28.06.2012 - Очкын

Модель буласым килми

Бу кыз киләчәктә модель булырга хыялланса, һичшиксез, теләгенә ирешер иде. Ут уйнатып, көлеп торучы зәңгәр күзләр, зифа буй, биленә җиткән куе чәч — чәчәктәй матур ич! Тик сылулар конкурсына ашыкмый ул, максатлары җитди — укуын тәмамларга һәм абруйлы уку йортына керергә, аннары, яхшы хезмәт хакы алып, үз белгечлеге буенча эшләргә.

Диана Мөлекова Архангель районының Благовещенка авылында тугызынчы сыйныфны тик “бишле” билгеләренә генә тәмамлады. “Иң яраткан дәресләрең нинди?” — дигән сорауга: “Җәмгыять, информатика, татар теле, тарих, физкультура...” — дип санап китә ул. Яратмаган бер дәресе дә булмавы ачыклана. Төрле фәннәрдән узган олимпиадалар аны һич кенә дә куркытмый. Әйтик, бу уку елында районның башка уку алдынгылары белән тарих, уку, информатика, физика фәннәре буенча көч сынашкан, җиңүләр яулаган ул. 

Тырышлык Дианага гаиләсеннән киләдер. Әнисе Рәмзия белән әтисе Әлтаф көннәрен хезмәттә уздыра — алар күпләп мал асрый, умартачылык белән шөгыльләнә. Ике абыйсы шулай ук эшнең тәмен белүчеләрдән. “Тырышкан — табар, ташка кадак кагар”, диләр бит, Дианага да теләкләренә  ирешүен телик!

Айгөл Юлъякшина.

Архангель районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»