27.12.2012 - Очкын

“Төрле булсак та, без - бертигез!”

Башкаланың Совет районында дистә елдан артык эшләп килүче “Глобус” балалар иҗаты үзәгендә төрле чаралар үткәрелә. Безнең үзәк­тәге инде традициягә әверелгән социаль проектлар­ның берсе “Мәрхәмәтлелек территориясе” дип атала. Әлеге проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сәламәт сабыйлар белән аралаштыруга юнәлтел­гән. Белүебезчә, инвалид баланың тормышы бик катлаулы шартларда үтә, аның яшәү рәвеше, тәрбия һәм белем алуы таза-сау яшьтәшеннән күпкә аерыла. Шулай да мондый бала яшьтәшләре белән аралашып, алар арасында үзен кимсетелгән итеп тоймыйча, тормышка яраклашып үсәргә тиеш.

“Мәрхәмәтлелек территориясе” дигән проектның төп үзенчәлеге шунда: “Глобус” үзәге Совет районына караган белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре белән бер­лектә, биш төрле акция оештырды. Иң элек безнең үзәк, 100нче мәктәп һәм 96нчы лицей белән бергә, башкаланың картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында концерт белән чыгыш ясады. Аннары безгә 94нче лицей кушылды һәм бергәләшеп, балигъ булмаганнар өчен социаль-реабилитация үзәгендә матур концерт куйдык. Өченче акция 2нче махсус коррекцион балалар йортында үтте. “Золушка” театр-студиясе, Наталья Моратова җитәкчелегендә, балаларга “Снежная королева” спектакле күрсәтте.  Дүртенче чараны 115нче гимназия коллективы белән оештырдык. 10нчы башлангыч мәктәп-балалар бакчасында, шулай ук, җыр-биюләр, шигырьләр белән бизәлгән матур концерт күрсәттек.

Йомгаклау концерты “Глобус”  балалар иҗаты үзәгендә үтте. Әлеге бәйрәмгә без 28нче коррекцион мәктәп-интернаты тәрбияләнүчеләрен чакырдык. Безнең үзәккә йөрүче кызлар, малайлар күрү сәләте начар булган балаларга истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. Концерттан соң тәмлекәчләр белән чәй эчкәндә балаларның үзара сөйләшеп, аралашып та күңелләре булды.

Гомум алганда, бу проектта 180 кеше катнашты. “Мәр­хәмәтлелек территориясе” акциясе инвалид балаларны яшьтәшләре белән очраштырып кына калмады, аларга авырулары хакында бераз гына булса да онытып, үзләрен тормышта кирәкле, башкалар белән тигез итеп тоярга мөмкинлек бирде.

Гүзәл Ибраһимова,

“Глобус” балалар иҗаты үзәгенең

мәгълүмат-методика бүлеге җитәкчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»