27.03.2014 - Очкын

Тырышлар - арабызда

Октябрьский шәһәрендәге 3нче гимназиянең 8нче сыйныфында белем алучы Савелий Белов белән Уфада “Сәләтле яшьләргә хөкүмәт ярдәме” юнәлеше буенча Русия Президенты грантына лаек булган укучыларны һәм аларның укытучыларын  бүләкләү тантанасында таныштык. Талантлы малай бу бәйрәмгә укытучысы — “Нур” фотоберләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Фәйзуллина һәм әнисе Надежда Белова белән килгән иде.

Савелий башлангыч сыйныфлардан ук “Яшь техниклар станциясе” түгәрәгенә йөрсә дә, соңгы елларда фотога төшерү белән ныклап шөгыльләнә. Бигрәк тә табигать күренешләрен төшерергә яраткан малай  фотоларны оста итеп эшкәртергә дә өйрәнеп ала. Укытучысы белән иң яхшы эшләрен сайлап, Савелий Мәскәүдә узган конкурста катнаша һәм яхшы нәтиҗәгә ирешә. Тырыш укучының сәләте югары бәяләнә —ул Русия Президенты грантына лаек була. Зур җиңүгә ирешкән малай 60 мең сумны икегә бүлгән: 30 мең сумны үзе шөгыльләнгән түгәрәккә бүләк иткән, ә икенче яртысына компьютер сатып алган.

 Тирә-яктагы матурлыкны үзенең фотоларында оста чагылдыручы укучысы белән Рәмилә Фәйзуллина аеруча горурлана.

— Безнең берләшмәгә тырыш, акыллы балалар йөри. Алар арасында интернатта тәрбияләнүчеләр дә бар. Әлеге вакытта бездә 80нән артык укучы шөгыльләнә. Күңел биреп, тырышып эшләгән хезмәтебез югары бәяләнде. Без Русиядә беренчеләрдән исәпләнә­без: утыз урынның алтысына минем укучылар лаек булды. Быел Русия Президенты гранты ике укучыма бирелде, — ди утыз елга якын стажлы Рәмилә Зәки кызы.

Шунысы да мөһим: педагог­ларның абруен күтәрү, һөнәри эшчәнлекләрен арттыру һәм бүләкләү максатында республика Прези­дентының 2011 елгы указы нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне әзерләүче укытучыларга да премия бирелә башлады. Савелийның укытучысы да аңа лаек булган. Әлеге тантанада улының уңышлары өчен чын күңелдән сөенеп утырган Надеждага иң зур бүләк — бәхетле әни шатлыгыдыр, мөгаен.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»