Җәмгыять

Сабан туе - хезмәт туе!

10 июня

Республика җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәми­тов Туймазы районының Җегетәк авылы янында үткән Сабантуйда катнашты. Ул берничә хуҗалык тирмәсе белән танышты, ат чабышы ярышларын карады, көрәш мәйданында булды, шулай ук, бәйрәмне ачу тантанасында чыгыш ясады. — Сабантуй — халык бәйрәме, тарихи традиция буларак, ул кешеләргә бик кирәк. Бу гореф-гадәт безне ях­шылыкка өйрәтә. Эшли һәм ял итә белергә кирәк. Туймазы районы һәм шәһәре — ныклы административ берәмлек һәм муниципаль район. Биредә эш сөючән халык яши. Алар авыл хуҗалыгында, машина төзүдә, мәдәнияттә, төзелештә барысын да эшли белә. Районның уңышлары күп. Бүген без монда яшәүче барлык халыкның да хезмәтен билгелибез. Сәнәгать җитештерүе индексы буенча туймазылылар республикада лидерлар сафында — узган ел күләменә карата 115 процент. Бу — яхшы күрсәткеч, чөнки республика 101 процент белән бара. Сез — хезмәт сөюче, ныклы һәм көчле халык. Республика, шулай ук, алга барышын туктатмый: бүген без сәнәгать үсеше, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча лидерлар рәтендә. Һичшиксез, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, алар бихисап. Кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга кирәк. Безне авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү, хезмәт хакын арттыру, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту мәсьәләләре борчый.

Космонавтларны да дәвалаган ул

10 июня

Шундый кешеләр бар, алар яраткан эшеннән, дусларыннан, хезмәттәшләреннән башка яши алмый. Аларның бөтен нәрсәдә дә эше бар. Бүген мондый сыйфатларга ия булу бик мөһим, чөнки капма-каршылыклы җәмгыятьтә шәфкатьлелеккә, бер-береңне хөрмәт итү кебек гамәлләргә үтә дә кытлык сизелә. Моңа еш кына әдәпсезлек, тәкәбберлек, бер-береңә юл куймау комачаулый. Бу хәл кискенләшкән саен күңелгә җылы өргән, яшәүгә өмет биргән, яхшылыкка өндәгән кешеләрне ешрак искә аласың. Шамил Зарипов — шундый кешеләрнең берсе. Аның белән таныш булуыбызга утыз елдан артык вакыт үтеп киткән.

Матурлыкка, сәнгатькә хезмәттә

10 июня

Сайлаган һөнәрләренә намус белән хезмәт итеп, алар, гадәттә, үзләре башкалар өчен бәйрәм оештырды. Ә бүген кичәнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Аларны мәдәният бүлеге начальнигы Риф Вәлиев, Ветераннар советы рәисе Инсаф Мифтахов котлады, алар хөрмәтенә үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Урта Әләзән - Аллаһының бәрәкәте иңгән авыл

07 июня

Аннан чыккан бик күп имамнар Русия төбәкләрендә милләтебезгә һәм Ислам диненә хезмәт итә

23 майда Русия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Сура төбәгенә рәсми сәфәре кысаларында Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев белән очрашты, Пенза шәһәренең Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәрде. Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин, аның беренче урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов, Саратов мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Ульяновск, Мәскәү, Киров, Түбән Новгород, Иваново өлкәләре, Мордовия һәм Пермь крае мөфтиятләре җитәкчеләре кергән Русия мөфтиләр шурасының рәсми делегациясе Городище районы үзәгендә, аннары Европадагы иң зур авыл — Урта Әләзәндә булды.

Тәртип беренче урында!

