Җәмгыять

Монда ашлык кадерен беләләр

13 августа

Благовар районында бөртекле һәм кузаклы культураларны 50 мең гектар тирәсе мәйданда җыеп аласы бар. Явым-төшем аркасында хуҗалыкларда басу эшләре кызып китә алмый, мәсәлән, бөртеклеләр 5 мең гектарда гына җыеп алынган. Һәр гектардан уңыш 16,5 центнер тәшкил итә.

“Рузилә, сыйфатлырак! Алина, җитезрәк!

13 августа

Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, аларны халык арасында пропагандалау максатында Башкортстанда күпкырлы эш башкарыла. Үткән елда старт алган “Чиновник һөнәрен үзгәртә” акциясе дә колачлырак оештырыла. Шул ук вакытта, эшче һөнәр ияләре арасында осталык бәйгеләре оештыру да күркәм традициягә әверелде. Республиканың иң яхшы ташчылары һәм штукатурчылары ачыкланган иде.

Лагерьда хәвефсезлек дәресе

12 августа

Уфа районының “Росинка” балалар спорт-сәламәтләндерү лагеренда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәнү буенча практик күнекмәләр үтте. Аны Уфа шәһәренең муниципаль янгын сагы идарә-сенең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый бәйләнешләр үзәге хезмәткәрләре оештырды.

Русиядә балалар цензурасы кирәкме?

06 августа

Һәр иҗтимагый корылышта басма материалларга һәрвакыт контроль системасы булган. Әлеге вакытта да дөньяның цивилизацияле илләрендә цензура яшәп килүе беркемгә дә сер түгел. Мәсәлән, Англиядә — 5 төр цензура, Франциядә — 3, Америкада 2 төр цензура Президентның ныклы контроле астында.

Иңнәренә ил таяна

02 августа

Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Ашыгыч ярдәм үзе ярдәмгә мохтаҗ

24 июля

Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм республиканың Контроль-исәп палатасына Уфа шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерергә кушты. Бюджеттан бүленгән акчаларның максатлы файдаланылуы, гади хезмәткәрләр белән предприятие җитәкчелеге арасында хезмәт хакы түләү фондын дөрес бүлүнең нигезле, законлы һәм гадел булуы тикшерүчеләрнең аерым игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре халыкка игълан ителәчәк.

Һөҗүм — 5 сәгать 30 минутта!

15 июля

Ил предприятиесе активын офшорга чыгарырга кем комачаулый? 5 июнь таңында Уфада булган әлеге хәлне киң җәмәгатьчелек ничектер “сизмичәрәк” калды. Белгән очракта да, бәлки, күпләр ышанмас иде. Җитештерү куәтләре 100 процент эшләсә, еллык уртача саф табыш 1,4 миллиард сумнан арта.

“Мөстәкыйль рәвештә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге ачылачак”

12 июля

Төгәл егерме ел элек, 1994 елда ил Президенты указы белән Русия почтасы көне расланган иде. Шушы вакыттан алып почта хезмәткәрләре июльнең икенче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмен билгели. Шулай ук, Федераль почта элемтәсенең Башкортстан идарәсенең “Русия почтасы” предприятиесе составына керүенә ун ел тулды. Шушы уңайдан тармактагы үсеш-үзгәрешләр, кайбер мәсьәләләр турында “Русия почтасы” предприятиесе филиалы — Федераль почта элемтәсенең Башкортстан идарәсе директоры Ирек Галимов белән әңгәмәләшәбез.

“Яшәгән җиребезнең чисталыгы өчен һәммәбез җаваплы”

12 июля

“Экотех-Мәләвез” предприятиесе җитәкчесе Тимур Әхмәтшин шундый фикердә

Бүгенге көнне республикада каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү базары тиешенчә үсеш алмаган. Берничә районда гына чүп-чарны аеру һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче эшкуарлар эшли. Шуларның берсе —Мәләвез районындагы “Экотех-Мәләвез” чүп-чар эшкәртү комплексының яшь, өметле җитәкчесе Тимур Әхмәтшин. Ул шушы шәһәрдә туып-үскән, Ырынбур аграр университетын тәмамлаган. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге экология белән бәйле.

Туганнарың кайда, полковник Соколов?

10 июля

Ел башыннан Башкортстан Республикасының эзләнүчеләр отрядлары илнең Бөек Ватан сугышы үткән төбәкләренә нәтиҗәле дүрт экспедиция оештырган. Мөкатдәс эш белән шөгыльләнүче якташларыбыз бу сәфәрләрдән нинди табышлар белән кайткан? Аларны нинди мәсьәләләр борчый? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Журналистлар белән очрашуда Башкортстан Республикасының эзләнүчеләр отрядлары фонды Советы рәисе Илдар Бикбаев, “Русиянең эзләнүчеләр хәрәкәте” Бөтенрусия оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Волков һәм эзләнүче отрядлар командирлары катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»