28.06.2012 - Очкын

Чәчкәйләрең шундый гүзәл, Гүзәл!

Соңгы вакытта озын чәч белән йөрүдән әллә оялып, әллә аны тәрбияләүдән куркып, әллә мода артыннан куып, хатын-кызлар кыска чәч белән йөрүне кулай күрә. Ә бит озын чәчлеләр яныбыздан үтеп киткәндә беребез дә битараф калмый.

Баш-Шиде авылы кызы, Байгилде лицееның унынчы сыйныф укучысы Гүзәл Фазлетдинованың озын чәчен күреп, гашыйк булдым. 

Өч яшеннән башлап әнисе Айгөл кызының чәчләрен үстерергә карар итә, чөнки Гүзәлнең нәселендә барлык хатын-кызлар да озын чәчле икән.

Нәтиҗәдә, бүген Гүзәлнең чәч толымы озынлыгы — 1 метр 10 сантиметр. Матур итеп ике толымга үрсенме, прическа эшләп, җыеп куйсынмы, туздырып йөрсенме, Гүзәл чәчләре белән һәрчак горурлана.

Өстәвенә, биюче кызның озын толымнары һәр биюне ямьли генә.

Сыйныфтагы кызлар да аңа карап чәчләрен үстерә башлаган.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»