31.01.2013 - Очкын

Милли тәрбия рухны ныгыта

Үткән уку елы ахырында Стәрлетамак районында татар балалары укыган Талач һәм Бүреказган мәктәпләре кушылу куркынычы көн үзәгенә баскан иде. Бу хакта “Кызыл таң” гәзите дә чаң сукты. Шөкер, республика һәм район җитәкчеләре  уртак тел табып, татар мәктәпләре саклап калынды. Бүреказган  урта мәктәбенә күрше Садау  авылы мәктәбе кушылу да татар телен өйрәнүче балалар санын арттырды. Хәзер бу мәктәптә йөзләп бала белем ала.

Бүреказган урта мәктәбенә  соңгы ике елда шушында озак еллар  укыткан, директор урынбасары булып эшләгән Азат Богданов җитәкчелек итә. Мәктәп укучылары ирешкән уңышлар, бигрәк тә татар теленә мөнәсәбәт хакында без   директорның уку-укыту эшләре буенча  урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әхмәдуллина белән сөйләштек. Инде ике дистә ел мөгал­лимәлек итүче Лилия Фәнүс кызы мәктәптә балаларга милли тәрбия бирү, ана телен һәм әдәбиятын өйрәтү өлкәсендә җиң сызганып эшли. Иң заманча ысуллар белән балаларны төрле чараларга, иҗат эшләренә җәлеп итә. Нәтиҗәләр дә сөенерлек.  Алар ел саен татар теле буенча район олимпиадаларында алдынгы урыннарны алып килә. Күптән түгел 10нчы сыйныф укучысы Рәсим Тимербаев “Гаилә” темасына иншасы белән өченче урын яулаган. Мәктәп беренчеләрдән булып “Татар моңы” дигән кичә оештырган. Әлеге кичә балаларны үз телләрен, сәнгатьне өйрәнүгә зур этәргеч биргән. Мәктәп укучылары “Тулпар” бию ансамбленә дә актив йөри.

Мәктәп үзенең тәҗрибәле, тырыш укытучылары белән горурлана. Югары категорияле физика укытучысы Зилә Газетдинова әзерләгән балалар физика буенча олимпиадаларда алдынгы урыннар яулый. Химия-биология укытучысы Айгөл Котышева аеруча дәртләнеп эшли. “Менделеев укулары”на әзерләгән өч укучысының икесе – 2нче урын, берсе 3нче урын яулап кайткан. Биология укытучылары арасында  үткәрелгән дистанцион олимпиадада Айгөл Илдус кызы 1нче урынга лаек булган. Яңа дәүләт стандартларында мәктәптә заманча укыту технологияләре буенча конференция  дә укытучыга зур уңыш китерә, монда  аның докладына тиңнәр табылмый.

Мәктәп җитәкчелеге укытучыларның эшчәнлеген активлаштыру, һөнәри яктан камилләштерү, укучыларга милли тәрбия бирү, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүгә һәрвакыт зур игътибар бирә.  “Әллүки” журналы һәм “Кызыл таң” гәзитенең “Очкын” кушымтасы – аларның эшендә төп ярдәмчеләре, әсбабы. “Без балаларга милли тәрбия бирергә тырышабыз. Мәктәбебездә халкы­бызның элекке тормыш рәвешен, тарихын, мәдәниятен чагылдыручы музей эшли. Балалар сәнгатькә җәлеп ителә. Татар классикларының Стәрлетамак театры куйган спектакльләрен калдырмыйбыз. Үз милләтен хөрмәт итүче, ана теленә мәхәббәте булган баланың иманы да, рухы да ныклы була”, –ди  директор урынбасары Лилия Әхмәдуллина.

 Ләйсән Кәшфиева.

 Стәрлетамак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»