Җәмгыять

Авыл малае гомерен данга күмде

03 декабря

Берәр батыр, күренекле шәхес турында сөйләгәндә, “ул бала чактан шул эшне яратты, фәлән һөнәр иясе булырга хыялланды”, дип язарга яратабыз. Күпчелектә шулай буладыр да. Әмма гади крестьян гаиләсендә үскән Хәтмулланың балачактан шахтада күмер ватарга хыялланганын күз алдына китерүе читен. Үзенең балачагы турында ул болай дип язып калдырган: “Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында тугыз балалы ишле гаиләдә үстем. Мин иң кечесе идем. Кызганычка каршы, хәзер икәү генә калдык. Сәлимгәрәй гомер буе колхозда балта остасы булып эшләде. Рәхимгәрәй сугышта танкист иде. Ленинград өчен алышларда танкта янып үлде. Миңа озак укырга туры килмәде. Гаиләгә ярдәм итәргә кирәк иде. Шуңа башта Сәлимгәрәй, аның артыннан мин Ерак Көнчыгыштагы, шахтерлар поселогы Сучанга эшкә юлландык”. “Сучануголь” тресты шахтасында эшләгәндә Хәтмулла, илнең башка яшьләре кебек, стахановчыларның хезмәт батырлыклары үрнәгендә тәрбияләнә, торган саен бу һөнәр ияләренә карата аңарда олы хөрмәт хисе уяна. Аларның ватанпәрвәрлек, ярдәмчеллек, тормыш сөючәнлек кебек сыйфатларына игътибар итә. Шахтерлар арасында үзенә чын дуслар таба. Шуңа киләчәген шушы һөнәр белән ныклап бәйләргә карар итә. Тик ил өстенә ябырылган кара болыт ул чор яшьләренең уй-хыялларын челпәрәмә китерә. Ул көнне Хәтмулла гадәттәгечә эшкә китә. Шахта ихатасы эченә килеп керү белән, халык җыелганын күреп, лавада андый-мондый хәл булгандыр дип уйлый. Моңа кадәр инженер бер участокта эш шартларының хәвефлегә әйләнүе турында кисәткән була, югыйсә. Әмма биредә бәланең тагын да куркынычрагы — сугыш башлануы турында ишетә ул. Үзләренең ялкынлы чыгышларында эшчеләр Хәсән күле вакыйгаларын искә алып, дошманны дөмектерергә ант бирәләр. Сәлимгәрәй дә сүз ала. Ул шахтерлардан доброволецлар отряды җыярга чакыра. Шулай итеп бер көннән ике туган хушлаша. Сәлимгәрәйне сугышка озаталар. Хәтмулла абыйсының күз карашыннан ук аңа калырга һәм үзе өчен дә, абыйсы өчен дә эшләргә кирәклеген аңлый. Егет ике түгел, дүрт кеше өчен эшләргә дә риза. Сугыш кына тизрәк бетсен.

