30.08.2012 - Очкын

Уенда катнашмагач, нигә лагерьга барырга?

Август башлары. Автобуста Уфадан Дүртөйлегә кайтып барам. Янымда 12-13 яшьләр тирәсендәге малай утыра. Таныштык: Даниил Владимиров, башкала гимназияләренең берсендә 6нчы сыйныфта укый. әле Дүртөйлегә картәтисе белән картәнисе янына кунакка кайта. Малай татар, башкорт, урыс телләрен яхшы белә.

— Җәйне ничек үткәрәсең? — дип кызыксынам.

— Башта гимназия янындагы лагерьда, аннары  Уфадан 12 чакрым ераклыкта урнашкан “Черемушки” лагеренда ял иттем.

— Анда сиңа иң ошаганы нәрсә булды?

— Йөзәргә өйрәндем, футболны яраттым.

Хәзер сорауны икенче төрлерәк бирергә булдым.

— Укулар башлангач, сыйныф җитәкчегез сездән: “Җәйне ничек үткәрдегез?” дигән сорау бирәчәк. Яисә инша язып килергә кушачак. Ничек җавап бирерсең?

— Мин “Черемушки”да  көндәлек алып бардым. Шуны укып чыгачакмын.

— Әгәр сер булмаса, бәлки мине дә таныштырырсың? — дидем мин, елмая төшеп.

— Бер сер дә юк, — диде Даниил җитди төстә һәм тез башындагы рюкзагыннан шакмаклы битләрдән торган блокнотын чыгарып миңа сузды. — Язуымны таный алсагыз гына...

Даниилның көндәлеге миндә яхшы тәэсир калдырды. Мин аны гәзитнең “Очкын” бите укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.

1нче көн. Әти-әни мине лагерьга китерде. Инструктаж булды. Отрядларга бүлделәр. Отрядларны биредә “телеканал”,  отряд капитаннарын – “мөхәррир” дип атыйлар. Көннәр кызыклы үтәргә охшаган.

2нче көн. Зарядка, иртәнге аш. Аннары футбол буенча күнегүләр: ничек туп белән идарә итәргә, көндәшеңне отарга һ. б. Малайларның капкада тора алу осталыгын сынадылар. Мин барысыннан да җитезрәк булып чыктым. Отрядлар арасында футбол буенча чемпионат үткәреләчәк. Шуңа әзерлек башланды. Кичен “Уткабызгыч” дигән чара үтте. Монда да җитезлеккә һәм өлгерлеккә сынау булды. Аннары дискотека башланды. Йокыны оныттык.

3нче көн. Лагерьны ачу тантанасы үтте. Җырладык, биедек. Мәскәүдән килгән җырчыларны тыңладык.

4нче көн. “Һава шартлары” дигән чара үткәрелде. Лагерьны командаларга бүлделәр. Һәр команда нинди дә булса табигать көчләре белән көрәшүне гәүдәләндерергә, шуның өчен бию яисә сәхнә күренеше әзерләргә тиеш. Безнең команда ут булып биеде. Дуслык җиңде.Кичен мунча кердек.

5нче көн. “Музыкаль видеоклип” дигән чара үтте. Безнең отряд мәхәббәт турында клип әзерләде. Безгә Гран-при бирделәр һәм тагын бер бүләк: су коенуны бер сәгатькә озайттылар. Бүгенге көн миңа бик ошады.

6нчы көн. Төш вакытында туган көннәре шушы айга туры килгәннәрне котладык. Аларны аерым өстәл артына утырттылар, торт, прәннек, җиләк-җимеш белән сыйладылар. Кичен  концертта да аларны котладылар. Их, нигә мин дә җәй тумадым икән...

7, 8, 9 һәм 10нчы көннәрдә истә калырлык чаралар булмады.

11нче көн. 1нче каналдагы кебек “Дан минуты” дигән конкурс үтте. Безнең отряд кызлары лагерь турында җыр яздылар. Бөтен отряд белән бию башкардык һәм конкурсның икенче этабында катнашу хокукын яуладык.

12 нче көн. “Оскар” кинопремиясен тапшыру булды. Һәр отряд фильм төшерергә тиеш иде. Без лагерьның  ташландык корпусы турында кешенең котын ала торган  фильм төшердек. Мин отряд капитаны — пионер ролен башкардым. Шәп килеп чыкты. Безгә янә Гран-при бирделәр.

13нче көн. Иртәнге аштан соң футбол уены буенча чемпионат башланды. Башта без өченче отрядка оттырдык һәм уеннан төшеп калдык. Ләкин кичен безне кабат өченче отряд белән уйнаттылар. Без аны җиңдек, ләкин беренче отрядка оттырдык. Шул көнне мин аяк бармагымны авырттырдым.

14нче көн. “Чын ир-ат” конкурсы башланды. Беренче сынауда бер аягың белән бордюрда  басып торырга тиеш идек. Бу сынауны мин уңышлы үттем. Икенче сынау — каршылыклар полосасын үтү. Сынауны бик әйбәт кенә үтеп барганда тирләгән кулым шуып китте дә турниктан егылып төштем. Аннары медсестра белән травпунктка киттек. Мин ялгыш егылганмын икән. Кулымны сындырдым. Гипс салдылар.

15нче көн.  Бүген “Дан минуты” конкурсының дәвамы булды. Без тылсымлы урман турында күренеш күрсәттек. Мин тылсымчы ролен башкардым. Безнең отряд өченче тапкыр Гран-прига лаек булды. Өстәвенә, бассейнда бер сәгать коену хокукына ия булдык.

16нчы көн. “Кече Олимпия уеннары”н ачу тантанасы булды. Һәр отряд спортның Олимпия төрен сайлый. Безнең отряд керлингны сайлады. Мин уенда “таш” булдым. Башка отрядлар спортның футбол, волейбол, баскетбол, йөзү төрләрен сайлаган. Аннары “Күңелле стартлар” уены булды. Безнең отряд беренче урын алды.

17нче көн. Өлкәннәр дружиналары арасында йөзү буенча ярыш үткәрелде. Безнең отряд кызы җиңүче булды. Ул 25 метр араны 20 секундта үтте. Кулым төзек булмау сәбәпле, мин ярышта катнаша алмадым, югыйсә теләк бик зур иде. Башкалар өчен шатланып карап тордым.

18нче көн. Конкурслардагы уңышлар өчен безнең отрядка ике сәгатьтән артык йөзү хокукы бирелде. “Әкияттә кунакта” дигән чара булды. Без “Җиде гном” дигән әкият күрсәттек. Мин тылсымчы ролен башкардым. Без 1нче урын алдык. Ура!

19нчы көн.  “Музыкаль заморочка” дигән чара булды. Урыс халык җырларын сәхнәләштердек. Безнең отряд гашыйк булган егет һәм өч баһадир турында сәхнә күренеше күрсәтте. Мин төп баһадир Илья Муромец ролен уйнадым. Без тагын 1нче урын яуладык.

20нче көн. Иртән лагерьны ябу репетициясе булды. Анда Мәскәүдән килгән  кунаклар да катнашты. Аннары бүләкләүләр булды. Миңа лагерь тормышында актив катнашкан өчен мактау грамотасы бирделәр. Шуңа гаҗәпләнәм: лагерьга барып, андагы чараларда катнашмагач, нигә килеп торырга? Өеңдә генә ят. Кичен концерт, дискотека, фильм булды. Иртәнге сәгать 7 дә генә таралыштык.

21нче көн. Бүген кайту көне. Саубуллашулар, күз яшьләре... Көт безне, лагерь, тагын килербез!

Көндәлекне Вил Казыйханов укыды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»