Җәмгыять

Тырыш хезмәт - мул тормыш

10 июля

Фермер ныклы хуҗалык оештырган, тату гаилә корган

Рәис Собхангулов — Мәләвез районының Котыш авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном булып эшли башлаган ир-егет колхоз таралганнан соң үз эшен булдыра: 2006 елда Котышта терлекчелек һәм үсемлекчелеккә йөз тоткан хуҗалык оештыра. Бүген анда йөзгә якын сыер малы һәм кырыклап ат асрала. Итне Мәләвез кулланучылар җәмгыятенә тапшыралар, продукция, нигездә, мәктәп ашханәләренә озатыла. Шәһәр халкы да “Собхангулов” кече предприятиесе җитештергән ат һәм сыер итен теләп сатып ала.

Мал азыгы мул булыр

10 июля

Борай районы хуҗалыкларында мал азыгы культуралары 21 мең гектарга якын мәйданны били. Шуның 15 меңендә күпьеллык үләннәр үсә, калганына кукуруз, судан үләне һәм берьеллык үләннәр катнашмасы чәчелгән. Әлеге вакытта, нигездә, сенаж салу бара. Борайлылар аны кыска гына вакыт эчендә 15 мең тоннадан артык, ягъни гомум күләмнең 30 процентын әзерләп өлгерделәр дә инде. Сенаж салу тизлеге көннән-көн арта бара, соңгы көннәрдә тәүлеклек үсеш 3-4 процентка җитте. Басуларда 30дан артык чапкыч, 11 силос комбайны эшли. Район буенча 500 тонна печән әзерләнде.

Хокук сагында тордык, үткәннәрне сагындык

09 июля

Авыргазы районы үзәгендә СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен 1986 елда тәмамлаган сабакташлар җыелды

Без бу чараны моннан өч ел элек оештырырга тырышып караган идек. Әмма күп сәбәпләр аркасында ниятебезне тормышка ашыра алмадык. Күпләребез хокук саклау органнарындагы эшен дәвам итә иде әле. Ә безнең хезмәт төрле ял чараларына, очрашуларга, кунакларга йөрү мөмкинлеген чикли. Мин ул чакларда Авыргазыда мировой судья булып эшли идем. Быел, ниһаять, табиблар киңәшен тотып, судья статусым сакланган хәлдә, үз теләгем белән отставкага чыктым. Вакыт иркенәйде, тик торып өйрә­нелмәгән. Кырмыскалыда яшәүче дустым һәм академия буенча сабакташым Рәҗәп Галиев белән киңәшләшеп, очрашуны оештыру мәшәкать­ләрен үз өстемә алдым. Түгәрәк датаны, ягъни 30 ел узганын көтмәскә булдык.

“Тәсбих әйтәсеңдер кебек һаман иминлекләр теләп илеңә”

08 июля

Салават Юлаевның туган төбәгендә “Салават җыены” республика фольклор бәйрәме үтте

Узган шимбәдә башкорт халкының тарихына һәм гореф-гадәтләренә битараф булмаучылар Салават районына зур тантанага җыелды. “Салават җыены” быел унынчы тапкыр узды һәм милли батыр Салават Юлаевның 260 еллыгына багышланды. Бәйрәмдә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов һәм республиканың шәһәр һәм район хакимияте башлыклары катнашты. Аркаул авылында Рөстәм Хәмитов мәдәният йорты һәм анда урнашкан модельле китапханә эше белән танышты. Республика җитәкчесе урын­дагы мәдәният хезмәткәрләре белән аралашты. Бүгенге көндә китапханә фондында 16 мең китап урын алган. Электрон басмалар да бар. Рөстәм Хәмитов Аркаул мәдәният йортында туган якны өйрәнү, СССРның һәм РСФСРның атказанган тренеры Харис Йосыпов музеен карады. Республика җитәкчесе Салават Юлаевның туган авылы Әлкәдә урта мәктәптә булды. Ун ел элек анда Салават Юлаевның балалык елларына багышланган музей ачылган. Әлеге мәктәп республикада заманча уку-укыту техноло­гияләрен сынап карау буенча киң билгеле. Смарт-мәктәптә бер укытучыга — бер һәм биш укучыга бер компьютер туры килә. Математика кабинетында республика башлыгына электрон такта күрсәтелде. Укытучылар фикеренчә, электрон белем бирү укыту сис­темасының сыйфатын күтәрә. “Салават җыены” бөтен республикадан кунаклар кабул итте. Һәр муниципалитет үз тирмәсен корган, аларда районнарның үзенчәлеге чагыла. Республика җитәкчесе Лагыр, Лаклы авыл Советлары тирмәләре белән кызыксынды. Бишбүләк районы ихатасында ул һәвәскәр тимерче Олег Андреев белән дага ясады. Иҗат җимеше Рөстәм Зәки улының үзенә калды, тирмә хуҗасы аны тимерче сер­тификаты белән дә бүләкләде.