Унике яшьтә буразнага бастык

03 декабря

Нияз бабайның теләге бер: “Кабат сугыш була күрмәсен!” 81нче яше белән баручы Нияз Арслан улы Галиев сугыш чорында үзе кебек авыл кызлары һәм малайлары иңенә төшкән авырлыкларны әле булса тыныч кына сөйли алмый: тавышы калтырый, керфекләренә яшь тамчылары эленә. Тумышы белән Бишбүләк районының Елбулактамак авылыннан ул. Сугыш башланган елны уникенче генә яше белән бара. Гөлзаһира белән Арслан Галиевлар гаиләсендә өч малай, ике кыз үсеп килә. Көз гаилә башлыгына да сугышка китәргә чират җитә. “Мине, ул да күреп калсын дип, күрше авылда яшәүче картинәйне алырга йөгерттеләр, без килеп өлгергәнче атларда китеп тә баралар иде”, — дип хәтерли Нияз Арслан улы. Ул сентябрь көнендә бу авылдан яу кырына киткән 7 кеше дә Башкорт атлы дивизиясендә сугыша. Иң бәләкәй сеңелкәшләре 12 генә көнлек булып калган бу биш бала башкача газиз әтиләрен күрмиләр. Ниязга мәктәпне ташларга, әтисе урынына калган малайга Гөлзаһира апаның уң кулына әйләнергә — гаиләне туйдыру өчен эшләргә туры килә. Алар энесе белән икәүләп колхозда үгез җигеп җир сөрәләр, шулай ук үгез җигеп Приют станциясеннән ягулык ташыйлар. Урып-җыю чорында яланда, ындырда хатыннарга кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Ирләрен яу кырына озаткан һәм бары тик исән-саумын дигән сүзләрне көткән хатыннар, әтиләренең күкрәкләренә орден-медальләр тагып өйгә кайтуын төшләрендә күргән малайлар, беләк егәре бетсә дә, каһәр суккан сугыш тизрәк бетсен дигән теләк өстәгән йөрәк көче белән эшне сытып эшләгән олы яшьтәге әби-бабайлар хакында — тылдагы хезмәт батырлыгы турында язасы да, сөйлисе әле безгә. “Сугыш тизрәк бетсен дип тырыштык, олысы-кечесе, барысы да”, — ди Нияз бабай тыйнак кына, ирексездән күзләренә тыгылган яшьләрен сөртеп. Озак көтелгән Җиңү хәбәрен дә алар басуда ишетә.

“Дәваханәне яптырмыйбыз!..”

02 декабря

“Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе булып эшләгән соңгы ун елда миңа Стәрлетамак районы авылларында еш булырга, андагы хуҗалык җитәкчеләре белән генә түгел, гади эшчеләр, күп кенә хезмәт һәм сугыш ветераннары белән якыннан аралашырга туры килде. Дөрес, соңгы өч айда мин үз хәбәрче вазыйфасын башкармыйм. Бу хакта хәбәрдар булмаган гәзит укучыларыбыз һаман да миңа мөрәҗәгать итә. Бу юлы борчулы хат килде. Аны Октябрь һәм Максимовка авыл Советларына караучы 15 авыл халкы (барлыгы 3700 кеше, шуларның бишесе — фронтовик, 600е — бала) исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, 86 яшьлек Шәмсун Фәттах улы Хафизов язып җибәргән. 35 кешенең култамгасы куелган әлеге проблемалы язманы укып чыккач, битараф кала алмадым, юлга чыктым. Хат Октябрь бистәсендә (элекке данлы “Стәрлетамак” игенчелек совхозы) 1960 елдан бирле авыл эшчәннәре сәламәтлеге сагында уяу торган участок дәваханәсен ябу турында. Бу хакта медикларга агымдагы елның 27 октябрендә Стәрлетамак үзәк район поликлиникасының баш табибы Тәлгать Бикмөхәммәтов кул куйган рәсми кәгазь килә. Димәк, 22 кешедән торган коллективка (өч табиб һәм унөч шәфкать туташы) бу “Яңа ел бүләге” булачак, 2011 ел башыннан алар эшсез калачак. Иң мөһиме — биредәге хезмәт һәм сугыш ветераннары, уңган механизаторлар, тынгысыз терлекчеләр, балалар медицина ярдәмен элеккечә ала алмаячак.

