Җәмгыять

Көртләр ерып уздым әле урамнардан...

14 января

“...1941-42 елның кышы ифрат суык та, карлы да булды. Гадәттә, Уфада кар күп була икән. Аны көрәгән кеше юк, шәһәр биек көртләргә чумды. Халык тирән карга таптап салган тар гына сукмаклардан көч-хәл белән үтә...” Бөек урыс математигы, академик Михаил Алексеевич Лаврентьев Башкортстанның башкаласында эвакуациядә уздырган кышны шулай хәтергә алган. Хәер, сугыш барган чакта шәһәр йөзен хәстәрләү җае булмаган хуҗаларга үпкәлисеңме дә, дәгъваңны Ходайга юнәлтәсеңме? Хак Тәгалә үз гамәлләренең урынлымы-түгелме икәнлеген бәндәләреннән сорап тормый, ни кылса да — үз ихтыярында. Ә инде кар-яңгырга килгәндә, явым-төшем авыл кешесе өчен куаныч кына. Шәһәрләр өчен генә кары да, яңгыры да, эссесе дә, суыгы да афәткә әверелә.

Халык шагыйре халык гаме белән яшәде

14 января

Мостай Кәрим белән очрашулардан хатирәләр

Башкортстанда игълан ителгән Мәдәният елына аяк бастык. Быел халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына да 95 ел тула. Шул датага әзерләнгәндә иҗатчының тормыш сәхифәләрен искә төшерербез, әсәрләрен кабат-кабат күздән кичерербез. Шушы уңайдан мин дә аның турында кайбер истәлекләрне гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдым. Мостай Кәрим белән якыннан беренче тапкыр танышуым 1981 елның 18 гыйнварында булды. Бу көнне КПСС өлкә комитетында отчет-сайлау конференциясе үтте. Аның президиумында урыннарыбыз халык шагыйре белән янәшә туры килде. Ара-тирә сөйләшкәләп тә алдык. Һәм икебезне дә КПССның XXVI съездына делегат итеп сайладылар. Мостай ага Бөек Ватан сугышыннан соңгы барлык съездларда да катнашкан. Ә миңа андый бәхет беренче тапкыр гына тиде. Ул чакта партиянең Мәчетле райкомының беренче секретаре булып эшли идем һәм делегат булып сайлануымны район халкы ирешкән уңышларга зур бәя бирү дип кабул иттем.

Күршеләр боз өстендә көч сынашты

11 января

Балтач районында Яңа ел бәйрәме көннәре спорт һәм мәдәни чараларга бай булды. Алар арасында район хакимияте башлыгы призына хоккей турниры аерым урын алып тора. Спорт сөючеләрнең бу олы бәйрәме быел җиденче тапкыр оештырылды. Бу турнир инде күптән район һәм хәтта республика чикләре аша атлап, күрше районнар һәм Татарстан хоккейчылары катнашлыгында үткәрелә. Быел да Борай, Тәтешле, Калтасы районнары, Татарстанның “Байсар” командасы һәм Балтачтан олылар һәм үсмерләр дружиналары боз өстендә үзара көч сынашырга чыктылар. Балтач һәм Тәтешле район хакимиятләре башлыклары Рәфил Галләмов һәм Рушан Гәрәев бәйгечеләрне бәйрәм уңаеннан җылы котладылар, һәр командага уңышлар теләделәр, бу чараның күршеләр арасында дуслыкны ныгытуга, хоккейчыларның осталыгын арттыруга этәргеч бирүен ассызыкладылар. Турнирның Балтач районында үткәрелүе очраклы түгел. Бу төбәктә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда физкультура һәм спорт аерым урын алып тора. Районның спорт ко­митеты рәисе Данис Шакиров әйтүенчә, соңгы елларда монда җиңел атлетика, көрәш, гер күтәрү һәм спортның башка төрләре белән беррәттән, хоккейны популярлаштыруга да зур игътибар бирелә. Хәзер һәр урта мәктәптә хоккей тартмалары төзелгән, аларның алтысы стандартларга туры китереп эшләнгән. Спортның бу төрен оештыру өчен таләп ителгән киемнәр, җиһазлар булдыру да кайгыртыла. Сәйтәк, Көнтүгеш, Иске Ямбай, Богдан, Балтач авыл биләмә­ләрендә үз командалары бар. Алар арасында даими рәвештә турнирлар оештырыла. Мондый чараларда катнашучылар саны елдан-ел арта бара, акрынлап башка авыл Советларында яшәүчеләр дә тарты­лалар. Хәзер районда хоккейны үз итүчеләр 500 кешедән артып киткән. Алар балалар, үсмерләр һәм төнге хоккей лигаларына берләшкәннәр. Соңгысы төрле оешма һәм предприятиеләрдә эшләүчеләрне үз эченә алган. Алары буш вакытларын актив ял итүгә өстенлек бирүче кешеләр. “Танып” командасы Башкортстан хоккей федерациясе үткәргән чемпионатта даими катнаша. Агымдагы сезонда биш уенда катнашып, дүртесендә җиңү яулауга ирештеләр.

