Җәмгыять

Иман рухи һәм әхлакый нигезләрне ныгыта

18 ноября

16 ноябрьдә мөселманнар изге бәйрәмнәрен — Корбан бәйрәмен билгеләде. Бу көнне Башкортстанның барлык мәчетләренә гыйбадәт кылырга җыелдылар, шәһәр һәм районнарда киңкүләм мәдәният чаралары оештырылды. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Уфаның Лалә-Тюльпан мәчетендә гыйбадәт кылды, ә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин Уфаның “Ихлас” мәчетендә үткән бәйрәм чараларында катнашты. Барлык мөселманнарның изге бәйрәмендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тәүдә Лалә-Тюльпан мәчетендә булды һәм диндарлар белән аралашты, аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Тәлгать Таҗетдин республика башлыгына диндар мөселманнар мәнфәгатьләрендә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

“Кызыл әтәч”кә “җим” сипмик

18 ноября

Башкортстанда быел ничә янгын теркәлгән? Аянычлы хәлләр нинди зыян салган? Яңа ел бәйрәменнән соң дәваханәгә эләкмәс өчен нинди кануннарны күздә тоту мөһим? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Хәвефле чор якынлаша, — дип билгеләде чыгышында Башкортстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Марат Латыйпов.— 2009 елның беренче сентябреннән 2010 елның беренче мартына кадәр республикада 2717 янгын теркәлгән. Аянычлы вакыйгаларда 220 кешенең гомере өзелгән һәм 173 кеше җәрәхәтләнгән.

Соңгы чоңгыл

13 ноября

Агыйделгә балык тотарга киткән табибларның сөякләре уналты елдан соң табылды

1994 елның 25 октябрендә Дүртөйле районының Сергеевка авылы янында ике кеше югала. 33 яшьлек Александр Пряничников белән 38 яшьлек Юрий Миньков Уфаның 17нче дәваханәсендә табиб булып эшлиләр һәм ял көннәрендә шушы төбәккә балык тотарга килә торган булалар. Бу җомгада да авыр эш атнасыннан соң дуслар юлга чыга, үзләре белән кармаклар, ятьмә, алмаш киемнәр алалар. Яшел төстәге “Нива” Сергеевкага борыла, шуннан соң ике дус суга төшкәндәй юк була. Хәер, бу шулай булып чыга да. 3 ноябрьдә, уналты елдан соң, балыкчыларның сөлдәләрен судан тартып чыгардылар. Халык әйтсә — хак әйтә, дигәнгә ничек ышанмассың?! Кеше бернинди хәбәрсез югала икән, ул суга төшкәндәй гаип булды, диләр. Яшәү чыганагы булган су шундый куркыныч сыйфатка да ия, ул үзенең кочагына кыскан кешене тиз генә җибәрми, төпкә өстери. Ә аннан котылу чарасы юк. Пряничников белән Миньков та уналты ел елга тоткынлыгында утыралар. Ул чакта, 1994 елда, аларны җирдән дә, күктән дә эзлиләр, махсус техника, вертолет белән тирә-як урман-кырларны, авылларны айкыйлар, тик шунысы гаҗәп: водолазлар чакырып, елга төбенә төшәргә генә башларына килми. Ә, бәлки, вакытлары җитмәгәндер. Исегездә булса, 1994 елда Дүртөйле шәһәре хакимияте башлыгы Рәзил Мусин капкасына куелган граната шартлавыннан һәлак булды. Республика хокук сакчыларының яхшылардан яхшылары барлык көчен шушы эшне тикшерүгә юнәлтте, том-том документлар тутырылды, йөзләрчә шаһиттан сорау алынды. Зур түрә фаҗигале һәлак булганда гади табибларның югалуына бәлки әллә ни әһәмият тә бирелмәгәндер. Әйткәндәй, бу вакыйга турында матбугат та шауламады шикелле. Тикшерү эше ун ел буе “висяк” булып асылынып торганнан соң ябыла һәм, законга ярашлы, әлеге икәүнең туганнарына үлү турында таныклык тоттырыла. Кеше юк икән, проблема да юк, ә аның кайдалыгы инде беркемне дә кызыксындырмый, еллар узып срок чыкканлыктан, “эш” киштәгә кунаклый.

