Җәмгыять

Бәхет кошы кунса кулларга

02 ноября

— Республика көне безнең гаилә өчен икеләтә бәйрәм дисәң, һич арттыру булмас, — дип елмая Дүртөйле районы Суккул авылында гомер итүче Рәгыйнә һәм Азат Мәрдәмшиннар. — Безнең дә язмышларыбызны бергә бәйләргә карар итеп, гаилә учагы тергезеп җибәрүебезгә ике дистә ел үтеп тә киткән! Республика бәйрәме белән безнең гаилә бәйрәмнәре дә бер вакытка туры килде. Мәрдәмшиннар өчен 2010 ел чын-чыннан истәлекле, шатлыклы. Нәкъ менә быел алар өй туе бәйрәм иткәннәр. Болын чаклы кирпеч йорт салып кергәннәр. — Йортыбыз шундый якты, җылы, матур, — дип сөенә Азат белән Рәгыйнәнең төпчекләре Булат. — Монда үземнең бүлмәм дә иркен. Өебез шәһәр фатирына алыштыргысыз: бөтен уңайлыклары бар. Кранын ачсаң салкын, җылы суы агып тора. Душ коену бүлмәсе җиһазладык хәтта.

Вак мәсьәлә

02 ноября

Газ счетчигы куйдыруның сынау-газапка әверелгән очраклары турындагы хатлар гәзитебездә әледән-әле басылып тора. Инде куелган һәм эшләп утырган исәп приборы буенча тагын да гаҗәбрәк хәлләр була икән. Төп героебыз, аны хуҗа дип атыйк, үзе сатып алган фатирда, счетчик куелган булса да, газга түләүнең гомум нормативлар буенча исәпләнүен ачыклый. Счетчик күрсәткечләреннән чыгып түләүгә күчүне белешү өчен үзләренең йортын хезмәтләндерүче “Уфагаз”ның Затон участогына бара. Аннан хуҗаны бердәм исәпләү-касса үзәгенә җибәрәләр. Анда исә газчылардан счетчикның көйле эшләвен әйтеп, соңгы күрсәткечләрен язып төзелгән протокол китергәндә, моның бер авырлыгы да булмавын әйтәләр.

Ветераннар һәрчак сафта

30 октября

28 октябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның зур залында Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының VI конференциясе үтте. Шәһәр, район һәм тармак ветераннары конференцияләрендә әлеге чарага 221 делегат сайланган иде. Алар — ветеран оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, шулай ук республика һәм ил икътисадын ныгытуга, мәдәниятен күтәрүгә зур өлеш керткән ихтирамга лаек шәхесләр. Конференция делегатлары арасында 180 ир-егет һәм 41 хатын-кыз, 29 сугыш ветераны, 32 тыл эшчәне, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби бурычын үтәгән 16 ветеран, 15е шәһәрләрнең һәм районнарның шәрәфле шәхесләре, отставкадагы генераллар һәм Социалистик Хезмәт Геройлары. Чарада шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов, Президент Хакимияте, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, район һәм шәһәр хакимият башлыклары урынбасарлары, ветеран оешмалары активистлары катнашты.

Мактанырга да, зарланырга да урын бар

29 октября

“Яшьләр сарае”нда Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” отряды 2010 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады

Мәгълүм булуынча, бу отряд быел Башкортстанның иң яхшы студентлар отряды исеменә лаек булды. Аграрийлар мондый уңышка ничек ирешкән? Җәйне күңелле һәм фәһемле үткәргән яшьләр нинди өлкәләрдә хезмәт салган? Җыр-моңга бай кичәдә шул хакта да сүз булды. — Үзгәртеп кору һәм башка сынауларны үтеп, күркәм традицияне саклап кала алдык, — дип билгеләде чыгышында БДАУ ректоры Илдар Габитов. — Безнең уку йортының студент отряды СССРда иң алдынгылардан иде. Йомагуҗа сусаклагычын сафка кертүдә һәм республиканың башка мөһим төзелешләрендә дә катнаштык. Дүртенче ел берничә отрядтан торган “Колос” отряды сафында ике меңгә якын студент тәҗрибә туплый. Күренүенчә, киртәләргә карамастан, күркәм традицияне янә тергезергә тырышабыз. Әлбәттә, бу максатка республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, фермер хуҗалыклары, предприятиеләр ярдәменнән башка ирешә алмас идек. Киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итик. Эштә сыналган студентлар һичшиксез үз һөнәре буенча хезмәт салачак.

