28.02.2013 - Очкын

“Әллүки” белән дуслашыйк!

Фотога карап, укучыларыбызның йөзендә нинди сөенеч балкыганын күрәсездер! Алар “Әллүки”нең яңа гына килгән санына шулай сөенә. Безнең мәктәптә бу журнал белән беренчеләрдән алып 11нче сыйныф укучыларына кадәр дуслар. Җыр дисеңме, шигырьме,  яки сценарийлар кирәкме – тиз генә “Әллүки”не кулларына ала балалар. Укучыларга бергәләшеп ребуслар, кроссвордлар чишү дә  күңелле. “Шәпме? Шәп!” фотоконкурсы күңелебезгә аеруча хуш килде. Анда күп кенә укучыларыбызның фотолары дөнья күрде дә инде. “Үзем дә булдырам” рубрикасында өйрәткән әйберләрне хезмәт, рәсем дәресләрендә эшлибез. Алар, чынлап та, бик матур килеп чыга!

“Әллүки”нең бизәлешенә сокланмыйча мөмкин түгел. Зур осталыкка ия рәссамнарга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Журналдагы  сурәтләргә карап төшереп, безнең укучылар район буенча уздырылган конкурсларда беренче урыннар яулый. Әкиятләрне дә бергәләп укырга яратабыз, кайберләрен мәктәп бәйрәмнәрендә сәхнәләштерәбез. “Әллүки”дә басылган дәресләр тезмәсен татар теле һәм әдәбияты кабинетына элеп куйдык.

Өлкәннәр һәрвакыт балалардан: “Үскәч кем буласың?” – дип сорарга ярата. “Әллүки” журналын укып үскән укучыларыбызның яхшы күңелле, әти-әниләренә, олыларга ихтирамлы булачагына шигебез юк. Алар арасында киләчәктә журналист, рәссам, хәтта баш мөхәррир булырга теләүчеләр дә табылыр, дип уйлыйбыз.

 Гөлшат Сөнәгатуллина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Туймазы, Татар-Олкан.

* * *

Баязит Бикбай исемендәге Яңа Мораптал мәктәбе башлангыч сыйныфлар уку­чыларының һәрберсе “Әл­лүки” журналы белән дус яши. Яраткан журналга аларга бергәләшеп язылырга татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Эльфира  Вәлиева ярдәм итә.

Укучылар журналны көтеп ала. Аларны барыннан да элек басманың бизәлеше һәм чагу рәсемнәре җәлеп итә. Укучылар журнал аша матурлыкны таный белергә өйрәнә.  Логик фикерләү сәләтен үстерүдә “Күңелле дәрес” биремнәре ярдәмгә килә. Мавыктыргыч башваткычлар, викторина сораулары, табышмаклар, “Беләсең киләме?”  рубрикасы хәтта зурлар өчен дә кызыклы. Андагы мәгълүматлар кешенең дөньяга карашын киңәйтә.

Мин үзем 3нче сыйныф укучыларын укытам. Дә­ресләрдә  “Әллүки” журналын еш кулга алабыз. Татар теле дәресләрендә  “Сүз уеннары” биремнәрен кулланабыз, сыйныфтан тыш дәресләрдә әкиятләр, хикәяләр укыйбыз. Укучылар аларның кай­берләрен хәтта яттан белә. Хезмәт дәресләрендә “Үзем дә булдырам” рубрикасы укытучы өчен зур ярдәм булып тора. Журналдан карап, төрле уенчыклар эшлибез, күр­гәзмәләр оештырабыз, иҗат җимешләребезне әти-әни­ләргә дә бүләк итәбез. Журналдагы сценарийларны кулланып, “Әбекәй, алтыным, минем иң якыным”, “Әнием, иң кадерлем син минем”, “Рәхмәтемнең иң олысы Сиңа булсын, укытучым!”, “Язны сәламли кошлар”, “Яңа ел иртәсе” дигән сыйныфтан тыш чаралар да үткәрәбез.

Гомумән, “Әллүки” журналы безгә бик ошый һәм уку-укыту эшләрендә зур ярдәмче булып тора.

Лилия Рәҗәпова,

башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Куергазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»