28.06.2012 - Очкын

Гөрләде Уфа сәхнәсе!

Татарстан кунаклары “Аулак өй” күрсәтте.Июньнең ямьле бер көнендә башкалабызның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә матур чара үтте. Бу көнне Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән балалар йортларында тәрбияләнүче 150гә якын яшь талант “Балачак йолдызлары” дип исемләнгән конкурсның гала-концертына җыелды.

— Әлеге фестивальнең сайлап алу туры Идел буе федераль округының ундүрт төбәгендә үтте. Бу чара “Балачакны кайтарырга” проекты кысаларында өченче тапкыр оештырыла. Аның төп максаты — балалар йортлары тәрбияләнүчеләренең төрле яктан үсешен тәэмин итү һәм аларда актив тормыш позициясе булдыру. Финалга иң яхшы чыгышлар сайлап алынды. Һәркайсыгызны шушы җиңү белән котлыйм, уңышлар телим, — диде тәбрикләү чыгышында Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Петр Капишников.

Мәгариф министры Әлфис Гаязов фестивальдә катнашучы һәр баланың талантлы булуын билгеләп үтте һәм иң-иңнәр исемлегенә кергән сәләтле кызлар, малайларга киләчәктә дә тик яхшылар исәбендә калуларын теләде.

Удмуртиянең яшь талантлары.Фестивальне Удмуртиядән килгән яшь йолдызлар ачып җибәрде. Мария Вотинцеваның дәртле җыры концерт башлануын түземсезләнеп көткән тамашачыларны бер учка туплап, җанландырып җибәрде. Арытаба сүз Самара өлкәсеннән килгән кунакларга бирелде. Аларның җырлы-биюле чыгышлары залда утыручы балаларны тын калып тыңларга мәҗбүр итте. Самаралылар артыннан сәхнә түрен Ульяновск өлкәсе йолдызчыклары ямьләде. Соңыннан Татарстан, Чувашстан, Удмуртия, Мари Эл, Мордовия Республикалары, Ырынбур, Пенза, Киров, Саратов, Нижегородка, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән талантлы балалар берсе артыннан берсе чыгып, үз сәләтләрен күрсәтте. Фестиваль яшь хуҗаларның, ягъни республикабызның яшь талантлары чыгышы белән йомгакланды.

Һәр коллектив өчәр номер әзерләгән иде. Дәртле җырлар, уен-бию, сәнгатьле итеп шигырь укулар — илебезнең төрле балалар йортларыннан җыелган искиткеч талантлы кызлар һәм егетләр зур бәйрәм оештырды бу көнне. Аларның күңел кичерешләре, эчләренә сыймаган шатлык һәм дулкынлану хисе сүзсез дә аңлашылып тора иде. Сәхнә артында Ырынбур өлкәсеннән килгән кызлар Самара өлкәсе укучылары башкаруындагы шаян җыр  залны җанландырып җибәрде.— Арина Овчаренко һәм Ирина Воркова белән сөйләшеп алдык.

— Мин Уфага гашыйк булдым. Безне бик җылы каршы алдылар, истәлекле урыннарда йөрттеләр. Монда үземә яңа дуслар таптым. Киләчәктә аралашырга, хәбәрләшеп торырга сүз куештык, — ди Арина. Әйткәндәй, тасма белән биюче бу кызның чыгышын залдагылар көчле алкышларга күмде.

— Ә мин әлеге фестивальдә һич уйламаган җирдән Украинадагы ял лагеренда танышкан ике дустымны очраттым, — дип сүзгә Ирина да кушыла. Аның “Ырынбур шәле” җырын ым һәм мимика ярдәмендә башкаруы үзенчәлекле чыгышларның берсе булгандыр, мөгаен.

Фестивальдә катнашучы балалар барысы да лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Ә иң мөһиме, якты тәэссоратлар, күңелле кичерешләр белән туган төбәкләренә юл алды.

Юлия Гыйльванова.  

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»