Җәмгыять

Һәр коеның төбендә хикмәт бар

27 мая

Кулында күп еллар буе үзе төзегән библиографик белешмәләр: Мәҗит Гафури, Мифтахетдин Акмулла, Нәҗип Асанбаев... Яңа гына типография табасыннан төшкәне Марат Кәримов иҗаты буенча. 27 ел гомерен китапханә эшенә багышлаган Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә библиографы Гөлфия Әхмәдиеваның акыл-зиһен көче, күз нурлары шифасы белән яралган мондый җыентыкларның төгәл генә саны да билгеле түгел. Ә менә тәүге икесе белән ул аеруча горурлана. Үз эченә 2500 чыганакны алган Мәҗит Гафури белешмәсе өчен Гөлфия Сабир кызы Мәҗит Гафури бүләгенә лаек дип табыла. Мифтахетдин Акмулла иҗаты буенча 800 чыганак тапкан ул. Үз иҗаты буенча теркәлгән 1500 чыганакны күргәч, бүген дә иҗат тулпарыннан төшмәгән халык язучысы Марат Кәримов таң калган. Гөлфия теләсә кайсы язучының иҗатын, аның матбугатта чыккан әйберләрен, аның турында язылган мәкаләләрне үзеннән дә төгәлрәк белә икән ләбаса! Теләсә нинди академик, профессор, фән докторы һәм яшь галимгә кирәкле консультация-киңәшләр бирергә сәләтле ул.

Халык хәтерендә саклана

27 мая

Яңа Усман авылында Дәүләт думасы депутаты Әнвәр Мәхмүтов ярдәме белән Бөек Ватан сугышы яугирләренә обелиск ачылды

2012 елда Чишмә районының Яңа Усман авылы барлыкка килүгә 140 ел тулу билгеләнде. Благовар төбәгендәге Моталыйп авылыннан күченеп килүчеләр тәүдә аны “Яңа Моталыйп” дип атап йөртә. 1879 елда авыл Уфа өязенең Сафар волостена карый, ә 1926 елда Яңа Усман Уфа кантонының Абрай волостена керә. 1920 елда 57 ихаталы авылда 292 кеше яшәгәнлеге билгеле. 2000 елда халык саны 186 кеше тәшкил итә, алар арасында 160 — татар, 25 — башкорт, бер урыс исәпләнә.

Иҗатыгыз хакында китаптан укыгыз!

27 мая

“Кызыл таң” басмаханәсендә “Кызыл таң һәм заман әдәбияты” дигән тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы дөнья күрде. Монда бүгенге әдәбия­тыбызны үз иңнәрендә күтәреп баручы, шул ук вакытта гәзитебез белән тыгыз элемтәдә яшәүче татар һәм башкорт язучылары: Суфиян Поварисов, Роберт Миңнуллин, Равил Бикбаев, Марат Кәримов, Рим Идиятуллин, Ирек Киньябулатов, Факиһа Тугызбаева, Салават Рәхмәтулла, Марсель Сәлимов, Рәдиф Тимершин, Мөхәммәт Закиров, Нәҗибә Әминева, Халисә Мөдәрисова, Рәфыйга Усманова, Дилә Булгакова, Кәүсәрия Шәфыйкова, Камил Фазлетдинов, Каһим Әүхәтов, Марис Нәзиров, урта һәм яшь буын язучыларыннан: Марат Муллакаев, Рәшит Бигнов, Земфира Муллагалиева, Фәния Габидуллина, Лилия Сәгыйдуллина, Илдус Фазлетдинов, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова, Руслан Сөләйманов, Рәсим Шәфи, Индира Муллаянова, Тәнзилә Дәүләтбирдина, Айгөл Ишемгуҗина, Зөлфия Кускилдинаның иҗатларына байкау ясалган.

Яраткан шөгыль – матур нәтиҗәләр

27 мая

Бакалы эшкуары үстергән тавыкларны Кемерово, Иркутск, Омск өлкәләреннән килеп алалар

Үз җае белән бара торган шау-шулы шәһәр тормышын калдырып, авылга кайтырга теләүчеләр бар микән? Андыйларның сирәк булуына иманым камил. Гадәттә, яшьләр, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, башкалада калырга тырыша. Әмма Алмаз Сәхипгәрәевка килгәндә, бөтенләй башкача: институтны тәмамлап, тизрәк авылга әйләнеп кайту турында хыялланган ул.

Яшәү яме - хезмәттә!

24 мая

Кичә Президент Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Тантанага республиканың төрле төбәкләреннән укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, икътисадчылар, юристлар, журналистлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм башкалар җыелган иде. — Залда төрле һөнәр ияләре утырса да, аларны күп нәрсә берләштерә, бу — югары профессионализм һәм җаваплылык тойгысы. Сез — республика үсешенә зур өлеш керткән белгечләр, нәкъ сезнең тырышлык белән Башкортстан Русия Федерациясендә күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били һәм иң яхшы эшләгән ун төбәк исемлегенә керә, — дип белдерде Сергей Александрович.

Сабыйлы йорт – баллы йорт

24 мая

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова кўпбалалы бер тїркем гүзәл затларга “Ана даны” медале тапшырды. — Башкортстанда узган елда 60 меңгә якын бала туган, аларның күбесе күпбалалы гаиләләргә кайткан, — диде Премьер-министр урынбасары. — Республикада аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү оештырылган.

Иң яхшы йортлар бүләкләнәчәк

24 мая

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонин рәислегендә узган ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы күпфатирлы йорт” конкурсын үткәрү буенча комиссия утырышы үтте. Анда 150 иң яхшы күпфатирлы йорт билгеләнде.

Гаилә учагының җылысы

22 мая

Бу датаны бөтенхалык катнашлыгында билгеләү Караиделдә матур традициягә әверелде

Кич якынлашуга үзәк мәйданда тавыш көчәйткечләр аша матур музыка яңгырый башлады. Эштән кайткач, бераз ял итеп, тамак туйдырып алганнан соң, әлбәттә, матур итеп киенеп, төзәнеп-бизәнеп, халык Мәдәният сарае каршындагы мәйданга агылды. Бирегә барысы да — олысы-кечесе, яше-карты дигәндәй, бәйрәмчә кәеф белән һәм төрле төстәге матур шарлар тотып атлады, тирә-якка бала-чаганың шат тавышы яңгырап торды.

Яңа уңышка ныклы нигез

22 мая

Республиканың төньяк районнарында язгы кыр эшләренең иң кызу мәле

Чәчүгә ныклы әзерлек белән килгән Яңавыл районы игенчеләре, тиз арада дым каплатып, җир куенына орлыклар салуны оешкан төстә башлап җибәрде. Бер үк вакытта 9216 гектар арыш һәм 18500 гектар күпьеллык үләннәр тырматылып, өстәмә тукландырылды. Быел 27 мең гектарда — бөртекле, 4570 гектарда берьеллык үләннәр һәм силос культуралары чәчү планлаштырылган. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен төбәк игенчеләренең барлык мөмкинлекләре дә бар. Басуларга 71 чәчү агрегаты чыкты. Әлеге вакытта алар көн саен дүрт мең гектардан артык мәйданда эш башкарырга өлгерә.

Матурлык та, яхшылык та – үзебездән

20 мая

Республикада яшәүче халыкның яртысыннан күбрәге — хатын-кызлар. Безнең районда да алар күпчелек. Яшәешнең иң мөһим тармаклары — мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм, кече эшкуарлык гүзәл затлар җилкәсендә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»