Җәмгыять

Тормыш төбендә

24 ноября

Мәһабәт йортлар, зәвык белән төзелгән кибетләр бизәп торган Уфа урамнары буйлап бер фатир хакы торган затлы иномаркалар җилдерә. Матур киенгән кешеләр, кибетләрдән тәм-томнар төянеп, өйләренә кайтып бара. Әйе, беренче карашка Уфа халкы мул тормышта, сый-хөрмәттә яши кебек. Бәлки, берничә бүлмәле фатирда дөньяга килеп, әти-әнисе ярыйсы гына эш хакы алган, балдан-майдан өзелмәгән, әзергә-бәзер өйрәнгән үсмер шулай уйлыйдыр. Ләкин безнең башкалада да “тормыш төбе”ндә иза чигүче катлам, социологлар теле белән әйтсәк, “даун класс” бар. Ленин районы эчке эшләр бүлеге участок инспекторы, өлкән лейтенант Илнур Төхвәтуллин белән тормыш төбенә “сәяхәт” иткәндә, бу фикергә кабат инандым.

Республикага нинди һөнәр ияләре кирәк?

23 ноября

Илебездәге соңгы еллардагы үзгәрешләр, икътисадның инновацияле үсеше һәркемнең бүгенге көнгә яраклы, тормыш таләп иткән һөнәрле булуын сорый. Һөнәрле — димәк, җәмгыятькә файдалы. Өстәвенә бер юнәлештә генә түгел, бер үк кеше берничә һөнәргә ия булырга тиеш. Бу — заман таләбе. Базар икътисады шартларында күп һөнәрлелекнең өстенлеге үзен аеруча аклый. Ниндидер сәбәпләр аркасында эшсез калганнар моны үз җилкәләрендә татып, ягъни яңа һөнәрләр үзләштереп ачыклады. Алай гына да түгел, техник яктан көннән-көн яңарып торган оешма, предприятиеләргә югары квалификацияле белгечләр һәм эшчеләр кирәк. Өстәвенә, бик тиз кирәк. Илебезнең киләчәге яшь буынның хезмәт мөмкинлеге никадәр дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланылачагына бәйле. Әлеге вакытта республикада һөнәри белем бирү һәм яшь белгечләрнең эш белән тәэмин ителүе нинди дәрәҗәдә соң? Республика икътисады таләп иткән эшче кадрлар тиешле санда һәм кирәкле юнәлештә әзерләнәме? Яшь белгечләр арасында эш таба алмый йөрүчеләр нигә күп? Училище-лицей тәмамлаучыларның киләчәге кем кулында? Бу проблемалар соңгы биш елда аеруча кискенләнде. Аларны хәл итү өстендә ата-аналардан башлап, мәктәп, һөнәрчелек училищелары, вуз укытучылары, предприятие җитәкчеләре, министрлыклар җитди уйлана, тоемлы гына чаралар да күрелә, әмма проблема кала бирә. Һөнәри белем бирүнең торышы Президент Советының ел башында уздырылган утырышында да каралган иде. Күптән түгел генә Башкортстан Хөкүмәтенең бер утырышы шушы мәсьәләгә багышланды. Димәк, бу өлкәдә җитди борчылу тудырган нәрсәләр бар әле.

Штраф түлә һәм исән кал!

23 ноября

“Камчы” ысулы юл фаҗигаләрен һәм корбаннарын киметә алырмы?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генеральный ассамблеясе резолюциясенә ярашлы, ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне билгеләнә. Бу көн республикада да игътибардан читтә калмый. Күптән түгел “Комсомольская правда” гәзитенең матбугат үзәгендә хәтер көненә багышланган матбугат конференциясе үтте. Сөйләшү корбаннарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

О, син, гүзәл зат...

