27.12.2012 - Очкын

Бердәмлек уңышларга юл ача

Зирәк тә, шаян да әле ул — Ришат Кәбиров.Ярмәкәй районының Иске Сүлле мәктәбендә белем алучы укучылар белән якыннан танышканнан соң күңелдә бик матур тәэссоратлар калды. Уңган, булдыклы, кызыксынучан кызлар һәм малайлар белән әңгәмә коруы аеруча күңелле.

8нче сыйныфта белем алучы Фәзилә Галиева —  уку алдынгысы. Узган уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 1нче урын, биология фәне буенча 3нче урын яулаган тырыш укучы ул. Фәзилә безне  мәктәп тормышы, сабакташлары белән таныштырды. 

 — Безнең мәктәптә быелгы уку елына кадәр “Уңган куллар” түгәрәге эшләп килде. 2нче сыйныфта укучы кызлардан алып барысы да бик теләп бу түгәрәккә йөрделәр. Ләйсән апа Мөхәммәтшина безгә әллә ничә төрле бәйләү серләрен ачты. Хәзер үзебезгә оекбашлар, жилетлар, башлыклар бәйләп киябез, — дип сөйли ул.

Тик кызлар шулай яратып йөргән түгәрәкнең бүгенге көндә сүнеп калуы гына кызганыч, әлбәттә. Укучыларны дәрес укудан тыш кирәкле шөгыльләргә өйрәтүне, сәлә­т­ләрен үстерүне мәгариф системасында бик кирәкле эшкә санамыйлар булса кирәк. Югыйсә, белем учакларында гөрләп торган әдәби, драма, җыр-бию, кул эшләре һәм башка түгәрәкләрнең тарихта гына кала баруын ничек аңлатасың. Ярый әле Иске Сүлле мәктәбендә балалар спортны үз итә. Кыш буена рәхәтләнеп чаңгы шуулары турында янып сөйләде алар. Мәктәп елларында чыныгу алган яшьләр киләчәктә дә югалып калмый, спортта да үзләрен ярыйсы күрсәтә белә. Мәсәлән, бүгенге көндә Әлмәттәге нефть институтында белем алган Фәзиләнең абыйсы Фәдис Галиев студентлар арасында гер күтәрү буенча 1нче урынны яулап, Ярмәкәйнең данын бик еракларга тараткан. Гаиләдә бирелгән ныклы тәрбия дә Фәзилә белән Фәдиснең бар яклап та үрнәкле булуларында мөһим роль уйныйдыр, билгеле. Әтиләре Фәһим Фәткулла улы авылның имам-хатибы, шуңа да бу балалар кечкенәдән күңелләренә иман нуры сеңдереп, догалар өйрәнеп үсә.

Эльвина Галиәхмәтова ахирәте Фәзилә кебек үк чигү-бәйләү эшләренә бик оста кыз. 9нчы сыйныфта укучы Эльвинаның тагын бер мавыгуы — рәсем төшерү. Ул ясаган сурәтләр районда уздырылган иҗади бәйгеләрдә  дә  беренчелекне яулаган. Эльвина үзенең сеңелкәше Альбина һәм энекәше Ранил белән бик күркәм гаиләдә тәрбияләнә. Күптән түгел Галиәхмәтовлар район җитәкчелеге ярдәмендә зур, иркен йорт төзеп кергән.  Аларның нурлы өйләрендә әти-әни назы белән бергә нәнәй җылысы да булуы әллә каян сизелеп тора. Уңган кызлар буш вакытларында ярышып бәйләм бәйли, чигү чигә. Мәктәптә оештырылган чараларда да җыр-бию буенча осталыкларын күрсәтеп тора алар.

Кул эшләренә оста ахирәтләр.Иске Сүлле мәктәбенең горурлыгы булган Ришат Кәбировка аеруча төгәл фәннәр җиңел бирелә икән. Ришат әле 5нче сыйныфта гына белем алса да, математика буенча район олимпиадасында 1нче урын яулап өлгергән. Акыллы, зирәк малайларга сорауларны да уйлап кына бирергә кирәк шул.

— Син математика белән ныклап кызыксынгач,  спортка әллә ни һушың да китмидер? — дип сорыйм Ришаттан. 

—  Малайлар спорт белән дус булырга тиеш. Мин физкультура дәресләренә бик теләп йөрим. Кышын сыйныфташларым белән чаңгы шуарга яратам, — дип, бик оста җавап бирә ул.

Әлеге тугызъеллык мәк­тәпнең үзенчәлеге шунда: биредә төрле милләт балалары белем ала. Татар, башкорт, таҗик, әзербайҗан мил­ләтеннән булган укучыларның бергәләп татар теле һәм әдәбияты дәресләрен өйрәнүе дә алар өчен гадәти күренеш. Кечкенәдән дуслык, туганлык хисләре белән тәрбияләнгән балаларның ихлас, кешелекле, тәртипле булып үсүләренә  сокланмыйча мөмкин түгел.

Зөлфия Фәтхетдинова.

Ярмәкәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»