Җәмгыять

Барысы да бер, тик кемдер — лидер

30 ноября

Авыл старосталарына рәсми статус бирү һәм аларның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү — бик вакытлы һәм тормышчан чара

Һәрхәлдә, моннан биш-алты ел элек Авыргазы районында һәм республиканың тагын берничә төбәгендә эксперимент рәвешендә башланган әлеге чара үзенең бик вакытлы да, тормышчан да булуын күрсәтте. Күптән түгел Әлшәй районында старосталар җыены үткәрелде. Һәм, әйтергә кирәк, башка бик күп рәсми чаралардан аермалы буларак, ул бик җанлы барды. — Бездә барлыгы 81 староста сайланды. Барысы да үз авылдашлары арасында абруйлы, ышанычлы кешеләр, чын лидерлар! — ди старосталар корпусы белән турыдан-туры эш итүче Әлшәй районы Советы секретаре Фәрит Хәйбрахманов. Старосталар булып очраклы кешеләр сайланмавы, аларның лидерлык сыйфатлары турында статистика күрсәткечләре бик ачык сөйли. 81 кешенең һәр өченчесе — авыл зыялысы, 55 проценты — югары һәм махсус урта белемле, 60 проценты — “авыл аксакалы” саналырлык яшьтә булган абруйлы хезмәт ветераннары. — Авыл старостасын мин өй эчендәге хуҗа кебегрәк күрәм. Юньле хуҗа булган йортта һәрчак тәртип, килеп туган һәр четерекле мәсьәлә үз вакытында хәл ителә. Урындагы халык алдында абруе булган, үзен лидер итеп таныта алган староста — җирле хакимиятләрнең ышанычлы таянычы. Моңа безнең район буенча гына да бихисап мисаллар китереп була, — ди район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин. — Мине рәсми рәвештә староста итеп сайлап куйгач һәм аның шактый киң вазыйфалары белән танышкач, шуны күрдем: мин шул ук эшләрне староста статусым булмаганда да аткарып килгәнмен ләбаса! — диде коллегалары алдында чыгыш ясаган һәм үзенең бай тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашкан Клара Тукаева.

Егетләребез көнчыгышка юл тотты

27 ноября

Шушы көннәрдә республиканың җыелу пунктында армиягә китүчеләрне озатуга багышланган тантаналы митинг булды. Митингта Башкортстанның хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы полковник Илдар Баһаветдинов, Стәрлетамак шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Гафур Хәеткулов, хәрби эшелон башлыгы Валерий Булковский, Чечен Республикасындагы хәрби операцияләрдә булган Юрий Ковтанюк, Урыс православие чиркәвенең Уфа епархиясеннән Александр Данилов һәм Диния нәзарәтеннән Хәсән хәзрәт катнашты. Илдар Баһаветдинов сүзләренә караганда, көзге чакырылышта Башкортстаннан барлыгы 12360 егет илне сакларга китәчәк, шуның 6800е хәрби частьларга озатылган да инде. Ә менә шушы тантанадан соң су сөлеге кебек 490 егет Ерак Көнчыгышка юл алачак. Митингта чыгыш ясаучылар егетләргә иң яхшы теләкләрен җиткерде, хәер-фатыйха бирде, үзара тату, ярдәмчел булуларын, ата-аналарын җылы хатлары белән сөендереп торуларын, һәрвакыт Ватанга тугрылык саклауларын теләде.

