28.06.2012 - Очкын

Походка бару хыялда гына калмасын...

Без барганда Дмитриева Поляна мәктәбе балалар тавышыннан гөрләп тора иде. Әйтерсең лә бу мәктәп укучылары җәйге каникулга таралмаган да. “Сез әле балаларның барысын да күреп өлгермәдегез, кичә беренче смена тәмамланды гына, бүген өйләренә таралышалар”, — дип каршы алды безне профильле лагерь җитәкчесе Флүзә Фаткуллина.

Шаран районында балаларның һәм үсмерләрнең җәйге ялын файдалы һәм күңелле оештыру, аларның сәламәтлеген ныгыту буенча аерым программа эшләп килә. Әлегә бу район балаларының махсус ял һәм сәламәтләндерү лагере юк. Шулай да быелгы уку елында беренче тапкыр Шаран балалар иҗаты йорты җитәкчесе Флүзә Фаткуллина инициативасы белән “Бригантина” балалар сәламәтләндерү лагере ачылган. Дмитриева Поляна мәктәбе нигезендә оештырылган лагерь үзен язгы каникул чорында ук сынап карый. Биредә 7 көнлек сменага күпчелеге балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр җыела. Ә менә 1-14 июньдә оештырылганына “Бригантина”га районның 18 сәләтле укучысы һәм 25 бала хәрби-патриотик юнәлеш буенча (республика финанслый) җәлеп ителгән. 9-15 яшьләрдәге кызлар һәм малайлар төрле авыллардан һәм төрле гаиләләрдән җыелган. Шуңа да аларның ялын күңелләрендә озак сакланырлык файдалы һәм матур оештыру биредәге педагогларның эшчәнлегенә, фантазиясенә бәйле. Әлбәттә, ялга килгән балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларга күз-колак булу, күңелсез хәлләргә юл куймау — вожатыйларның беренче бурычы. Туймазы педколледжында белем алучы Вероника Ибәтуллина беренче ел вожатый булып эшләсә, тәҗрибәле педагоглар Венера Лаптева, Лена Халитова, Галина Щуклина күп еллар балалар арасында. Шараннан килгән Дима белән Илдарга походка бару, шашлык пешерү бик ошаса, Три Ключа авылы кызлары Оля белән Настяның исә Бакалы районындагы хатын-кызлар монастыренда экскурсиядә булу исендә калган. Биредә ял итүче балаларның тормышы, чынлап та, бик кызыклы булганга охшый. 10 чакрым ераклыкта походка юллану турында кайсы үсмер хыялланмый икән. Кандракүл буенда ял итү дә, Туймазыдагы мегаполиска кереп күңел ачу да бик ошаган аларга. Соңгы көнне уздырылган дискотека киче турында берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләде алар безгә. Борисовка, Зирекле, Акбарыс, Яңа Таулар, Юность авылларыннан һәм Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән җыелган кызлар һәм малайлар үзара дуслашып, аралашып торырга сүз куешып таралышканнар.

Шулай ук Дмитриева Поляна мәктәбе укучылары өчен көндезге ял үзәге дә оештырылган биредә. 21 көн эшләгән лагерьга 1нче сыйныфтан алып 7нчегә кадәр булган 36 бала җәлеп ителгән.

— Укучыларыбыз җәйге ялын күңелле һәм файдалы үткәрсен өчен барлык күңелебезне биреп эшлибез, төрле кызыклы чаралар оештырабыз. Балаларга туклану яхшы оештырылган, күбрәк саф һавада булырга тырышабыз. Укучыларыбыз бу вакыт эчендә сәламәтлекләрен шактый ныгыталар, — ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөләйфә Заһидуллина.

Әйтергә кирәк, Шаран районының 25 мәктәбендә укучылар өчен көндезге ял үзәкләре оештырылган. Беренче сменага 1149 бала йөргән булса, 24 июньнән 15 июльгә сузылачак икенчесендә 139 укучы ял итәчәк. Шулай ук 26 мәктәптәге укучыларның хезмәт оешмасына югары сыйныфтан булган 308 кыз һәм малай җәлеп ителгән. Районда экология-туристик юнәлештә булган “Альтаир”, спорт юнәлешендәге “Олимп” чатырлы профильле лагерьлар эшләп килүе дә балаларның һәм үсмерләрнең ялын нәтиҗәле оештыруга мөмкинлек бирә.

Зөлфия Фәтхетдинова.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»