Җәмгыять

Мәскәүдә дә ул үз бәйрәм

24 июня

“Коломенское” музей-тыюлыгында узган гомумшәһәр Сабантуен Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Башкортстан һәм Татарстан республикалары оештырды.

Океан артында - Сабантуй!

24 июня

Сабантуй океан артында — Америкада да узадыр дип уйламыйсыздыр. Ялгышасыз. Быел да АКШның берничә штатында Сабантуй гөрләп узган. Калифорния, Сан-Франциско, Лос-Анджелес, Вашингтон, Нью-Йорк шәһәрләрендә милләттәшләребезне берләштерүче чара үткән. Нью-Йорктагысы хакында Америкада яшәүче Кушнаренко районы егете Илмир Әхмәтҗанов сөйләде.

Алдынгылар дан казанды

21 июня

Кичә республика Президенты Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында элемтә хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, артистлар, урманчылар, журналистлар һәм башка һөнәр ияләре бар иде. Бүләкләрне тапшырыр алдыннан Сергей Молчанов залда утыручыларны республиканың социаль-икътисади хәле белән таныштырып үтте.

Эшкә бирсәң чын күңел...

18 июня

Миякә районының “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчеләреннән республика гәзитендә үрнәк итеп язарлык алдынгы терлекче исемен атауны сорагач, кооператив рәисе, Русия Федерациясенең атказанган агрономы Зөфәр Әһлиуллин да, баш зоотехник, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәфис Муллабаев та бертавыштан Айрат Бәхтегәрәевны телгә алдылар.

Яшьләр дулкын булып күтәрелде

18 июня

12-13 июньдә Туймазыда, район хакимияте башлангычы һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Яшьләр дулкыны” иҗат фестивале узды. Чара районның иң күркәм төбәгендә — Кандракүл буендагы А. Гайдар исемендәге балалар лагеренда оештырылды.

Тарихыбыз бер, киләчәгебез уртак

17 июня

Дүртөйле районында яшәүче марилар һәр халыкның гореф-гадәтенә игътибарлы

Дүртөйле районында һәр милләтнең телен, гореф-гадәтләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Ивач авылындагы марилар да үзенең тирән тарихы белән киң билгеле. Ә андагы халык ансамбле, чын-чыннан, район мәдәниятенең йөзек кашына әверелгән.

“Кәккүк чәе”нә рәхим итегез!

17 июня

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәренә аеруча зур игътибар бирелә. Шунысы куанычлы, мондый бәйрәмнәр авылларда гына түгел, шәһәрләребездә дә еш оештырыла. Бәләбәй шәһәре урамнарында кыңгыраулар тагылган, төрле төстәге тасмалар, сөл-геләр бәйләнгән җигүле ат арбасына утырган гармунчыны, милли киемнәрдәге әбиләрне күрү күпләрне сокландырды. Һәр урамны милли көйләргә, җырларга күмде алар. Атлар артыннан урамдагы бала-чага гына түгел, шактый өлкәннәр дә иярде. Кыңгыраулы ат Мәдәният йорты янәшәсендәге агачлыкка килеп туктады. Ялан уртасында кайнап утырган самавыр, зур казан, милли ашлардан сыгылып торган өстәлләр биредә бәйрәм үтәчәге турында сөйли иде. Бәйрәмнең дә ниндие бит әле — Кәккүк чәе!

Объективта - Башкортстан

14 июня

10 июньдә Уфада “Табигать. Кеше. Мәдәният” дип аталган XXIV халыкара акциягә старт бирелде.

Без бердәм, без бергә!

11 июня

22 ел элек кабул ителгән мөһим документ Русия дәүләтчелеген ныгытуда хәлиткеч роль уйнады

Җәйнең беренче ае бәйрәмнәргә бай. 12 июнь – Русия өчен аеруча әһәмиятле көн, зур бәйрәм! 1992 елдан башлап билгеләп үтелүче, 2002 елга кадәр Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн дип йөртелгән, бүген исә Русия көне илебездәге иң “яшь” бәйрәмнәрнең берсе, дияргә мөмкин. Шулай булуга карамастан, ул халыкның бердәмлеге, Русия Федерациясе Конституциясендә күрсәтелгән азатлык, демократия һәм гаделлек кебек мөһим кыйммәтләр тирәсенә берләшү символына әверелде. Тарихи документка салынган демо­кратик hәм чын мәгънәсендәге федератив Русия төзү идеяләре һәм принциплары илебез тормышына бүген дә уңай йогынты ясый. Башкортстан өчен дә аның әһәмияте гаять зур, чөнки нәкъ Русия җәмгыятен яңарту нигезендә республикада да бу юнәлештә колач эш җәелдерелде. Шушы чорда тарихи язмышларыбызның уртаклыгы, халыкла­рыбызның аерылгысыз бердәмлеге тагын да ныграк чагылды. Башкортстан — Русия Федерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә. 2013 елда Русиядә җитеш­терелгән товар, сәнәгать секторында күрсәтелгән хезмәтләрнең 2,7 проценты Башкортстанга туры килә. “Башкорто­стан­стат” мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч буенча республика илдә җиденче урында.

Күктән йолдыз атылганда...

11 июня

...Кышкы төндә һаваны ярып якты йолдыз атылган. Гашыйклар, бәхетлеләр, күктән могҗиза көтеп, атылган йолдызга теләкләрен юллаган. Стәрлебаш районының кечкенә Әмир авылында дөньяга туачак малайның язмышы да, бәлки, шунда хәл ителгәндер. Әти-әнисе булачак сабыйга үсеп, зур үрләр яулавын теләгән... Һәм үрләр яуланган! Үсә төшкәч, әлбәттә. Айрат Халиков гап-гади гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Бай табигать кочагында иркәләнеп яткан авылда үсеп, моңга тартылмыйча кара син! Гаилә белән җыр-моңны үз иткән Халиковлар. Айрат бәләкәйдән гитара, гармун, баян кебек музыка коралларында уйнарга өйрәнгән. Менә инде ул, 5 яшьлек “зур егет”, сәхнәдә чирканчык ала. Әмир авылы мәдәният йорты бригадасы составында районның мәдәни чараларында катнаша, үзешчән сәнгать конкурслары лауреаты һәм дипломанты була. ...1978 ел. Республика музыкаль тәрбия бирү интернат-мәктәбендә белем алу теләге белән янып, Айрат беренче тапкыр Уфага аяк баса. Уку аңа җиңел бирелә. Һәм менә инде б


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»