27.12.2012 - Очкын

Зирекледә президент сайлаганнар...

“Шатлык”башлыгы Юлия Рәкыйпова.Шаран районының Ибраһим Абдуллин исемендәге Зирекле урта мәктәбенә сәфәребез укучылар өчен бик мөһим вакыйга узган көнгә туры килде. Без барып кергәндә, мәктәптә инаугурация — 9нчы сыйныф укучысы Юлия Рәкыйпованы “мәктәп президенты” вазыйфасына тәгаенләү тантанасы бара иде.

Зирекле укучылары арасында мәктәп президенты сайлау традициясе күптәннән килә икән. Юлия шушы белем учагының бишенче җитәкчесе булып чыкты. Ул моңа кадәр дә җаваплы вазыйфалар биләгән. Үзе дә каләм тибрәтүче, язмалары Шаран район гәзитендә даими басылып торучы кыз моңа кадәр мәктәпнең “матбугат министры”  булган.  Белем учагында нәшер ителүче стена гәзитләре, яшь “журналистлар”  эшчәнлеге белән идарә иткән ул. Быелдан инде үзен тагын да җаваплырак вазыйфага үрләткәннәр. Дөрес, аңа бу эшкә билгеләнер алдыннан шактый көч салырга туры килгән. Уку алдынгысы, олимпиадалар җиңүчесе, җәмәгать эшләрендә актив булудан тыш, булачак президент мәктәп тормышын тагын да яхшырак, кызыклырак итү өчен үз программасын төзергә тиеш булган. Быелгы сайлаулар шунысы белән дә үзенчәлекле: элек президент югары сыйныфлар арасыннан гына сайланса, быел кандидатлар арасында 7нчедән (Эльвина Фәйзуллина) һәм 8дән (Артем Игдеев) дә укучылар булган.

— Сайлау алды кампаниясе ничек үтте? — дип кызыксынам яңа сайланган президенттан.

— Безнең арада кызу ярыш барды, көндәшләр бик көчле булып чыкты. Һәркайсыбыз үз программасын тәкъдим итәргә, аңа ирешү юлларын күрсәтергә, сайлаучыларны үз көченә ышандырырга тиеш иде. Минем проект күпчелек тавышны җыйды һәм сайлауларда җиңеп чыктым, — ди Юлия Рәкыйпова.

— Мәктәп тормышына, башкалардан аермалы буларак, ниндирәк яңалыклар кертергә җыенасың?

— Мәктәбебезнең КВН командасын булдырасым килә. Бездә актив, сүзгә оста кызлар-малайлар күп. Аннан соң, мәктәпнең үз спорт костюмын тектертү идеясе белән дә янам. Әле эскизларын ясыйбыз, тукымасын сайлыйбыз. Ателье белән сөйләшеп, һәр укучыга үзебезнең спорт костюмын тектерсәк ничек шәп булыр иде! Бу хыялны чынга ашыру өчен иганәчеләр җәлеп итү турында да уйланам. Түбән сыйныф укучылары өчен тәнәфес вакытында кызыклы, эчтәлекле мультфильмнар күрсәтү дә яхшы булыр иде. Мәктәптә телевизор да, DVD уйнаткыч та бар.

— Ә президентның эш графигында уку каралганмы соң?

— Әлбәттә, уку минем өчен һәрчак беренче планда булачак, — дип елмая мәктәп президенты.

Яшьтәшләрең тормышына яхшы үзгәрешләр керт, “Шатлык” дип исемләнгән мәктәп республикасында һәрчак тынычлык һәм тәртип булсын, Юлия!

Юлия Гыйльванова.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»