Әрәмтамакларны үзебез үрчетәбез

27 ноября

Журналист Резеда Галикәеваның “Бала-чага — алты җан” (“Кызыл таң”ның 23 октябрь саны) дигән мәкаләсен укыгач, озак уйланып йөрдем. Юк, бу хәл туган районымда булган өчен генә түгел. Мин үзебезнең авылларны яхшы беләм. Шул исәптән Сихонкино авылын да. Гомумән, Кырмыскалы районында чувашлар җиде авылда яши. Алар монда татар һәм башкортлар белән туганлашып беткәннәр дияргә ярый. Хәтта район үзәгендәге зиратта мөселманнар белән бергә үз почмаклары да бар. Мин боларны ни өчен язам? Чөнки чуваш халкы — бик уңган халык. Сугыш елларында тирә-якта ачлык, ялангачлык хөкем сөргәндә дә, алар үз хуҗалыкларын таркатмады. Без алардан бәрәңге сатып ала идек. Сихонкино элек Иске Кыешкы авылы белән бергә Калинин исемендәге бай колхозга керә иде. Анда рәис булып бик абруйлы шәхесләр эшләде, мин барып йөрдем, дусларым күп иде, хәтта үзләренең телендә сөйләшергә дә өйрәттеләр. Мәкаләдән укыгач, аптырап калдым: бу төбәктә хәлләр шулай түбән тәгәрәде микәнни? Җәй уртасында мин Иске Кыешкы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Касыймова тәкъдиме белән районның барлык мәктәпләрендә дә шул фәнне алып баручы укытучыларның киңәшмәсенә чакырылган идем. Бу очрашудан гомергә онытылмас җылы истәлек калды. Мин шунда Сихонкиноны читләтеп үтәргә туры килгәнлектән, анда яшәүчеләрнең тормышы белән кызыксындым. “Әйбәт яшиләр, яңа йортлар тергезәләр, күпләп мал асрыйлар, тормыш нык үзгәрде, — диделәр әңгәмәдәшләрем. Кырмыскалының юбилеена кайткач, мәдәният сараенда шул авылдан килгән ансамбльнең биюләрен карау, дәртле җырларын тыңлау мине яшь чакларыма алып кайтты. Һәм менә — гәзиттә хат эзеннән язылган мәкалә...

Җир амнистиясе

26 ноября

Бүгенге крестьян, малтабарлар һәм инвесторлар моңа әзерме?

Русия Федерациясендә төп бурычларның берсе — азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Моңа ирешү өчен авыл хуҗалыгын күләмле яңарту таләп ителә. Авыл хуҗалыгын үстерү, азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге генә биреп калмыйча, Русия экспортын диверсификацияләүне тәэмин итә. 2008 елгы кризис алдыннан Русиядән ашлыкны экспортка озатудан килгән керемнәр корал сатудан кергән валюта белән тиң — 5 миллиард долларга якын була. Шуны да исәпкә алып үтәргә кирәк: бүгенгә кадәр сөренте җирләрнең 40 процентка якыны әйләнештән чыгарылган. Күрүебезчә, авыл хуҗалыгын экстенсив үстерү өчен шарт-нигез бар. Мондый үсеш якынча 3-4 ел дәвам итәр дип фаразлана, аннары үсешне тәэмин итү өчен интенсив ысуллар таләп ителәчәк. Бөртеклеләр җитештерүнең үсеш тизлегенә Ватаныбызда терлекчелекне тергезү һәм Җир шарында яшәүче халыкның арта баруы, төче су ресурслары кимү белән беррәттән, табигатьнең көтелмәгәнчә үзгәрүе тәэсир итәчәк. Үсеш зур инвестицияләрдән башка мөмкин түгел, авыл хуҗалыгында һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә инфраструктураның тулысынча диярлек җимерелүе күзәтелгәндә — бигрәк тә. Бу инфраструктура сакланган очракта да, ул заман таләпләренә җавап бирми.

Aвылыбызны совет чоры таратты

26 ноября

Үзем күп еллар шәһәрдә яшәсәм дә, соңгы 15-20 елда туган авылыма — Илеш районының Илеш авылына еш кайтып йөрим. Авылдашларым белән сөйләшү нәтиҗәсендә туган уй-фикерләремне гәзит аша башка кешеләр белән дә уртаклашасым килде. Заманында Илеш, волость үзәге буларак, Бөре өязенең иң зур һәм төзек авылларыннан саналган, бүген исә районыбызның төпкел авылларының берсе исәпләнә. Совет чоры авыл өчен фаҗигале еллар булды. Элек зур тегермәннәре белән тирә-якта дан тоткан, ике-өч мәхәлләсе булган матур һәм бай авылны коммунист начальниклар бөлгенлеккә, фәкыйрьлеккә дучар итте. Былтыр урта мәктәпне бетереп, тугыз сыйныфка калдырдылар. Авыл чишмә-елгаларга, башка су чыганакларына бай булса да, төрле сәбәпләр аркасында инде күп еллар суга кытлык кичерә. Моңа быелгы корылык кына түгел, иң беренче чиратта, суүткәргеч торбасының төрле урыннан тишек һәм тузган хәлдә булуы гаепле. Суүткәргечкә агулы матдәләр эләгү вакытларын да кичердек. Ләкин бу тиешле органнар тарафыннан дәлилләнмәде.

