29.11.2012 - Очкын

“Кояшкай”да кунакта

Рәшидә Солтанова — кубызда, “Аргамак”солисты Ринат Рамазанов — курайда оста сыздыра.Күптән түгел Дүртөйле шәһәренең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында республика Хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Рәшидә Солтанова һәм танылган “Аргамак” этно-рок төркеме солистлары белән дулкынландыргыч очрашу булды. Балалар бу үзенчәлекле очрашуга үзләре дә җентекле әзерләнгәннәр: яңа җырлар,  биюләр, шигырьләр өйрәнгәннәр.

— Балалар, сез нинди башкорт халык уен коралларын беләсез? — дип залда утыручы балаларга мөрәҗәгать итте “Аргамак” солисты Ринат Рамазанов.

— Курайны, кубызны, думбыраны беләбез, — дип кемузардан җавап бирде кечкенәләр.

— Ә хәзер мин сезгә кубызда уйнап күрсәтәм,  тыңлап карагыз әле, — диде Ринат абыйлары.  Ул уйнап бетерүгә:

— Абый, кубызда без дә уйный беләбез бит, – диештеләр “Кояшкай” телестудиясендә шөгыльләнеп, кубызда уйнау серләренә төшенгән балалар һәм бу халык уен коралында уйнап та җибәрде. Моны күреп, Рәшидә Солтанова да түзмәде:

— Карагыз әле, балалар, аңарда мин дә уйный беләм бит, — дип сәхнә уртасына чыгып, кубызда уйнау осталыгын күрсәтте. Зал аның чыгышын көчле алкышларга күмде.

Күмәкләп кубызда уйнаганнан соң Ринат Рамазанов балаларны башкорт уен кораллары белән таныштырып чыкты, һәркайсында уйнап күрсәтте.

— Менә бу “джэмбэ” дип аталучы уен коралын без ерак Африкадан алып кайттык. Безнеңчә ул дөңгер була, — дип аңлатты Ринат Рамазанов балаларга таныш булмаган уен коралына ишарәләп. — Без кайсы гына илдә булсак та, шундагы халык­ның  уен коралларын алып кайтырга тырышабыз. Бу безнең төркемнең хоббие, — диде ул һәм балалардан яраткан шөгыльләре турында сорашты.

“Аргамак” төркеме солистлары белән истәлеккә фото.— Без биергә, җырларга яратабыз, балалар бакчасында эшләп килүче “Кояшкай” телестудиясендә  шөгыльләнәбез, — диеште балалар һәм үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтергә ашыктылар.

Татар милли киеме киеп алган дүрт яшьлек Розалия Нигъмәтуллина башкаруындагы “Күңелле безнең шәһәр” җыры, балалар оркестры чыгышы,  тәрбиячеләр башкаруындагы үзенчәлекле бию — боларның барысы да тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Иманым камил, балалар бу көнне үзләренә бик күп рухи азык алгандыр. Сабыйларны милли рухта тәрбияләүдә шушындый очрашуларның әһәмияте зур икәнлеген “Кояшкай”да яхшы аңлыйлар. Бу җәһәттән балалар бакчасы мөдире, Русия гомуми белем бирү тармагының мактаулы хезмәткәре Зинфира Әхмәтшинага “афәрин”нән башка сүз юк.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 Дүртөйле шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»