Җәмгыять

Язмышым син, Яңавыл!

01 июля

“Хыяллар тормышка ашучы шәһәр” дип аталган бәйрәм төрле чараларга бай булды. Ул үзәк мәйданда спорт ярышлары белән башланды. Гер, штанга күтәрү, армреслинг, шашка, баскетбол һәм башка төрле уеннарда катнашучылар ихлас көч сынашты, көярмәннәр алардан да ныграк янып-пеште.

Һәр мөрәҗәгать - игътибар үзәгендә

28 июня

Соңгы елларда республика Хөкүмәте әгъзалары, халык көнкүреше өчен җаваплы министрлыклар вәкилләре, районнарга чыгып, урындагы хәлләрне өйрәнүне, кирәк булганда, ашыгыч чаралар күрүне гадәткә кертте.

Картлык шатлык кына китерсен!

28 июня

Республикада бу максатта бик күп эшләр башкарыла

Нефтекамада Башкортстан һәм Свердловск өлкәсе ветераннар оешмаларының күчмә семинары үтте. Ике төбәкнең ветераннары белән очрашуда республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтов, шулай ук Краснокама, Яңавыл районнары вәкилләре, ветераннар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

Балтачта батырлар хөрмәттә!

28 июня

Балтач районы үзәгендә Әфганстанда һәм Чечен Республикасында башларын салган райондашлары истәлегенә һәйкәл ачылды. Балтачлылар шушы канлы бәрелешләрдә ятып калган унбиш райондашларының якты истәлеген кадерләп саклый. Мәктәпләрдә пионер дружиналары аларның исемен йөртә, төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Быел “Яшь гвардиячеләр” төркеме һәм “Якташлар” берләшмәсе Иске Балтачта һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыкты. Бу тәкъдимне район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, барлык балтачлылар хуплады һәм тиз арада һәйкәлнең урыны билгеләнеп, макеты эшләнде, акча җыелып, эш башланды.

Алар төзи зурны, яңаны!

26 июня

Нефтекама шәһәрендә үткән бәйгедә республика төзелеш комплексындагы иң яхшы ташчы ачыкланды

Башкортстан сафка кергән йортлар һәм социаль объектлар күләме буенча илдә лаеклы урын тота. Ел саен меңнәрчә кешенең өй туйлары үткәрүдә ташчыларның да өлеше зур. Соңгы елларда республикада ташчылар, штукатурлар, плитә салучылар, буяучылар бәйгеләре үткәрү юкка гына түгел, алар гади эшчеләрнең абруен, төзелеш сыйфатын, хезмәт хәвефсезлеген күтәрүгә юнәлтелгән. Нефтекама шәһәрендә “Башкортстан төзелеш комплексының иң яхшы ташчысы” бәйгесе узды. Аны оештыручылар — Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты, Төзүчеләр берлеге, Русия төзүчеләр профсоюзының Башкортстан оешмасы. Беренче карашка, катлы-катлы йортлар күтәрүгә әллә нәрсә кирәкми дә кебек — кельма, цемент, кирпеч булса, шул җитә. Әмма йөгерек куллар, теләк һәм искиткеч түземлелек, физик чыдамлык булмаса, бер төзелеш тә алга бармаячак. Ә болары инде ташчыларга бәйле. Үзегез уйлап карагыз, бер ташчы көненә бер ярым кубометр эш башкарса да, көненә аның кулыннан алты йөздән артык кирпеч үтә, атнасына — өч мең, аена унике мең кирпеч дигән сүз! Бер кирпечнең авырлыгы 3,3 килограммнан 4 килограммга кадәр, силикат кирпеч исә 5 кило­граммга кадәр булганын исәпкә алсаң, эш­ләренең никадәр авыр икәнлеге аңлашыла. Еш кына сал­кын­нарда, җәйге челләдә, кайвакыт яңгыр астында эшләү дә сәламәт­леккә файдага түгел. Шуңа да төзелеш эшендә үз һөнәренә чыннан би­релгәннәр генә кала. Үз эшенең осталары җы­елган иде Нефтекамада үткән бәйгегә. Биредә Туймазы, Октябрьский, Сибай, Салават, Уфа, Бөре, Бәләбәй шәһәр­ләреннән килгән ташчылар көч сынашты. Моңарчы ташчылар бәйгесе ел саен Уфада үткән, ә быел ул беренче тапкыр башкаладан читтә уздырылды.