Рухы ирекленең уйлары да якты

28 октября

Америка Кушма Штатларында булмаганнарга да мәгълүм: кораблар Нью-Йорк гаванена кергән чакта күз алдына бик ерактан ук мәһабәт Азатлык һәйкәле килеп баса. Гомум биеклеге йөз метр чамасы булган гаҗәеп монументны 2001 елның сентябрендә шартлатылган Бөтендөнья сәүдә үзәгенең 107нче катыннан тамаша кылу форсаты миңа да тигән иде. Әлеге һәйкәлнең Америка кыйтгасында күтәрелүе очраклы түгел. Көнбатышка Европадан күчкән немец, ирланд, инглиз, испан, француз һәм байтак башка халыкларның тәүге үз дәүләтчелеген булдыру, арытабан һәр кешегә гражданлык азатлыгы бирү өчен киеренке көрәше хәзерге Америка Кушма Штатлары җәмгыяте өчен төп кыйммәт булган. Мәгърифәтче, сәясәттә демократик юнәлешкә нигез салучы, АКШның өченче президенты итеп сайланган Томас Джефферсон, ил мөстәкыйльлеге хакында Декларация язганда аны “Кеше хокуклары турында билль” (мөһер салынган документ) дип атаган. Гомумән, бу илдә азатлык, шәхес хокуклары төрле рәвештә символлаштырылган. Гудзон култыгындагы Азатлык һәйкәленнән тыш, Филадельфия (грек теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “туганнарча сөю” дигәнне аңлата) шәһәрендә Азатлык кыңгыравы да бар. Ул да мөстәкыйльлек символы.

Студент отрядларының киләчәге бармы?

23 октября

“Яшьләр сарае”нда үткән чарада сүз шул хакта барды
Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, 1985 елда СССРда студентларның төзелеш отрядларында 12 миллион 758 мең яшь кеше көчен сынаган. Алар БАМ һәм илнең башка киң билгеле төзелешләрендә дә катнашкан. 1993 елда студент отрядлары яшәүдән туктап, 2004 елда яңа сулыш алды. Бу юнәлештә Башкортстанда да күләмле эш алып барыла. Республика студентлары төрле тармакларда тәҗрибә туплый һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. 2010 ел республика студент отрядлары өчен уңышлы булганмы? “Яшьләр сарае”нда үткән республика студент отрядлары слетында сүз шул хакта барды.

Уф, Уфа шәһәре...

23 октября

Алтмыш беренче елның июль башлары. Университетның тәүге курсын төгәлләп, фольклор экспедициясенә чыгып киттек. Ниятебез — Чиләбе өлкәсендә яшәүче башкортлардан җырлар, әкиятләр, риваятьләр, гомумән, нәрсә ишетәбез, шуны җыеп, Уфага алып кайту. Чиләбе өлкәсенең Коншак поселогындагы станция. Поезд, “пока!” дигәндәй, кыска гына гудок бирде дә үз юлы белән арытаба китте. Биштәрләребезне кулбашка элеп, без вокзал янындагы кечкенә скверда торып калдык. Тимер юл янда гына булса да, кешеләр сирәк кенә үткәли. Сквер тирәли утыртылган акация тузаннан һәм эсседән әлсерәп төшкән. Кайдандыр шап та шоп туп типкән тавыш килә — стадион-мазар якындыр. Җитәкчебез Әнүр агай Вахитов арытабангы юлыбызны ачыклаганчы, үз күңелебезне үзебез ачып алырга булдык. Төркемебездә өрлектәй буйлы, көләч йөзле, коеп куйган баянчы Тимербай Исхаков, Мәскәүдәге ГИТИСны ташлап кайтып, безгә килеп кушылган шәп җырчы Фәхри Кужин бар. Башкаларыбыз да төшеп калганнардан түгел. Үткән-сүткәннәрне аптыратып, кинәт җырлап җибәрдек.