Киләчәксез мәдәният

26 ноября

Яңа Мөслим — Мәчетле районында иң күркәм авылларның берсе. Биредә урамнар пөхтә, йортлар төзек. Урта мәктәп, балалар бакчасы, мәчет биналары да елмаеп-балкып, үзләренә тартып тора. Болар барысы да мөслимлеләрнең уңганлыгын, булдыклылыгын исбатлаучы дәлил. Аларны төбәктә элек-электән аң-белемгә омтылучы халык итеп тә беләләр. Үткән гасырның башында ук беренче татар китапханәсе дә зыялы Мөслимдә ачылган. Ә шушында туып-үскән мәшһүр театр режиссеры Рифкать Исрафилов, актер Риза Әмиров, шагыйрә Лена Садыйкова (Иделбикә) исемнәре — бу авылның гаҗәеп мәдәниятле булуына ачык мисал. Әмма мәгърифәт-мәдәниятле авылның матурлыгын бозып торучы күренешләр дә юк түгел. Болар — заман таләпләренә туры килмәгән иске һәм төзелә башлап та, сафка баса алмыйча, җимерек хәлгә килгән мәдәният йортларының мескен, кызганыч биналары.

Якыныңа кул күтәрмә!

25 ноября

25 ноябрь — Хатын-кызларны җәберләүгә каршы халыкара көрәш көне

Көнкүрештә хатын-кызны җәберләү күренешләре арту географик киңлекләргә, яшькә, тән төсенә бәйле түгел. Һәм ул гаилә мөнәсәбәтләренең барлык төренә, барлык социаль катламнарга кагыла. Европада яшәүче хатын-кызларның 12-15 проценты көн дә тиктомалдан рәхимсезлек корбаны була. Гаиләдә җәберләүләрне туктату буенча законнар дәрәҗәсендә эш дөньяда 60нчы елларда ук башланды. Бүгенге көндә 89 дәүләттә якын кешеләр арасында фаҗигане кисәтү буенча законнар бар. Совет чорыннан соң, мәсәлән, Казахстан һәм Кыргызстанда “Көнкүрештә җәберләүләрне кисәтү турында” һәм “Гаиләдә җәберләүдән социаль-хокукый саклау турында” Законнар кабул ителде. Казахстанда бу законны Парламент мәҗлесе депутатлары төркеме һәм әйдәүче “Нур отан” сәяси партиясе әгъзалары әзерләде. Зыян күрүчеләрне саклау өчен законда саклау боерыгы кертү карала, ул көнкүреш тормышта кеше җәберләгән шәхескә бирелә. Аның нөсхәсе прокурорга җибәрелә. Закон нәтиҗәле эшли дип әйтергә була.

Хуҗасызлыкка чик куелырга тиеш

25 ноября

Күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә Олег Төхвәтуллинның “Медаль алу яхшы, әмма аның икенче ягы да бар” дигән мәкаләсен укыгач, күңелдә йөрткән күптәнге фикерләрем белән уртаклашу теләге туды. Бүгенге көндә пенсиядәмен. Лаеклы ялга чыкканчы “Башсельстрой” берләшмәсенең 6нчы механикалаштырылган күчмә колоннасында казанлык участогы начальнигы булып эшләдем. Республикадагы сөт, икмәк заводларында су тазартучы компрессорлар җыю, технологик җиһазлар көйләү һәм ремонтлау эше белән бәйле иде ул вазыйфа. Без үзебез төзегән, сафка җибәргән объектлардагы җиһазларның көйле эшен һәрвакыт контрольдә тоттык. “Уфамолагропром” сөт эшкәртү комбинатына Валерий Лебедьков җитәкчелек иткән еллар хәтердә. Заманында ул республикада иң куәтле предприятиеләрнең берсе иде. Комбинат сезон вакытында көненә 600-800 тонна сөт эшкәртте. Предприятие җитәкчелеге үз эшчеләренең социаль мәсьәләләрен даими игътибар үзәгендә тотты. Йортлар, балалар бакчалары төзелде. Иглин районының Кирилловка авылында комбинатның үз фермасы бар иде. Ул коллективны арзан һәм сыйфатлы ит белән тәэмин итте. Биредә эшләүчеләрнең һәммәсе үз җитәкчеләре һәм Уфада иң зур хезмәт хакы түләнүче предприятиедә хезмәт итүләре белән горурлана иде.