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә

13 ноября

Урамда хәер сорашып торучыларга инде күнектек шикелле. Аптыратмый да. Алама киемле, ябык, арык гәүдәле бичаралар үз кайгыларына чумып, дөньяга бөтенләй битараф кыяфәт белән басып торалар. Кызганасың, әлбәттә. Ләкин араларындагы исерекләрне күреп, әй, үзе гаепле инде, эчеп, шундый көнгә төшкән, дип уйлыйсың. Аеруча... исерек әбиләр пошаманга сала, матур итеп ак яулык бәйләп йөрүче, пөхтә киенгән әдәпле-тыйнак авыл әбиләрен сагынып куясың. Балаларын иңсәләре аша яулыкка асып йөрүче, даулашып акча сораучы чегән хатыннары да кызганыч. Үзебезнең халыкта да бар андыйлар. Хәер сораучылар да төрле шул. Аларның тормышлары, дөньяга карашлары да төрле. Ходаем күрсәтмәсен... Мин башкалабызның “Киҗе-мамык комбинаты” тукталышы янындагы кибет-базарлар тирәсендә хәер сорашып торучы сукырларга еш игътибар итәм. Аларның икесе, гадәттә, базарга якын баскыч янында тора. Көн саен эшкә килгән кебек киләләр, яхшы гына киенгән озатучыларын да күргәлим. Кичкә чаклы торалар. Һәр көнне! Исерек түгелләр, хәерен алып, рәхмәтен әйтеп калалар. Халык бай хәзер, хәер биргәлиләр. Хәер, бирүчеләрнең дә төрлеләре бар, әлбәттә.

Нәсел агачыңның тамырларын бел

13 ноября

Республикада шәҗәрә бәйрәмнәре зурлап үткәрелә башлаганчы ук авыллардагы өлкән яшьтәге мәгълүматлы кешеләр, үзләренең җиде буынын ачыклап, балаларына, оныкларына әйтеп-язып калдыра килгән. Шулай итеп, авылларда данлы тарих, фәһемле һәм гыйбрәтле хәл-вакыйгалар, үткән буын кешеләренең җирдәге хезмәте, кылган эшләре телдән-телгә күчеп саклана барган. Кайбер авылларның алдынгы карашлы кешеләре аларны китап итеп тә туплап чыгарды. Ә инде бу эшкә хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар ителгәч, буыннар хәтере, шәхесләр исеме, җир-су атамалары гомумхалык хәзинәсенә әверелде. Шуңа да авылларда башланган шәҗәрә бәйрәмнәре шәһәрләргә дә үтеп керде. Әлбәттә, авылларда шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү җиңелрәк. Ә шәһәр шартларында бу эшне ничек башкарырга? Бу уңайдан күптән түгел Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте уздырган шәҗәрә бәйрәме үрнәк булырлык. Бәйрәмдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм һөнәрчелек училищелары укучылары үзләренең тәрбияче-укытучылары, ата-аналары ярдәмендә әзерләгән шәҗәрәләре белән катнашты. Барлыгы 21 мәгариф учреждениесеннән иң яхшы дип табылган шәҗәрәләр бәйрәмгә килүчеләр хөкеменә чыгарылды. Биредә һәркемне сокландырганы Галимҗан Ибраһимов нәселе шә-җәрәсе булгандыр. Аны Галимҗан Ибраһимов токымының 15нче мәктәп укучылары Даниил белән Арсений Ибраһимовлар төзегән. Аларга, әлбәттә, әти-әниләре, татар һәм башкорт телләре укытучылары Лариса Фәмиева белән Фәймә Батталова ярдәмләшкән. 110нчы мәктәптә Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури нәселен дәвам итүчеләр белем ала икән. Алар — Әдилә Әхмәдуллина белән Вадим Фәйрузов.

Үз намусын сакламаган —кешенекен сакламас

12 ноября

сез ничек уйлыйсыз?