Ел саен ике шәһәр халкы юк була

26 июня

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 200 миллионнан артык наркоман исәпләнә. Русиядә даими рәвештә яисә вакыты-вакыты белән 8 миллион кеше наркотик куллана, алар уртача алганда 14-20 яшьтә. Наркомания таралу проблемасы үлем күрсәткечендә, туучылар саны кимүдә һәм гомер озынлыгында чагыла. Русиядә наркотиклар дозасын арттырудан ел саен 70 мең кеше үлә, бу зур булмаган ике шәһәр халкы дигән сүз. Илдә еллык наркотиклар әйләнеше 10-15 миллиард доллар тәшкил итә.

Башкаланың төньяк өлешенә игътибар арта

26 июня

Уфа шәһәре хакимиятендә Калинин һәм Орджоникидзе районнарының социаль-икътисади үсешенә бәйле матбугат конференциясе үтте. Журналистларның сорауларына шушы районнар хакимияте башлыклары Григорий Букреев һәм Марат Галиуллин җавап бирде.

Яшьләр яшьләрне яхшырак ишетә

26 июня

Волонтерлар наркоманиягә каршы аяусыз көрәш башларга җыена

Май ахырында Уфада волонтерларның наркотикларга каршы форумы узды. Анда Русиянең 24 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Мәскәү, Түбән Новгород, Ырынбур, Екатеринбург, Казан, Омск, Пенза, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән килгән җитмештән артык кеше яшьләр сәясәте өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, наркоконтроль учреждениеләре эшендәге проблемаларны күтәрде, волонтерлар үсеше турында сүз алып барды. Форумда катнашучы һәр кешегә шушы юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирелде.

“Тырышлар гына максатына ирешә”

25 июня

Дистә еллар дәвамында уңышлы эшләгән “Прогресс +” предприятиесенең девизы шундый

Дүртөйле шәһәренең “Прогресс+” оешмасы үткән гасырның 80нче елларында оештырылган. Бу предприятие кайчандыр төзелеш өчен шлакоблоклар җитештерсә, бүген инде аның шәһәрдә берничә кибете, тимер цехы бар. — Предприятие, башлыча, төзелеш һәм бизәкләү эшләнмәләре җитештерә. Тимер коймалар, ишекләр, капкалар, теплицалар, ял урыннары ясыйбыз. Дүртөйледән тыш, башка шәһәр-районнар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Озак еллар буе бездә җитештерелгән товарны гына сатып алучыларыбыз да күп, — ди “Прогресс+” оешмасының директоры Виктор Зинин.

Акча эшлисең киләме?

25 июня

Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” студентлар отряды яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ача

Җәйге чорда студентларның мәшгульлеген тәэмин итү — көнүзәк мәсьәлә. Аңлашыла ки, ял вакытын күңелле һәм фәһемле уздыручылар тайгак юлга да басмый, яңа уку елында өс-башын яңартырлык акча да эшли. Бу максатка ничек ирешергә? Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә, үзаллы эш эзләргә мөмкин. Шулай да, җәйге чорны фәһемле үткәрүнең иң җайлы юлы — студентлар отрядына керү. Бу фикерне “Колос” отрядының эшчәнлеге дәлилли. Отрядка ел саен ике меңгә якын студент җәлеп ителә. Яшьләр республиканың, илнең төрле төбәк-ләрендә, чит илләрдә практика үтә. Нәтиҗәдә, алар, тәҗрибә туплаудан, яңа һөнәрләр үзләштерүдән тыш, ярыйсы гына акча да эшли. Өстәвенә, сәяхәт итә, яңа дуслар таба. Ял вакытында тир һәм көч түгеп эшләп тапкан акчага җиңел машина алучылар да бар. Быел җәй “Колос”ка ничә студент җәлеп ителәчәк? Алар нинди яңа һөнәрләр үзләштерә? Шушы сораулар белән отряд командиры Азат Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать иттек.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»