Балаларга костюмнар тегү, репетиция­ләргә йөртүне дә театр оештырган.

Шәһәрдә туып-үскән уку­чыларның саф татар телендә иркен аралашуы, җырлап, өздереп биюе ата-аналар, укытучылар, “Нур” театры артистларының уртак тырышлыгы турында сөйли. Төп рольләрне башкаручылар – Илназ Фазлетдинов, Камила Якупова, Денис Зәйнуллин, Эльмира Әх­мәтова, Эльза Галимҗа­нова, Илнара Габдрахманова, Вадим Баһаветдинов, Денис Ибраһимов тамашачыны бер сокландырды, бер тетрән­дерде. Әсәрдәге мәхәббәт өчпочмагы драмасын тамашачы күңеленә үтәрлек итеп җиткерү зур осталык, тырышлык таләп итә. Укучылар бу таләпне җиренә җиткереп башкарып чыкты. Яшь артистлар югары сыйныф укучылары булганлыктан, араларында, бәлки, сәхнә тормышын сайлаучылар да булыр.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»