23 ноября

Хатын белән икәү генә утырып озак итеп сөйләшергә яратабыз. Үткәннәрне барлыйбыз, бер-беребезне макташтырабыз, үзебез шуңа чыннан ышанган булабыз тагын... “Сезнең халыкка Алла ярдәм бирсен инде, дөнья тоткасы бит үзегез”, — дим моңа бервакыт. “И, беркатлы бахыркаем минем, — ди бу миңа, — син хатыннар башында гына туарга мөмкин мәкерлекләрне белмисең әле, без бик куркыныч зат та була беләбез...” Ул сөйләгәннәрдән, чыннан да, чәчләрең үрә торыр. Сара — бер тапкыр да кияүгә чыкмаган кырыктан узган шәһәр хатыны. Бай, тәкәббер үзе. Барлык сөяркәләре — өйләнгән ирләр. Берәү булса, зина кылганын яшереп маташыр иде, моныкы бөтен дөньяга билгеле. Хәтта аны үзенә күрә бер дәрәҗәгә саный ул — чираттагы сөяркәсен туганнары, дуслары, хәтта авылдагы әти-әнисе белән таныштырырга ашыга. Тагын да бер яраткан шөгыле бар аның — мәгъшугының хатынына каршы ачыктан-ачык сугыш кабызырга ярата. О, бу өлкәдә бөек стратег инде ул!

Зур үс, “Диләфрүз+”

23 ноября

Уфада хатын-кызлар өчен татар телендә журнал чыккан икән дигән хәбәр күптән таралган иде инде. Әмма басманың үзен кулга төшерү җае гына чыкмый торды. Матбугат киоскыларындагы апалар: “Бездә андый журнал юк”, — дип кырт кисте. Ниһаять, без журналның оештыручысы, шәхси эшкуар Галия Сәфәрҗанова белән очраштык һәм яңа басма хакында аның үзеннән белештек.

Авылларда каз өмәсе гөрли

20 ноября

Каз өмәләре — көзге муллык билгесе, хуҗабикәләрнең уңганлыгына-булганлыгына ишарә. Халкыбызның борынгыдан килгән йоласы хәзер татарлар гына түгел, башкорт халкы һәм башка милләтләр дус, тату, бердәм яшәгән авылларның да яраткан бәйрәменә әверелде. Түбән Усылының иң уңган кызлары, казларның мамыгын йолкып, җиренә җиткереп чистартканнан соң, көянтәләренә казлар элеп, җырлый-җырлый су буена төшеп китте.

Йонны юньле булсын өчен

20 ноября

Туган авылымда нибары өч айда төзелеп, декабрь башында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның шәхсән үзе катнашлыгында ике ел элек “Иман” мәчете ачылу авыл халкы, аның иманлы мөэмин-мөэминәләре өчен чын-чыннан шатлыклы вакыйгага әверелгән иде. Аның элекке мәчет урынына салынуы ата-бабаларыбызның рухын да шатландыргандыр, аларга да изге һәм сөенечле хәбәр булып барып ирешкәндер. Бу изге эшкә башлап йөрүче Ибраһим Хаҗимөхәммәт улы Мәгъдәнов Илеш районының Түбән Йонны авылында мәчет төзү уе белән күптән янып йөрүче төп иганәчеләр Рәвис Рәхимҗан улы Мансуров, Рузил Риф улы Мәгъдәнов һәм Фәйләс Флүн улы Гәрәев белән киңәшләшеп, бергәләшеп тотыналар. Төзелешнең прорабы Рәзиф Әлмөхәммәтов җитәкчелегендә актив алып барылган эш нибары өч айда төгәлләнә. Монда, әлбәттә, түләүле эшләр дә башкарыла, өмәләр дә оештырыла. Соңгыларында бигрәк тә актив катнашкан Фәрит абый Мансуров, Риф абый Мәгъданов, Мирзанур абый Хираҗев, Рәшит абый Фәсхиев, Әлтаф абый Хәертдинов, Фәрит абый Әхмәдиев һәм башкаларга авыл халкы бик рәхмәтле. Хәзер “Иман” мәчете Түбән Йонны авылына ямь биреп, азан тавышлары белән тирә-якка иман нуры таратып утыра.