Октябрь революциясе юлбашчысының сүзләрен үзгәртебрәк әйткәндә, һәр дәүләтнең дә үзен саклар коралы, халкын хәвефләрдән курчалар калканы булырга тиеш. Адәм булып яши башлаган тәүге чорларда ук кеше кемнеңдер ярдәменә таянган. Әле дә, бәла-каза килсә, без иң беренче күрше-күләннәребезгә, акыллырак, ярдәмчелрәк танышларыбызга, властька якын торучыларга мөрәҗәгать итәбез. Гражданнарның әледән-әле милициягә йөгереп килүе, прокурорга кәгазь тотып керүе, властьның яклавына һәм гаделлегенә ышанудан бигрәк, гадәтләнгән яки инстинктив гамәл дип бәяләнә аладыр. Элекке заманнарда гади халык, ихтыяҗы чыкканда, авыл старостасына, яисә муллага килгән. Шәһәр кешесенә дә киңәшләшер кеше табылган. Иҗтимагый-сәяси корылышы төрле булган һәрбер җәмгыятьтә дә, ул гамәлдә формаль булсын, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, ә кирәге табылса, яклауга юнәлтелгән институтлар эшләгән. Бу фактны гомумән инкарь итү мөмкин түгел.

Хокук сагында уяу торалар

10 ноября

Участок инспекторлары җәмәгатчелек белән тыгыз бәйләнештә эшли

Нәкъ аларның эшчәнлегенә, кешелек сыйфатларына карап урындагы халык, гадәттә, эчке эшләр органнарына гына түгел, ә барлык хокук саклау системасына бәя бирә. Милициянең участок инспекторларын чүкеч белән сандал арасындагы чалгы белән дә чагыштырып була. Чөнки аларга, бер яктан, югарыдагы җитәкчелек һәм хакимнәр алдында, икенче яктан, гади халык арасында җавап тотарга туры килә. Беренчесен вазыйфасы буенча башкарса, икенчесен — вөҗдан кушуы буенча, чөнки инспектор халык белән бергә яши, бергә тормыш көтә. Бәлки шуңа да урыннарда эшләү өчен иң булдыклыларны һәм югары кешелек сыйфатларына ия булганнарны сайлыйлар. Участокта эшләү бик җитди һөнәри һәм тормыш мәктәбе булып санала. Кагыйдә буларак, “участок”ны уңышлы үткәннәр нинди генә катлаулы милиция иерархиясендә дә югалып калмый. Хәер, кемнәрдер өчен үсеш баскычындагы бер ара гына булса да, күпләр өчен бу төрле яклап җаваплы һәм бимазалы вазыйфа гомерлеккә әйләнә. Андыйлар халыктан киң билгеле “үз Анискиныбыз” дигән иң югары бәһане алса, дәүләт тарафыннан да игътибарсыз калмый — милиция майоры, хәтта подполковнигы дәрәҗәсенә күтәрелеп, бихисап бүләкләргә лаек була.

Милиционерларның да төрлесе була

10 ноября

Милиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнне уй-фикерләрем белән уртаклашасым килде. Җиде дистә ел яшәү дәверемдә бик күп үзгәрешләр күрергә насыйп булды. Ишетүемчә, милиция хезмәткәрләрен полицейский дип атау турында закон чыгармакчылар икән. Нинди генә үзгәрешләргә дучар булмады бу һөнәр ияләре! Н. Хрущев безнең илдә закон бозулар, урлашулар юк, бездә коммунизм булачак, милиция кирәкми, дигән иде. Шуннан аларны кискен кыскарту башланды. Нәтиҗәсе күпләргә билгеле. Б. Ельцин демократлары белән властька килгәч, дәүләт иминлек структурасын бетерде. Нәтиҗә озак көттермәде — ил таркалды. Илдәге тәртипсезлек турында сөйләгәндә барлык гаепне милициягә тагалар. Җинаять бозучыларны эзәрлекләгәндә алар белән ул-бу була калса да, хокук саклау хезмәткәре гаепле. Имеш, җинаятьчегә атар алдыннан башта искәртү ясап, һавага атарга тиеш. Ә кораллы бандит аның өскә атканын көтеп торамы? Үзебезнең Благовещен шәһәрендә әнә ниләр булып бетте. Милиция хезмәткәрләре, хокук сагында торучыларның да төрлесе була, әлбәттә. Мин моны үз тәҗрибәмнән генә беләм. 1980 елдан руль артындамын. Штаттан тыш юл хәвефсезлеге хезмәткәре булып төрле рейдларда катнаштым. Республиканың төньяк-көнбатыш зонасында беренче автоинспектор Шәфыйков абый булды. Автомашиналар арта башлагач, тәүдә Дүртөйле, аннары Югары Яркәйдә автоинспекцияләр булдырылды. Анда бик кешелекле Риф Гыйлемханов, Халит Шәгалиев, Флорид Кәбировлар намус белән эшләде. Әле бу вазыйфада Венер Кәбиров.

