31.01.2013 - Очкын

Киңәш итеп кенә

РФ Президенты Владимир Путинның мәктәпне тәмамлаучы барлык укучылар да укырга тиешле китаплар исемлеге булдыру турында әйткән фикереннән соң нәкъ менә 100 китап кергән исемлек булдырылды. Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган әлеге исемлек төбәкләргә таратылган да инде. Мәктәп укучыларының дәреслекләргә кертелгән әсәрләрдән тыш бернәрсә дә укымавы, үсеп килүче буынның китапка битарафлыгы – һәркемгә билгеле проблема.

Әлеге исемлек укытучыларның, укучыларның һәм әти-әниләрнең фикерләрен исәпкә алып төзелгән. Узган елның яз айларында барлык  регионнарда диярлек әлеге исемлеккә  нинди китаплар кертелергә  тиешлеге өйрәнелә. Экспертлар анализ үткәргәч, дәүләт дәрәҗәсендә  расланган китаплар исемлеге барлыкка килә. Аңа, мәсәлән,  Михаил Булгаковның “Белая гвардия” романы, Кир Булычевның “Приключения Алисы” повесте, Сергей Довлатовның хикәяләре, Илья Ильф белән Евгений Петровның “Двенадцать стульев”, “Золотой теленок” әсәрләре, Роберт Рождественский һәм Николай Рубцовның шигырьләре, Аркадий һәм Борис Стругацкийларның “Понедельник начинается в субботу” повесте белән “Трудно быть богом” романнары, Виктор Некрасовның “В окопах Сталинграда” повестьлары кертелгән.

Хәзер һәр укучы, буш вакытында кулына китап  алып, әкренләп шул исемлекне “ерып чыгарга” тиеш. Әлбәттә,  укучыларга бу әсәрләрне мәҗбүриләп укыту каралмаган, шулай да  мәктәпне тәмамлаучы һәр балага бу әдәбият белән таныш булырга киңәш ителә.

Бер сүз белән әйткәндә, безнең илдә белемлелекне билгеләүнең яңа критерие барлыкка килде. Хәзер исә әнә шул исемлектәге 100 китап белән таныш булмаган кешене, һичшиксез, наданнар рәтенә кертергә була. Иң югары дәрәҗәдә расланган бу китапларны уку үзен хөрмәт итүче һәр укучы өчен намус эше булырга тиеш.

Дәрес планына кертелгән әдәбиятны көч-хәл белән җиңә барган кызлар һәм малайларның күңелләрен әдәби әсәрләргә ничек тартырга соң?  11 ел дәвамында энә белән кое казыган балалар барлык вакытларын төп фәннәрне төшенергә тырышып кына уздырмыймы? Бу сорауларга әлегә җавап табу кыен. 100 китап исемлеген раслаучылар исә, теләк булганда китапны ял көннәрендә дә, каникуллар вакытында да укырга була, дигән фикердә. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»