Рәхмәт, газиз авылдашлар!

08 июля

Урап кайткан яз, тургайлы яз. Изге, бәрәкәтле җир­кәебезгә уңганнар иген чәчте. Кеше йөрәгенә охшаган орлыкларыбыз йомшак туфрак белән очрашты — Аллага шөкер!

Эшкә теләк булса, беләк чыдар

07 июля

Яшь эшкуар Флорид Сибәгатуллин эшендә дә, көрәш бәйгеләрендә дә – якташларының горурлыгы

Башкортстан дәүләт аграр университетының энергетика факультетында укыганда, икътисад фәненнән икмәкнең үзкыйммәтен исәпләү буенча мәсьәлә эләгә. Төгәл фәннәрне су кебек эчкән Флорид Сибәгатуллин аны дөрес итеп чишә һәм шушы юнәлештә шәхси эш ачу отышлы булырмы дигән уй кереп кала күңеленә. Уңай һәм кире якларын кат-кат үлчәгәннән соң, файдасын күреп була, дигән нәтиҗәгә килә ул. Чит илләрдәге, республикадагы кече бизнес барышы белән танышып, уку дәверендә үткән практикадан тупланган тәҗрибәгә таянып, туып-үскән Ярмәкәй районының Иске Шаһ авылында икмәк пешерү эшен башлап җибәрергә дигән максат куя.

“Минем адресым: Уфа губернасы. Аксен станциясе...”

05 июля

Халыкта 40 яшькә карата шикчел караш юктан барлыкка килмәгәндер, күрәсең. Урыс әдәбияты классигы Антон Чехов та үзенең 40 яшен күптән килгән чиренең ныклап көчәюе белән каршылый. Ницца кебек киң билгеле чит ил шифаханәләренең дә файдасы тимәгәч, күңеле бер эшкә дә бармаган язучыга дуслары Башкортстанга барып кымыз белән дәваланып карарга киңәш итә.

Чичиковларның өч буыны

05 июля

яисә үлемсез герой турында

Павел Иванович Чичиков 171 ел элек туган һәм шундук бөтен Русиягә танылу алган. Аны уйлап табучы үз героен болай дип тасвирлый: “Аны хуҗа-сатып алучы дип әйтсәк гаделрәк булыр. Барысына да сату-алу гаепле: начар гамәлләр шуның аркасында кылына”. “Үле җаннар” поэмасы геройлары Манилов, Ноздрев, Коробочка, Плюшкин, Собакевич барлыкка килә. Аларны Николай Васильевич Гоголь иҗат итә. Язучы үзе әйтүенчә, аларның замандашлары фани дөньядан киткән. Ә Гоголь геройлары кая булды икән? Бәлки алар бүген безнең арададыр?

Дин һәм моң шәфәгате

05 июля

Казан шәһәреннән бүләк китап алдым. Тукай әйтмешли, менә аның изге сәхифәләрен актарам. Беренче биткә язылган сүзләрен укып шатланам: “Халкыбызның олпат мәгърифәт каһарманы Суфиян ага Поварисовка онытылмас китапларыгызны укып рухланган Дамир Әминнән. 2014 ел, Шәһри Казаннан рәхмәтләр белән”, — диелгән анда. Әнвәр Хәйринең “Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе” исемле китабы булып чыкты ул. Әнвәр Хәйрине яхшы беләм. Танылган әдип, исламият белгече, тәрҗемәче, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, аң гыйззәтлелеге, акыл тәгълиматы, фикер хиссияте иясе Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин, әйтелгәннәрдән тыш, янә күп төрле бүләкләр белән данлана.

Җиңү шатлыгы

03 июля

Стәрлетамак районының Талач урта мәктәбенә күптән көтелгән бүләк килеп төште. Февральдә Бишбүләк районының Ает мәктәбендә Фатыйх Кәримнең 105 еллыгына багышланган төбәк конкурсы үткән иде. Талач урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Илдар Хөснетдинов, “Онытылмас шәхес” дигән гыйльми-тикшеренү эшен башкарып, әлеге конкурста беренче урынны яулады. Өч айга соңлап килсә дә, җиңүче дипломы Илдарны да, аның фәнни җитәкчесе, мәктәп директоры, татар теле укытучысы Зилә Рәхмәтуллинаны да бик куандырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»