Әтисенең рухын югары тотты

19 ноября

Әнвәр Гафуринең тууына 100 ел

Гәзит укучылар игътибарына тәкъдим ителүче бу ике фото Мәҗит Гафуринең Уфадагы йорт-музеенда саклана. Сугышка кадәр төшерелгән беренче фотода ике яшь кеше — Әнвәр Гафури белән Үзбәк Алпаров патефон тыңлап утыра. Аларның әтиләре дә якын дус булган. Хәзерге татар грамматикасына нигез салучыларның берсе, бөтен төрки дөньяга билгеле профессор Гыйбадулла Алпаров яшьлегендә — 1914-1918 елларда туган авылы Корманайда (Авыргазы районы) һәм тирә-якта мәдәни-мәгърифәт эшләре алып бара. Бу чорда ул үзеннән сигез яшькә өлкән шагыйрь Мәҗит Гафури белән дуслаша. Гафуринең киңәшен тотып, Алпаров Башкортстан мәктәпләре өчен уку китаплары язуда актив катнаша.

“Кызыл әтәч”кә “җим” сипмик

19 ноября

Башкортстанда быел ничә янгын теркәлгән? Аянычлы хәлләр нинди зыян салган? Яңа ел бәйрәменнән соң дәваханәгә эләкмәс өчен нинди кануннарны күздә тоту мөһим? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Хәвефле чор якынлаша, — дип билгеләде чыгышында Башкортстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Марат Латыйпов. — 2009 елның беренче сентябреннән 2010 елның беренче мартына кадәр республикада 2717 янгын теркәлгән. Аянычлы вакыйгаларда 220 кешенең гомере өзелгән һәм 173 кеше җәрәхәтләнгән. Яңа ел бәйрәмнәре — безнең өчен аеруча тынгысыз мәл. Берәр бина эчендә, купшы чыршы тирәсендә күңел ачучылар петарда шартлатса, бик күп гомерләрне кыйган “Аксак ат” фаҗигасе кабатланырга мөмкин. Бу хакта беркайчан да онытырга ярамый. Шуңа күрә әле үк балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үтәчәк урыннарны тикшерә башладык. Оештыручыларны ут белән шаярмаска кисәтәбез. Петарда, фейерверк белән мавыгып, аянычлы хәлләргә сәбәпче булучыларга карата җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин. Зур бәйрәмне киң билгеләсәк тә, хәвефсезлек, иминлек турында онытмыйк!

Аның җыры колагымда яңгырый

19 ноября

Бу вакыйгадан соң күп еллар үтте инде. Әмма аның җыры әле булса колак төбемдә чыңлап торган сыман... Җәйге җылы тын кич иде. Шәһәр яны дачасында караңгы төшү белән эшләр тукталды. Кешеләрнең кайберләре өйләренә кайтып китте, кайберләре дачада йокларга калды. Мин бакча өе болдырында кичке тынлыкка колак салып утырам. Һәм кинәт... Миннән шактый еракта, тау битенә урнашкан йорттан берәүнең җырлавы ишетелде. Моңлы озын көйләрнең берсе “Зөлхиҗә” иде бу. Башкорт хатын-кызларының борынгы авыр язмышын тетрәткеч көч белән безнең заманнарга китереп җиткергән бу моңлы көйнең бер генә тамчысын да читкә чәчрәтми, югалтмый җырлый бу кеше. Кем бу? Үтә кычкырып та җырламый ул. Ә тын һава моңны еракларга алып китә. Җыр артыннан җыр агылды. “Ашкадар”, “Урал”, “Сибай”, “Азамат”... Җырлаучы ару да, талу да белмәде. Шушы кадәр моң кем күңеленә сыеп бетә икән?! Шул кадәр өздереп җырлар өчен кеше ничаклы дәртле, илһамлы булырга тиеш. Әгәр кузгалсам, бу җырлардан күңелемә мөлдерәмә тулган моң чайпалып китәр дә, түгелер дип куркыпмы, кем җырлаганын бик беләсем килсә дә, бармадым ул тау битендәге дачага.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»