Очкын

Укуда тырышлар, спортта җитезләр

25 сентября

Әлшәй районының Никифар мәктәбенә сәфәребез унберенчеләр белән якыннан танышудан башланды. Ни дисәң дә, чыгарылыш сыйныф укучылары — мәктәп­нең аксакаллары урынында: белем туплаган, тәҗрибә уртаклашырга өйрәнгән, иң җаваплы чорга килеп җиткән кызлар һәм малайлар. Биредә унберенчеләр күп түгел — алты кыз һәм бер егет. Җитди сынаулардан курыкмый торган, үз алдына ныклы максат куя белгән заманча яшьләр алар. Нәкъ бу укучылар үзләрендә мәгариф өлкәсендә кертелгән яңа­лыкларны сынап карады, заманча тех­нологияләр кулланырга өйрәнде, электрон көндәлеккә күчте. Һәм, ниһаять, быелгы уку елында кертелгән урыс теле һәм әдәбиятыннан иншаны да алар беренчеләрдән булып язачак. Сүзебезне декабрьдә чыгарылыш сыйныф укучылары язачак шул имтихан-иншадан башладык. Сорауларны ничек кенә төр­лән­дерсәк тә, инша язуга карата тискәре фикер ишет­мәдек. Киресенчә, унберен­челәр бу сынауны кирәкле һәм вакытлы үткәрелә дип уйлый. “Андый иншаларны еш язабыз, безнең өчен ул бер дә авырлык китерми”, — дип тә өсти үзләре.

Кызыклы фактлар

25 сентября

Дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе — Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы. Әлеге ил өчен бу күренеш бер дә шаккатыргыч түгел, чөнки монда кибетләр дә, йортлар да, башка биналар да су өстендә йөзеп йөри. Әлеге мәктәп Тонлесап күле өстендәге Кампонг Луонг авылында урнашкан. Мәк­тәптә барлыгы 60 бала укый, аларның 40ы — балык тотканда һәлак булган ата-аналарның ятим балалары. Мәктәпнең нибары бер генә кабинетында укыйлар да, дәрестән тыш вакытны да уздыралар. Дәреслекләрне ярдан махсус тазларга салып, йөздертеп җибәрәләр. Әлеге мәктәп туристларда зур кызыксыну уяткан. Аларның ярдәме белән укучыларга барлык кирәк-ярак алына.

Мәктәбебездә “Озын толым” бәйгесе

26 июня

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Озын толым” бәйгесе үткәреләчәге билгеле булгач та, әзерлек эшләре башланды. Бәйге катлаулы иде, шулай да теләк белдерүчеләр бик күп булды. Безнең мәктәптә укучы кызлар озын чәч үстерергә ярата икән, шуңа күрә бик сөйкемле һәм гүзәлдер дә инде алар.

Матур гамәлләре белән күркәм алар

26 июня

Район үзәкләрендә, һәр шәһәрдә белем учакларыннан ерак түгел балалар һәм үсмерләр өчен махсус үзәк­ләр эшли. Авыл мәк­тәп­ләрендә мондый мөмкин­лекләр булмаса да, сәләтле укучылар кул кушырып утырмый. Теләгең булса, максатыңа ирешергә ачкыч табып булганын акыллылар һәм зирәкләр яхшы белә.

Батырлыклар күрсәткән ул!

26 июня

Картәтиемнең әтисе Гыйзетдин Динислам улы Динисламов Нуриман районы­ның Бәләкәй Теңкәш авылында 1901 елда ярлы крестьян гаиләсендә туган.

“Безнең күңелләрдә син, Тукай!”

29 мая

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны күпме генә укысаң да аның иҗатын тулысынча колачлап булмыйдыр кебек. Кыска гына гомере эчендә нинди озын гомерле, үлемсез әсәрләр калдырган ул! Аның әсәрләре 227 тапкыр китап итеп бастырылган, ә тиражы – 3 миллион 774 мең 600 данә.

Гөрләде мәктәп сабантуе!

29 мая

Җете кояшта ямь-яшел үләннән күзләр чагыла. Түзмибез, машинаны туктатып, шушы хозурлыкка кинәнеп карап торабыз. Юл читеннән арырак эшчән кырмыскалар кебек кайнашучы балалар янына юнәләбез. Яшь үләннең болынга таралган исе, борынны кытыклап, балачакка әйди. Ә ул кул сузымында гына кебек. Әнә ич, сабыйларның шат тавышлары яңгырый.

Куллары тылсымлы аның

29 мая

Нуриман районының Красная Горка мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Милена Зиннәтуллина – мәктәп горурлыгы. Математика сыйныфында тырышып укуына карамастан, Миленаның кулыннан каләм төшми.

Якутстаннан җиңеп кайтты

29 мая

Языково мәктәбе укучысы Радмир Сакаев 15нче Бөтенрусия олимпиадасында Башкортстан данын лаеклы яклады

Укучыларның физкультура буенча 15нче Русия олимпиадасы берничә этаптан тора, тәүдә — сыйныф, аннары мәктәп һәм район күләмендә җиңүчеләр генә республика дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу хокукы ала. Бәйгеләр биш төрдә үткәрелә: болар – спорт тарихы буенча тест, йөгерү, баскетбол, каршылыклар полосасы һәм акробатика. Район мәктәпләре кү­ләмендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, Радмир Стәрлетамакта үткәрелгән республика олимпиадасында призлы урыннар ала. Өметле спортчыны Якутск шәһәрендә Бөтенрусия олимпиадасында чыгыш ясаячак Башкортстан җыелма командасына кертәләр.

Тырышлар - арабызда

27 марта

Октябрьский шәһәрендәге 3нче гимназиянең 8нче сыйныфында белем алучы Савелий Белов белән Уфада “Сәләтле яшьләргә хөкүмәт ярдәме” юнәлеше буенча Русия Президенты грантына лаек булган укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү тантанасында таныштык. Талантлы малай бу бәйрәмгә укытучысы — “Нур” фотоберләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Фәйзуллина һәм әнисе Надежда Белова белән килгән иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»