Пай җирләренә нәтиҗәле идарә булырга тиеш

02 декабря

Озакламый Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертүне тикшерүгә керешәчәк. Бу изге максатлардан чыгып эшләнә, иң мөһиме — республикада яшәүче крестьяннарның тормышын яхшырту, шулай ук авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне нәтиҗәле файдалануга булышлык итү. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр халыкка тикшерүгә чыгарылды, бүген без эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Рамил Бигнов белән шул турыда сөйләшәбез. — Иң элек депутатларыбызның нинди үзгәрешләр кертергә теләвен ачыклап китик. Шуны искә төшереп үтәм: 2006 елда республика авылларында яшәүче халыкка җир өлешләре алу хокукы бирелде. Тик аерым бер крестьян үзенең өлешен бүлеп ала алмады, чөнки кадастр исәбенә кую өчен аның мәйданы 50 гектардан да ким булмаска тиеш иде. Безнең республикада җир паеның уртача күләме 5,7 гектар тәшкил итә. Димәк, авыл кешесенә җирне бүлеп алу өчен башта күршеләре белән берләшергә кирәк. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары кертергә теләгән үзгәрешләрнең асылы әлеге күрсәткечне киметеп, шушындый зурлыктагы җир участогын кадастр исәбенә куюга рөхсәт бирүдән гыйбарәт. Ул чагында авыл кешесе участогы белән нәрсә эшләргә кирәклеген үзе хәл итәчәк: аны үзе эшкәртәме, арендага бирәме яисә сатамы, башка категориягә күчерәме. Шулай ук аны залогка салырга, бүләк итәргә, мирас итеп калдырырга да мөмкин булачак.

Кичекмәстән эшкә башларга!

01 декабря

Комплекслы транспорт программасы юл хәрәкәте проблемаларын җайга салуны күздә тотачак

29 ноябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенә Уфада һәм республиканың башка шәһәрләрендә транспорт агымын уңайлаштыруның комплекслы программасын эшләргә кушты. Рөстәм Хәмитовның фикеренчә, пассажирлар ташуда тәртип булдырырга, тукталышлар янында җәмәгать транспортының уңай хәрәкәтен оештырырга һәм автомобиль тукталышларын күбрәк төзергә кирәк. “Уфа буйлап ярыйсы ук еш йөрим һәм төрле маршруткалар, тукталышларда тыгыннар, киеренкелек күзгә ташлана. Сипайлово белән Димдәге тыгыннарны җайга салуны сорыйм. Кешеләр җәфа чигә! Бистәләрдән сәгатьләр буе чыгарга туры килә”, — диде Рөстәм Хәмитов Башкортстан Хөкүмәте әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. Рөстәм Хәмитов парковкалану тукталышларының булмавына игътибарны юнәлтте. Урыннар җитмәү аркасында автоһәвәскәрләр Уфаның үзәк урамнарын туктап торуга әверелдергән, бу автобус хәрәкәтен һәм коммуналь хезмәтләр эшен кыенлаштыра. Республика башлыгы, шәһәр эчендә җир хакының кыйммәт булуына карамастан, тукталышлар төзүне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләде.

Бер эләктерсәң, котылам, димә

01 декабря

Бүгенге чор афәтләренең берсе СПИД — иң яман һәм куркыныч авыру. Республиканың СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш үзәге биргән мәгълүматларга караганда, бүген СПИД белән 8382 кеше авырый. Әлбәттә, узган елга караганда (9 324 кеше) аларның саны шактый кимесә дә, тынычланырлык урын юк. Чөнки СПИД ел саен 200гә якын яшь гомерне өзә. Сәламәтлек саклау органнары күргән төрле чараларга карамастан, мәкерле чир әлегә бирешергә уйламый. Егерме ел элек кенә бит әле бу сан ике дистә белән генә чикләнә иде. — СПИДның тозагына нигездә хәвефле төркемгә кергән 15-45-50 яшьтәгеләр эләгә. Анда, гадәттә, эчкечелек, наркомания һәм җенси азгынлык кебек СПИДның гомерлек юлдашларын үзләренә дус иткән кешеләр керә, — дип сөйли СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш үзәгенең оештыру бүлеге мөдире Нурфига Хафизова. — СПИД белән авыручылар арасында хатын-кызларның кими башлавы бик азга гына булса да күңелне юатып ала. Нурфига Карам кызының хатын-кызларга бәйле борчылуларын аңларга мөмкин. Ни өчен дигәндә, хатын-кызларга ир-атларга караганда СПИД тизрәк йогучан. Өстәвенә, ул карындагы баласын да куркыныч астына куя. Яшәешебезне матурларга туган гүзәл затларыбыз әхлаксызлык сазлыгыннан ераграк торсын иде дә бит. Ел башыннан ачыкланган 1140 ВИЧ-инфекциялеләрнең 44 процентын алар тәшкил итә. Быел вич-инфекцияле аналардан янә 204 бала дөньяга килгән. Ә мондый аналар нигездә үз балаларын да тәрбияли торганнардан түгел. Аларның күбесе баладан баш тартырга мөмкин. Өстәвенә, бу балаларның да бик сирәге сәламәт булып туучан.