Миякәдә утлар якты яна

25 ноября

Бездә һөнәри бәйрәмнәрен законлы рәвештә елына ике тапкыр билгеләүчеләр дә бар. Әйтик, “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүчеләр медицина хезмәткәрләре көнендә дә, автотранспортчыларныкында да бәйрәм итәргә хаклы. Күптән түгел Миякә районының “Энергетик” муниципаль унитар предприятиесенә караган электр участогындә эшләүчеләр белән очрашырга туры килде. Әлеге “икеләтә бәйрәмлеләр” турында сүз чыккач, егетләр: — Ә менә безнең Саша елына өч һөнәри бәйрәмне билгели! — дип көлешеп алдылар. — Соң, егетләрнең асылы елына җитмеш бәйрәмне үзенеке дип саный ала инде ул — әгәр җитмеш һөнәргә ия булса! — Үз чиратымда мин дә сүзне уенга бормакчы булам. — Саша хакында егетләр дөрес әйтә: ул, берниниди шаяртусыз, берүзе өч бәйрәмгә ия! — дип сүзгә кушыла электр участогы мастеры Рәис Зыякаев. Дөресе дә шул икән. Электрчыларны югарыга күтәрүче АГП корылмасы торган машинаны йөртүче буларак ул, әлбәттә, шоферлар көненнән йөз чөерәлми. Икенчедән, электрчылар бригадасында эшләгәнгә күрә, хаклы рәвештә энергетиклар көнен дә үзенеке дип исәпли ала. Шул ук вакытта, ул күп еллар шофер булып эшләгән участок Миякә районының “Энергетик” дигән җылылык һәм электр челтәрләре предприятиесе составына керә. Димәк, шушы системада эшләүче Александр Неуконинның төп һөнәри бәйрәме — Торак-коммуналь хезмәткәрләре көне!

Яшәеш сыйфатын чүплекләр билгели

25 ноября

Республикада сәнәгать, бигрәк тә нефть химиясе, мәгъдән чыгару, металлургия сәнәгате киң үсеш алган. Шуңа да мондый төбәкләрдә экология торышы һәрвакыт четерекле була. Кеше организмына эчке нурланышның 80 проценты һәм авыр металларның 60-70 проценты ашамлык белән керә. Сәнәгать тарафыннан пычранган төбәктә җитештерелгән терлек продуктлары, бигрәк тә сөт һәм ит аеруча хәвефле. Авылда яшәүче халык сыйфатсыз ризыктан күбрәк алдана. Фермаларда савылган сөткә караганда, шәхси хуҗалыклар җитештергән сөттә токсик элементларның 5-6 тапкыр күбрәк булуы күпләргә билгеле. Чөнки көтүдәге маллар тимер юл һәм автотрасса буйларында йөреп, зарарлы үлән белән туклана. Шуңа да авыл кешесе шәһәр өчен бик ”чиста” продукт җитештерәм, дип уйласа да, бу алай түгел. Бүген кешелекнең яшәеш торышын ашаган ризыкларга гына карап түгел, тирә-якта өелеп яткан чүплекләргә карап та белеп була. Ни дисәң дә, чүплек астында калып барабыз түгелме? Күпкатлы йортларны гына алыйк. Фатирыннан коридорга яисә балконында тәмәке көйрәтергә чыгучыларның санаулысы гына тәмәке төпчеген берәр савытка җыя. Ә урамда тартып торучылар кая ыргыта дип уйлыйсыз? Әлбәттә, аяк астына. Иртән урамнарда, юллардагы чүпләрне күреп, янә нәфрәтләнәбез. Үсмерләрнең төнлә подъездларга кереп сыра эчүләре, тәмәке тартып, стеналарга юньсез сүзләр язып, идәнгә төрле каплар, буш шешәләр ташлап, кычкырышып утырулары еш кабатлана.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»