Авыл мистер Джонны да әсир иткән

11 января

Район үзәге Кырмыскалы авылы шушы көннәрдә 225 еллыгын бәйрәм итте. Үткәне данлы, тарихы матур сәхифәләргә бай аның. Борынгы Башкортстанның уңдырышлы, елга-күлләргә һәм табигый урманнарга бай төбәген яшәү өчен сайлап һич тә ялгышмаган ата-бабалары. Тарихи мәгълүматларга караганда, Кырмыскалы урнашкан бүгенге җирләрдә XVIII гасыр башында калын урманнар булган. Аннан ерак түгел ямьле Карлыман һәм Кырмыскалы елгалары аккан. 1758 елда бирегә Уфа губернасының Бөре өязенә караган Борай авылыннан Исәкәй Әлмиев һәм Усман Йосыпов җитәкчелегендә 15 татар гаиләсе күчеп килә. Аларга бу урын Карлыман авылы башкортларыннан аренда шартында бүлеп бирелә. Шул рәвешле, 1800 елда инде биредә 59 ихатада 360 кеше яшәве теркәлсә, 1859 елда 270 йортта яшәүчеләр саны 1600 кешегә якынлаша.

Яңалык сакчыллыкка хезмәт итә

09 января

Энергияне сакчыл һәм нәтиҗәле тотыну дәүләт әһәмиятендәге мәсьәләгә әверелде. Бу юнәлештә республикада максатлы эш алып барыла. “БашРЭС” җәмгыятендә, мәсәлән, энергияне нәтиҗәле файдалану технологияләренә һәм корылмаларына күчү программасы 2011 елдан тормышка ашырыла. Электр бүлүче трансформатор подстанцияләренә, шулай ук энергия кулланучылар урнашкан биналарга һәм йортларга энергия исәпләүче заманча приборлар куела. “БашРЭС”ның Нефтекама филиалына караучы Бүздәк бүлегендә бу эш аеруча яхшы оештырылган.

Авылның мәдәни үзәге

05 января

Сугыштан соңгы елларда Стәрлебаш районының Карагыш авылында аерым китапханә булмаган. “Изба-читальня” бүлмәсендә китаплар берничә киштәдә генә урнашкан. Соңрак китапханә клубта оештырылган, ә 1970 елда ул аерым бинага күчерелгән. Китап фонды, ел саен тулыландырылып, 1983 елга 8 мең данәдән артып киткән.

Көтелмәгән хәлләр булмасын, дисәк...

26 декабря

“Гадәттән тыш хәлләр” төшенчәсе тормышыбызга ныклы кереп урнашты. Кеше җәмгыяте үсеше тарихы табигый, техноген, эпидемиологик, социаль төрдәге гадәттән тыш хәлләр белән тыгыз бәйләнгән. Алар һәрвакыт кешегә бәла, кайчак үлем алып килә. Тарихтан без кайбер һәлакәтләрнең хәтта цивилизацияләрне, дәүләтләрне юкка чыгаруын, икътисади һәм сәяси системаларны какшатуын беләбез. Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә ел саен дөньяда өч миллион кеше үлә, матди зыян 50-100 миллиард долларга җитә.

Югары нәтиҗәгә тырыш хезмәт белән генә ирешеп була

26 декабря

Соңгы елларда Бакалы районы чын мәгънәсендә үсеш кичерә: җитештерү күләме арта, моңа кадәр сөрелми яткан җирләр чәчү әйләнешенә кертелә, яңа объектлар төзелә, эш урыннары булдырыла, район үзәгендә һәм авылларда үз эшен ачучылар, шул исәптән, дәүләт программаларында катнашучылар күбәя. Район хакимияте башлыгы Александр Андреев белән әңгәмәдә сүз шулар хакында.

Башкалада Президент чыршысы үтте

25 декабря

Уфаның Химиклар мәдәният сараенда меңгә якын малай һәм кыз Яңа ел каршылады. Президент чыршысына 800дән артык укучы килгән иде. Шулай ук тамашада 200гә якын бала катнашты. Бәйрәмгә яхшы укыган, мәктәптән тыш эшләрдә актив катнашкан, спорт ярышларында, бию һәм җыр конкурсларында, төрле фестивальләрдә уңышка ирешкән, шулай ук “Мәрхәмәт” хәйрия фонды үз канаты астына алган, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләреннән балалар килгән иде.

“Бу заманны аңлап бетермим...”

25 декабря

— Мин 1940 елда Авыргазы районының Мостафа авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Миңа яшь ярым булганда — әтием, 1943 елда бертуган абыем фронтта хәбәрсез югала. Барлык тормыш авырлыгы бәләкәй бала белән калган әни иңнәренә ята. Ул чакта бөтен эшнең кул көче белән башкарылганлыгын, атларны сугышка алып киткәч, җир эшләренең ачлы-туклы сыерларга калганын, ун яшьтән өлкән барлык бала-чаганың өлкәннәр рәтенә басканын, күргән-кичергән авырлыкны сөйләп бетерерлек түгел. Инде андыйны башка күрергә язмасын, — дип башлады сүзен Гафури районының шәрәфле шәхесе Миңнегаяз Рәхмәтул­лин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»