Ленин “урынына” утырырмы?

01 декабря

яки тагын һәйкәл турында

Уфаның Ленин һәм Коммунистик урамнары чатындагы скверда Ленин һәйкәле 1924 елда куелган булган. Үзгәртеп корулар елларында пролетариат юлбашчысының сыны бервакыт юкка чыкты. Бушап калган һәйкәл урынында шарлы обелиск кына торып калды. Ул вакытта композициянең төп өлеше турында аңлатма бирүче булмады. Берәүләр, аны ремонтка алып киткәннәр, дисә, икенчеләре, чүплеккә илтеп ташлаганнардыр, дигән нәтиҗә ясады. Чөнки заманы шундый чуалчык иде. Һәм менә егерме елдан соң югалган сынның Санкт-Петербургта, Русия Сәнгать академиясе фондында саклануы турында хәбәр килде. Бу юлы инде сүз аның гипстан ясалган оригиналы турында түгел, ә граниттан эшләнгән күчермәсе турында бара. Вакытында Уфа скверында Ленин бабайның нәкъ шушы яңартылган сыны урнаштырылырга тиеш булган. Яшь буын, әлбәттә, бу сын турында кемнәндер ишетеп, я китаплардан укып кына белә. Шуңа алар бу вакыйгага битарафлык күрсәтергә мөмкин кебек. Ә өлкән буын өчен Ленин бабайның һәй-кәле тоташ бер дәверне символлаштырды, шуңа да кадерле. Яңа, граниттан эшләнгән сынга килгәндә, күптән түгел аның 1987 елда Уфа җитәкчелеге заказы буенча эшләнгәнлеге ачыкланды. Әмма заказ өчен вакытында түләнмәгән. Шул сәбәпле, ул эшне башкаручыда торып калган. Ә табыш турындагы хәбәр уфалыларны ике төркемгә бүлде. Берәүләр һәйкәлне кире кайтару турында кайгыртучанлык күрсәтсә, икенчеләр моның өчен акча туздырмау яклы. Күптән түгел Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Социаль-икътисади тикшеренүләр институты уфалылар арасында социологик тикшеренү үткәрде. Җавап бирүчеләр белем, яшь, җенес буенча һәм башка төркемнәргә бүленгән иде. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: респондентларның 56,4 проценты һәйкәлне кайтару өчен тавыш бирсә, 21,3 проценты моңа каршы, калганнары я битараф, я икеләнә.

Әдәпле җәяүлене ничек тәрбияләргә?

01 декабря

Шәһәр мәдәният сараенда “Җәяүлегә багышлау” акциясе үтте. Чарада Уфа шәһәре, Иглин, Кушнаренко, Кырмыскалы, Чишмә районнары мәктәпләреннән ике меңгә якын беренче сыйныф укучысы катнашты. Республикада дүртенче тапкыр үткәрелгән акциянең асылы нидән гыйбарәт? Башкортстанда агымдагы елда юл фаҗигаләрендә ничә җәяүленең гомере өзелгән? Акция кысаларында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Кызганычка каршы, быел юл фаҗигаләрендә 17 бала һәлак булды, — дип билгеләде чыгышында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы Динар Гыйльметдинов. — Аянычлы вакыйгаларда кем гаепле? Күп кенә очракларда хәвефсезлек каешын эләктергән әти-әниләр исән калды. Шул ук вакытта махсус җайланмага беркетелмәгән балаларның гомере өзелде. Акча кадерлерәкме? Бала гомереме? Кайгыга батканчы бүген үк бу хакта уйланырга һәм тиешле чаралар күрергә кирәк. Җәяүлеләрнең рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгуы да аянычлы тәмамлана. Кышкы бозлавык юлларда бу аеруча хәтәр. Чөнки водитель тәгәрмәч астына керүчене күрсә дә, машинасын тиз генә туктата алмый. Әлбәттә, күңелсез хәлләрне киметү өчен күп көч түгәбез. Кагыйдә бозучы җәяүлеләрне дә искәртергә тырышабыз. Аңлату, мәдәни-агарту, пропаганда эшенә өстенлек бирәбез. Бүген старт алган акция дә әдәпле җәяүлеләрне мәктәптән үк тәрбияләргә ярдәм итсен иде.