05 июня

Уфада Бөтенрусия хокук сакчылары киңәшмәсе үтә

Кичә Уфада республикалар буенча Эчке эшләр министрлыклары, Русиянең башка төбәкләре буенча министрлыкның Баш идарәләре җитәкчеләренең җәмәгатьчелек тәртибен саклау өчен җаваплы урынбасарлары катнашлыгында Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе эшен башлады. Тәҗрибә уртаклашу, мөһим проблемалар буенча фикер алышу һәм хокук бозуны кисәтүнең алдынгы ысуллары белән танышу өчен Башкортстан башкаласына илнең 84 төбәге вәкиле килде. Әлеге чараны үткәрергә вакыт җиткәнлеге көн кебек ачык. Күрше илдәге, гомумән, дөньядагы кискен хәлләр барлык хокук саклау орган­нарының төгәл һәм нәтиҗәле эшен таләп итә, террорчылыкка, дини экстремизмга, коррупциягә каршы торуны көчәйтү бурычын куя. Бу сүзләр республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкару­чы Рөстәм Хәмитов­ның чыгышында да яңгырады. — Илдәге криминаль хәл катлаулы булып кала. Дәүләт власте органнары белән хокук саклау структуралары бергә, бердәм эш иткәндә генә ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Икъ­тисади үсеш белән социаль иминлек хокук саклау органнары бурычларын төгәл үтәгәндә генә була ала. Безнең максат —илнең уңышлы үсешен тәэмин итү, икътисади тотрыклылыкны һәм халык­ның тормыш сыйфатын күтәрү, — диде Рөстәм Хәмитов. Ул җыелучыларны республикадагы социаль-икътисади хәл белән таныштырды. Башкортстан барлык күрсәт­кечләр буенча Русиянең ун ныклы төбәге исәбенә керә. Тулай төбәк продукты 1 триллион сумнан артыграк тәшкил иткән. Быел аны тагын 250 миллиард сумга күтәрү бурычы тора.

“Бәхетле билет”ны кемнәр отар?

05 июня

Уфа шәһәре хакимиятендә сабыйларны уллыкка алу проблемаларына, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, шулай ук сәламәтлеге чикле балаларга уфалылар һәм республика халкының игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән “Бәхетле билет” фотопроекты буенча матбугат конференциясе һәм фотокүргәзмәнең презентациясе үтте.

“Әни” сүзе һәйкәлләргә тора, “Әни” сүзе үзе бер дога!

04 июня

Язманың үземнең шигырьдән юллар белән башланып китүе очраклы түгел. Кичә Хөкүмәт йортында күпбалалы аналарны “Ана даны” медале белән бүләкләүнең чираттагы тантанасы булып узды. Тантанага чакырылган гүзәл затларыбызның һәркайсы бу югары исемне лаек йөртә.

Тукаебыз и сөенер иде!

04 июня

Кыргыз-Миякә авылының 1нче мәктәбендә, Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышлап, сәнгатьле уку буенча “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дигән район конкурсы узды. Тукай кичәсе Миякә районы татарлары оешмасы үзәкләштерелгән район китапханәсенең балалар бүлеге, район мәгариф идарәсе, укытучылар тарафыннан шундый киң күләмдә беренче тапкыр оештырылды. Мәктәпнең актлар залы милли киемдәге кызлар-малайлар, аларның туган телгә сөю уятучы укытучылары белән тулы иде.

Китапханәдә - “Дан минуты”

04 июня

Агыйдел шәһәре модельле балалар китапханәсендә төрле тамашалар, бәйрәмнәр, бәйгеләр әледән-әле оештырыла. Бүген аның эшчәнлек даирәсе күпкырлы. Ул мәгълүмат үзәге генә түгел, мәдәният учагы да. Балалар укудан тыш буш вакытларын файдалы итеп үткәрсен өчен безнең китапханә хезмәткәрләре бөтен тырышлыгын сала.

Кулларына чиккән сөлге тотып, республика буйлап атлый Сабантуй!

03 июня

Узган шимбәдә Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Кырмыскалы, Күгәрчен, Куергазы, Федоровка, Хәйбулла районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үтте. Һәр төбәктә ул хезмәт тантанасына, җыр-моңга, уен-көлкегә күмелеп, чын мәгънәсендә гомум халык бәйрәменә әверелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»