28.02.2013 - Очкын

Балалар Олимпиадасында кем җиңәр?

Спортта Олимпиададан да дәрәҗәлерәк, мәртәбәлерәк бәйге юк. Моңа кадәр ярышларда бары тик өлкәннәр генә чыгыш ясый алды. Биш ел элек Халыкара балалар уеннары үтә башлады. Башкортстан Русия төбәкләре арасында иң беренчеләрдән булып дәрәҗәле бәйгене оештыру хокукын яулады. Бәйге “балалар Олимпиадасы” дип тә йөртелә. Ниһаять, шушы атнада Уфада бәйге старт алды. Республикага дөньяның кайсы илләреннән спортчылар килгән? Уңыш кемгә елмаер?

Халыкара балалар уеннары кышкы спорт төрләре буенча үтә. Шуңа күрә безгә кышкы спорт төрләре киң үсешкән Германия, Италия, Канада, АКШ, Швейцария, Австрия, Сло­вениядән яшь спортчылар җыелу табигый хәл. Австралия, Таҗикстан данын яклаучылар да килгән.

Ярышта төрле дәүләтләр­нең шәһәр җыелма командалары катнаша. Әйтик, Башкортстан данын Уфа, Күмертау, Белорет һәм Октябрьский командалары яклый.  Гомумән, Уфага унтугыз илнең 58 шәһәреннән спортчылар килде, шулар­ның 28е – чит илдән. Башкалабызга килгән спорт­чыларның, тренерларның саны 860ка җитте.

Яшь спортчылар хоккей, тау чаңгысы, чаңгы узышы, шорт-трек, фигуралы шуу, спортта ориентирлашу һәм сноубординг бәйгеләрендә көч сынаша. Бәйгедә 12-15 яшьлек үсмерләр катнаша. Шуңа күрә беркемнән дә дөнья рекордлары көтмиләр. Киресенчә, үсмерләргә бай мәдәни программа тәкъдим ителә. Уфада һәр үсмер туйганчы ял итсен, яңа дуслар таба алсын өчен төрле күңел ачу чаралары да оештырыла.

Бәйгедә лаеклы чыгыш ясау өчен яшь спортчылар күнекмәләрдә җиде кат тир түкте, шуңа һәр ярыш киеренке көрәштә үтә. Кем белсен, бәлки, Уфада җиңгән спортчылар киләчәктә Олимпия чемпионнары булыр? Димәк, Халыкара балалар уеннарының тапшыруларын карап барып, җиңү пьедесталына менүчеләрнең исемнә­рен киләчәк өчен истә калдыру да  зыян итмәс.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»