Җәмгыять
Һәр бала сәламәт булсын!
03 июня1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә республика балалар клиник дәваханәсендә бәйрәм чаралары оештырылды. Анда республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов һәм Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова катнашты.
Батыр якташның истәлеге мәңгеләштерелде
03 июняИске Почкак авылында Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Салиховның бюстын ачу тантанасы үтте. Анда район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов, Юмаш авыл Советы башлыгы Геннадий Тимофеев, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл эшчәннәре, мәктәп укучылары, Шәйхелислам Гомәр улының балалары, оныклары катнашты. Якташларының бюстын эшләү чыгымнарын “Базы” хуҗалыгы финанслаган.
Яраткан шөгыль – матур нәтиҗәләр
03 июняБакалы эшкуары үстергән тавыкларны Кемерово, Иркутск, Омск өлкәләреннән килеп алалар
Үз җае белән бара торган шау-шулы шәһәр тормышын калдырып, авылга кайтырга теләүчеләр бар микән? Андыйларның сирәк булуына иманым камил. Гадәттә, яшьләр, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, башкалада калырга тырыша. Әмма Алмаз Сәхипгәрәевка килгәндә, бөтенләй башкача: институтны тәмамлап, тизрәк авылга әйләнеп кайту турында хыялланган ул.
“ГАЗель” урынына - 600 мең сум
31 мая29 майда Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның тугызынчы пленар утырышы үтте, анда 54 мәсьәлә каралды.
Берүзенә - дүрт техника
29 маяБу фотосурәттә сез Миякә районының “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Рөстәм Вәлиуллинны күрәсез. Чагыштырмача яшь булуына карамастан, Рөстәм — хуҗалыкның гына түгел, районның да алдынгы тракторчысы. Әлбәттә, монда аның һөнәр остасы булуы да, танылган игенче улы булуы да үз ролен уйный торгандыр. Рөстәмнең әтисе Сөләйман ага берничә дистә ел дәвамында Миякәнең танылган комбайнчысы булды. Аның исеме, фотосурәтләре гәзит битләреннән төшмәде. Хаклы ялга чыккач та Сөләйман абый хуҗалыкның төп көче, ышанычлы терәге булып кала.
Польша мәдәнияте көннәре үтте
29 маяБәйрәм тантанасы Уфа районының Октябрьский поселогы урта мәктәбендә башланды. Чарада катнашучылар кайчандыр биредә урнашкан Вольдзики поляклар авылы истәлегенә куелган билгегә чәчәкләр салды. А. П. Пенькевич исемендәге Милли поляк якшәмбе мәктәбе педагоглары һәм укучылары, Пушкинның “Евгений Онегин” һәм Мицкевичның “Пан Тадеуш” поэмалары материалларына нигезләнеп, урысларның — чәй һәм полякларның кофе эчү йолалары турында “Чәй яисә кофе” дигән тарихи-мәдәни чара тәкъдим итте.
Ак калфагым төшермәм кулдан...
28 маяКазанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары конгрессы узды
Күңелне баета торган тансык очрашу булды ул. Җир шарының төрле кыйтгаларыннан, җәмгысы 19 илдән килгән 500гә якын делегат шушы өч көннән соң иң якын дус булып, туганлашып хушлашты. Уйларыбыз, хыял-максатларыбыз уртак икәнлеге ачыкланды. Теләкләр берлеге берләштерде. “Бердәм, бергә, мәңгегә” — очрашуның девизы шулай иде. Бергә булсак кына җиңәрбез, бердәм булсак кына уңарбыз. Дөнья тоткасы — хатын-кыз, милләт киләчәге, әхлагыбыз сафлыгы аның кулларында.
Башкортстаннан дәрәҗәле форумга 30 делегат барды. Нигездә “Ак калфак”, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмалары, татар морзалары мәҗлесе әгъзалары, милләтем, дип җан атучы зыялы, затлы апа-сеңелләр. Төп һөнәрләре буенча укытучылар, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар һәм башкалар. Һәр икенчесе — шагыйрә, һәр өченчесе — моңлы җырчы. Милләтебезнең йөзек кашы булырдай ханымнар, исемнәре бөтен республикага танылган Дилә Булгакова, Фатыйма Фаткуллина, Динә Морзакаева, Флүсә Назаргулова, Зөһрә Кинҗәбаева, Зәлия Ахунова, Земфира Муллагалиева, Закирә Ишкинина, Резида Сабитова, Резеда Мөхәммәтҗанова, Люция Дәүләтьярова, Алисә Шәңгәрәева, Лилия Әхмәтшина, Нәфисә Акчурина, Нәфисә Нәбиева һәм башкалар. Сәфәрне “Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту җәмгыяте оештырды. Делегация җитәкчесе — оешманың башкарма комитеты рәисе, республикада татармын дигән һәр кешегә таныш, рәйхан чәчәгедәй нурлы да, сөйкемле дә Халисә ханым Мөхәммәдиева.
Туган илгә мәхәббәтнең тамырлары тирәндә!
28 маяУфаның Ленин мәйданында зур бәйрәм үтте
Русия! Нинди киң һәм гүзәл син! Илаһи табигать хозурлыгы, халыклар дуслыгы, балачак шатлыгы, мәңгелек сөю, туган илгә, халкыңа мәхәббәт — Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре кысаларында узган зур концерттагы кичерешләр һәм тәэссоратлар, бәлки, бу төшенчәләргә һәм кичерешләргә генә дә сыеп бетмидер.
“Йолдызлы академия” укучыларын көтә!
28 мая1 майда яшь башкаручыларга ярдәм итү йөзеннән “Йолдызлы академия” музыка-хореография проекты старт алды. Аны оештыручылар — “Арт плюс” продюсер үзәге белән Башкортстанның Мәдәният министрлыгы.
Республиканың якты йолдызлары
27 мая“Башкортстан өмете” республика форумы кысаларында Бөтенрусия, төбәкара, республика олимпиадаларында быелгы җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы тәбрикләү Мәгарифне үстерү институтында оештырылды.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”