29.11.2012 - Очкын

Туган телгә сөю “Әллүки”дән башлана

Балтач районында  төгәл һәм башка фәннәрне яңа технологиягә нигезләнеп укыту белән бергә туган телне өйрәнүгә игътибар зур. Укучыларның 98, 8 проценты мондый мөмкинлеккә ия. Бу — республикада иң югары күрсәткеч. Мәктәпләрдә укыту урыс, татар,  башкорт, мари, удмурт телләрендә оештырылган. Туган телне өйрәнүдә тел һәм әдәбият укытучыларының тырышлыгы, эзләнүчәнлеге һәр елгы август киңәшмәсендә дә, гомумән, мәгариф өлкәсендәге эшләрне барлаганда һәрчак мактап телгә алына. Район үзәгенең 1нче урта мәктәбе, атап әйткәндә, Римма Мансурова эшчәнлеге мисалында гына да туган телгә игътибарның нәтиҗәсе яхшы күренә.  Римма Рим кызы укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә төрле алымнар куллана. Аның укучылары район, зона, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, конкурсларда призлы урыннар яулый. Күптән түгел Республика көненә багышланган конкурста аның укучысы Альберт Гайсин,  “Гаилә учагының җылысы” темасына язган инша белән катнашып, матур күрсәткечләргә ирешкән. Районда уздырылган “Батырша көннәре” конкурсында Зиләрә Габитова иншасы икенче урын алган.  Яңа гына Римма Мансурованың  өч укучысы: Тимур Вилданов, Эльвир Шәрифуллин һәм Алсу Нәбиева Казан шәһәрендә төбәкара бәйгедә катнашып кайта. Барысы да югары баллар җыя. Тиздән нәтиҗәләре билгеле булачак дип, призлы урын көтә балалар.

Римма Мансурова, балаларга татар телен өйрәтүдә “Әллүки” журналының файдасы зур, ди. Андагы башваткычлар, әкиятләр, балалар иҗат иткән шигырьләр укучыларның уйлау сәләтен  кечкенәдән үк “уятырга” ярдәм итә дип исәпли ул.  Шуңа да тәҗрибәле укытучы укучыларын ел саен журналга күпләп яздыра һәм дәресләрдә андагы язмаларны бергәләп  файдаланалар. Киләсе елга  “Әллүки”гә сыйныфлары белән язылучылар да бар. Гыйнварга кадәр бу исемлек тагын да тупланачак әле, ди Римма Рим кызы.

Фәния Сәетгәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»