31.01.2013 - Очкын

Чемпионнар авылда тәрбияләнә

Авыл яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр чикле. Иглин районының Карамалы авылы яшьләре мәдәният йортыннан тыш, мәктәпнең спорт залын үз итә. Белем учагында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылганмы?

Мәктәпнең спорт залы фитнес-үзәк тә, тренажер залы да түгел, – диде физкультура укытучысы Динара Гомәрова. – Шулай да сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләргә шартлар бар. Балалар волейбол, баскетбол уеннарын үз итә. Спорт залы кичен дә гөрләп тора. Укучылар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Шуңа авыл яшьләренең яман гадәтләр белән мавыгырга вакыты калмый. Кайбер авылларда мәктәп спорт залларының кичке вакытта ябык булуы башка сыймаслык хәл. Көче, энергиясе ташып торучы яшьләр бу вакытта нәрсә эшли икән?

Карамалы Уфага якын урнашкан. Кайбер укучылар мондый мөм­кинлектән оста файдалана. Сүз күңел ачу үзәкләренә, кинотеатрларга йөрү турында түгел. Сигезенче сыйныф укучысы Радмир Шәрәфетдинов, мәсәлән, Уфада тхэквондо түгәрәгендә шөгыльләнә. Шәһәр күләмендә үткән бәйгедә җиңеп, зәңгәр билбауга лаек булган. Марат Мамишов Олимпия резервындагы спорт мәктәбендә баскетбол серләренә төшенә. Әлбәттә, үзе үзләштергән алымнарны иптәшләренә дә өйрәтә. Владик Кәбиров – мәктәпнең “спорт министры”, ул йөгерү буенча оештырылган район ярышларында призлы урыннар яулаган.

Күренүенчә, авылда да спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Моның өчен, әлбәттә, әти-әниләр дә балалары турында кайгыртырга тиеш. Балаларны, яшьләрне  Динара Гомәрова кебек кызыксындыра белүче педагогларның булуы аеруча мөһим.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»