Җәмгыять

Имән чикләвеге җыеп калыгыз!

20 октября

Кыргыз-Миякәгә барырга чыккач, туры юл сайлап, урманнар аша киткән идем. Әлшәй районының Югары Әврез авылыннан ерак түгел бер акланда ике абзыйның карт имән төбендә чокчынуына игътибар иттем. “Гөмбә җыючылар, ахрысы” дигән уй йөгереп үтте. Тик, игътибарлырак карагач, аларның капчыкларын күреп калдым. Болар капчыкларын бик авырлык белән күтәрә. Бу ни хәл? Шушы уйлар белән “гөмбәчеләр” янына туктап китәргә булдым. Баксаң, бер дә гөмбә җыючы урыслар түгел, үзебезнең татар абзыйлары икән. Берсе хәтта яхшы танышым, урындагы халык күптән инде “Будулай” дип йөртүче Рамил абзый Хаҗигалиев булып чыкты.

Су — яшәү чыганагы
яки икътисади максатчанлык һәм хәвефсезлек

20 октября

Быелгы аяусыз корылык байтак халык мәкален һәм әйтемен искә төшерергә, аларның мәгънәсенә төшенергә мәҗбүр итте. Су белән бәйлеләре дә, битарафлыгыбызны ачып салганнары да борын-борыннан халык сынамышларыннан телебезгә кереп калган. “Сусыз — дөнья сансыз”, “Тауга менгәч — тамак кибә” һ.б. Урысларның: “Пока гром не грянет — мужик не перекрестится”, дигән әйтеме дә гыйбрәтле. Моңа кадәр эчәр суыбыз сафлыгы хакында да күп сөйләп бармый идек, быел, сугару һәм янгын сүндерү өчен дә чыганакларның ифрат сай булуы ачыкланды. Совет чорын никадәр сүксәк тә, ул елларда төзелгән корылмалар (сугару җайланмалары, буалар һ.б.) җимерелә башлагач кына аларның әһәмиятен аңлый башладык булса кирәк.

Глобаль җылыну соңгы елларда күпләрне борчыган проблемага әверелде

18 октября

Табигатьнең мондый кискен үзгәреше турында сәясәтчеләр, журналистлар, экологлар сүз куерта. Җылыну үзен шактый сиздерә дә. АКШтагы җимергеч гарасатлар, Европадагы коточкыч су басулар, Русия уртасындагы җылы кышлар кебек табигатьтәге тайпылышлар — һава торышы үзгәрүенең күңелсез нәтиҗәләре. XIX гасыр урталарыннан башлап үткәрелгән тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы йөз елда планетада уртача температура — 0,7, Русия буенча исә 1,29 градуска күтәрелгән. Беренче карашка, бу сан кечкенә кебек, ләкин ул да климаттагы зур үзгәрешләргә сәбәпче булган. Климат үзгәрүгә күзәтчелек итүче халыкара экспертлар төркеме раславынча, бу — антропоген факторның чагылышы, ягъни җирдәге цивилизация сәнәгате атмосферага газлар чыгаруны арттырган, ә бу, үз чиратында, парник эффекты тудырган.

Кемгә — майлы калҗа, кемгә — әче туфрак, тозлы су

16 октября

Соңгы чорда республиканың бигрәк тә төньяк, төньяк- көнбатыш районнарында туфракның селтеләнүе, әчеләнүе, җир асты һәм өсте суларының тозлануы мәсьәләсе зур борчылу уята. Билгеле ки, Арлан нефть чыганагы урнашкан бу төбәк инде ярты гасырдан артык ил казнасына кара алтын бирә. Нефть чыганакларын разведкалау, бораулау, эшкәртүнең әйләнә-тирәгә кире йогынты ясавы беркемгә дә сер түгел. Бу — җир өслегенең ергалануы, туфраккка геохимик тәэсир дигән сүз. Нефть белән пычранган вакытта, беренче чиратта, туфракның морфологик үзлекләре бозыла. Скважиналарда аварияләр вакытында нефть түгелү, бораулаганда махсус эремәнең җиргә агуы, катлам басымын саклар өчен җир астына кудыртылган технологик сыекчаның җир өслегенә чыгуы — болар барысы да туфракны боза, аңа зыянлы матдәләр сеңдерә, селтеләндерә һәм әчеәтә. Нәтиҗәдә, сөренте җирләр яраксызга әйләнә, уңдырышлылык кими, җир астындагы һәм өслегендәге сулар зур зыян күрә.

Егетләребез өчен көрәшергә кирәк

14 октября

Башкортстан Хәрби комиссариатында узган матбугат конференциясендә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакыру һәм җыю бүлеге башлыгы Гурий Поляков авызыннан яңгыраган әлеге чакыруны төрлечә аңларга мөмкин. Билгеле ки, иртәгә көзге чакырылышның беренче “карлыгачлары” республиканың Җыелу пунктына киләчәк һәм хәрби частьларга озатылачак. Гурий Алексеевич әйтүенчә, бу көздә республикадан 12 360 егет хәрби хезмәткә чакыру алган. Егетләрне бу кадәр күпләп озату соңгы 16-17 елда булмаган икән. Ни өчен шулай күп? Чөнки контракт буенча хезмәт итү ниндидер сәбәпләр аркасында туктатылып тора. Контрактчыларның урынын тутыру өчен Идел буе-Урал хәрби округы штабы безнең республика өчен дә заданиене арттырган.

Җир шарын эшче куллар әйләндерә

29 сентября

Соңгы вакытта һөнәри белем бирүгә, ниһаять, җәмгыятебездә зур әһәмият бирелә башлады. Моңа, бер яклап, юристлар, икътисадчылар һәм тагын берничә һөнәр буенча кирәгеннән артык белгечләр әзерләнүе, шулар исәбенә яшь эшсезләр артуы сәбәпче булса, икенче яклап, завод-фабрикаларда, матди кыйммәтләр җитештерүче предприятиеләрдә эшче кадрларга килеп туган кытлык мәсьәләсе җитәкчеләребезне борчуга салды. Искә алган булсагыз, ил һәм республика җитәкчелеге дә соңгы айларда югары уку йортларында булуга караганда һөнәри белем бирүче училищеларда, лицей һәм колледжларда ешрак булды, аларның директорлары, укытучылары белән проблемаларны уртага салып сөйләште, укучыларның уку һәм тулай торакларда яшәү шартлары белән танышты. Ил җитәкчелегеннән Д. Медведев белән В. Путин берничә училищеда булса, республика Президенты Рөстәм Хәмитов та кыска гына вакыт эчендә лицей-колледжларда булып, республика икътисады өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсенең кискенлеген һәм мөһимлеген аерып билгеләде.

Акылның үлчәве — сүздә

29 сентября

Башкортстан Журналистлар берлегенең чираттан тыш съезды үтә. Иҗтимагый кәефкә, халыкның аңына Сүзнең йогынтысы көчле. Адәм баласы, гомер сәфәрендә кайчак чыдар әмәле калмаса, саф су белән мәңгелек хакыйкать уртлау өчен бәллүр чишмә кебек акыл чыганагына табына. “Намус һәр эштә хакыйкатьне саклауны, үз бурычыңны, вәгъдәләрне катгый үтәүне таләп итә. Намус — үз тәртибеңдә турыга атлау ул, күзгә туры карау, ихлас кул кысышу ул, эчкерсезлек ул”. Бөек замандашыбыз Дмитрий Лихачевның югары шигърияткә тиң шушы сүзләре һичнинди яңалык та ачмый кебек. Әмма алар билгеле хакыйкатьнең турылыгы белән күңелне җәлеп итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»