Водительләрне тәрбияләп булырмы?

10 ноября

“Уфа халкы җәмәгать транспортына идарә итүче водительләр тарафыннан кылынган тәртип бозуларга башкача түзеп тормаячак! Бүгеннән махсус шикаятьләр кенәгәсе гамәлгә керә һәм анда һәр пассажир конкрет машина йөртүчегә кагылышлы ризасызлыгын, теләкләрен язып калдыра ала!” Шундый эчтәлектәге йөрәк җылыткыч яңалыклар башкала халкына агымдагы елның 16 сентябрендә җиткерелде. Халык куанып куйды. Ниһаять, водитель белән пассажирлар арасында туган күп кенә конфликтлар чишелеш табачак, дип өметләнде. Хәбәр таралганга ай ярым үтте. Кенәгәнең файдасы кемгәдер тидеме икән? Транспортта тәртип урнаштырылдымы? Бу сорауларга җавап табу өчен иң күп ризасызлыклар тудырган “ГАЗель” тибындагы автобусларда йөрүче пассажирлар белән сөйләшүләр үткәрелде. Тәртип ягыннан караганда хәлнең әле дә канәгатьләнерлек булмавы ачыкланды. Нәрсә ошамый пассажирларга?

Комлыкүлдә боз кузгалган...

06 ноября

Мәһабәт каен урманына арка терәп, илаһи күлдә аякларын чылатып утырган Комлыкүл авылы үзенең табигый күркәмлеге белән кемне дә әсир итәрлек. Заманында монда Уфа районының бик көчле Чапаев совхозы булган, теплицаларда, басуларда яшелчә-җимеш тәгәрәп уңган, менә дигән терлекчелек комплексы эшләгән. Уфадан нибары 25 чакрым ераклыкта урнашкан авылның барлык перспективаларын югалтып бетерүе, совхозның банкротка чыгуы гаҗәп, әлбәттә. Югыйсә, алар өчен эре шәһәр янәшәсендә яшелчә-җимешләрен дә, ит-сөтләрен дә сатып табыш алу хәл ителмәслек мәсьәлә булмагандыр. Бүгенге көндә биредә авария хәлендәге клуб та ябылган, халыкка эш юк, күпләр Уфага барып эшли, кемнәрдер дөньяга кул селтәп, эчкечелеккә бирелгән. Авылда бердәнбер мәдәният, белем һәм тәрбия учагы булып тугызъеллык мәктәп калган. Килеп керүгә үк ялт итеп тора ул, җылы, якты. Үз көчләре белән яңа уку елына ялт иттереп ремонтлаганнар, бөтен җирдә пөхтәлек-чисталык күзгә бәрелеп тора. 800 кеше яшәүче авылда балалар өчен мондый белем учагы булу, анда ана теле буларак татар теле укытылу, авыл яшьләрен дә җәлеп итеп бөтен мәдәни чаралар үткәрелү сөенечле, әлбәттә. Ләкин 64 баланың илаһи бишеге булган шушы мәктәп тә оптимальләштерү шаукымына эләгү куркынычы алдында икән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»