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал

23 октября

Төмән өлкәсендә яшәп, бизнес белән шөгыльләнүче якташым Фәүдәт Гарипов 2008 елның май башларында шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте: — Мине һәм әлеге вакытта Америкада яшәүче авылдашым, исеме бөтен дөньяга танылган галим Вил Мирзаяновны туган авылыбыз Иске Кәңгешкә кайчан нигез салынуы һәм ул исемнең кайдан алынганлыгы кызыксындыра. Моңа кадәр нәшер ителгән тарихи чыганакларда бу сорауларга җавап таба алмадым. Бу эшкә сез тотынсагыз иде.

Җиһангирлар чишмәсе

23 октября

Булган, ди, бер авыл. Аның инешләре, урманнары, тугайлары-кырлары, үзәннәре-таулары булган. Тик бәхете генә булмаган. Тын калган авыл. Анда гел картлар гына яши икән, урамда хәтта бала-чага уйнаганы да күренми. Яшьләр эш эзләп читкә чыгып киткән. Эштә генә шул авылның коты. Эш булса, авыл гөрләп яши, булмаса, акрынлап сүнә дә куя. Авылда тагын бер карчык та яшәгән. Илаһия исемле бу әби иң олы кеше булган, ул инде урамга да чыгып йөрмәгән, бары тик намазлык өстенә тезләнеп: “Авылыма җан бир, Ходаем”, — дип көннәр буена бер үк сүзне кабатлап утырган. Шуңа аны инде сәер карчыкка санаганнар. Әйе, бу авыл зират өсте кебек тын торган. Көлүче, елмаючы кеше булмаган. Барысы да бичара хәлендә, көн узганын, ел узганын көтеп акрын гына яши биргән. Ә беркөнне авыл янына НЛО төшкән. Моны бары тик төн йокламый теләк теләүче Илаһия гына күргән. Дөресрәге, урман өстенә ниндидер зәңгәр яктылык төшкәнне күргән ул. Ә килүчеләр җир кешеләренең тормышын өйрәнеп йөрүче чит планета адәмнәре икән.

Актанышбаш бердәмлеге белән матур

23 октября

Менә тагын җир йөзен төрле төсләргә манчып алтын көз килде. Ә алда ак кышлар, дигәндәй, былтыргы салкын кыш искә төшсә, бүген үк өшетә башлаган кебек булып китә. Мин әле ул кышны башка сәбәпләр буенча искә алам: шул кышның кырыслыгы миңа кешеләр күңеленең кырысланып, катып-туңып бетмәвен күрсәтте. Ә бит авыл халкы әнә шул вак-төяк мисаллардан җыелган ярдәмчеллеге, ихласлыгы белән бердәм һәм матур, минемчә. Ул кыш безнең Яңа Актанышбаш урамнарына да карны бик күп ташыды. Әнә шундый бураннардан соң урамнарга җиңел машина белән кермәле булмый иде, районның башка предприятиеләрен-дә эшләүчеләр кич авылга керә алмыйча җәфаланды. Һәрберсенең үзенә көрәк белән юл яруын күреп торган Владимир Цырульников (авылыбызның кияве, элекке мичман), рәхмәт яугыры, үзенең капка алдын кардан чистартып, кешеләр машиналарын төнгелеккә шунда калдырып торсын өчен урын әзерләгән. Урын җитми башлагач, күршедә яшәүче әбисе белән бабасын да бу эшкә җәлеп итеп, хатыны Альбина белән шул машиналарга күз-колак та булып тордылар. Алардан күрмәкче, башка авылдашлар да соңрак капка төпләрен шулай көри башлады. Менә шушы гади генә мисал да авылдашларны берләштерә, якынрак итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»