Эт өрә тора, бүре йөри тора...

30 ноября

киңкүләм мәгълүмат чараларында журналистлар күтәргән проблемалар хакимият игътибарыннан ни өчен читтә кала?

Мәгълүм булуынча, Рөстәм Хәмитов Башкортстан Президенты вазыйфасында ИТАР–ТАСС агентлыгына биргән тәүге интервьюсында ук республикада киңкүләм мәгълүмат чаралары үсеше һәм сүз иреге мәсьәләсенә аерым тукталып, “ачыклык һәм үтәкүренмәлелек яңа Хөкүмәт эшчәнлегендә төп өстенлек булачак”, дип белдерде. — Минем адреска килгән мөрәҗәгатьләрнең берсендә “дүртенче власть”ка ирек бирергә, радиода, телевидениедә, гәзит битләрендә белгеч һәм сәясәтчеләргә, оппозициягә һәм эшлекле власть вәкилләренә бәхәс кору мөмкинлеге тудырырга тәкъдим ителә. Мин бу тәкъдимне хуплыйм, шушы рәвешле кемнең кем икәнен күрәчәкбез. Шулай ук журналистлар белән очрашуларда миңа еш кына: “Республикадагы берәр кире күренеш турында язарга җыенсак, бездә андый хәл юк, дип белдерәләр”, — дип зарланалар. Ничек инде булмасын? Без барыбыз да Русиядә яшибез. Һәм безгә дә уңай башлангычлар да, кире күренешләр дә хас. Без шундый ук, һәм үзебезне Русиягә каршы куярга тиеш түгелбез. Шуңа күрә борчыган мәсьәләләр турында, дөреслекне халыкка тулы куәтендә, “кыскартмыйча” җиткерү Хөкүмәтнең мөһим бурычы булып тора. Җәмгыять моны көтә. Республика киңкүләм мәгълүмат чараларында казанышлар турында бертуктаусыз бәян итәргә кирәкми, проблемаларны тикшерергә, аларны хәл итү юлларын эзләүгә күчәргә вакыт, — диде бу уңайдан Рөстәм Хәмитов. Әйтергә кирәк, Президент сүзендә торды. Беренчедән, республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары күптән көткән сүз иреге алды. Бу җәһәттән шул ук республика гәзитләренең яз һәм көз айларындагы төпләнмәләрен чагыштырып карау да җитә. Кыюрак мәкалә бастырган өчен бер генә мөхәррир дә бүген башын тотып утырмый.

Чиновниклар боевиклардан көчлерәкме?

30 ноября

Дошман пулясы яугирләрне офицерга һәм рядовойга бүлмәде, югыйсә...

Әфган сугышы, Чечня гарасаты... Соңгы елларда бу шомлы сүзләр онытыла, аларның канлы эзләре хәтеребездән җуела төште. Бирсен Ходай, башкача бер дә, бер төбәктә дә сугыш уты кабынмасын, аның ялкынлы кузы ул һәм кызларыбызның җаннарын куырмасын, балалыктан чыгып та өлгермәгән көе салкын гүргә салмасын. Без онытырбыз ла ул, ләкин шушы тәмугны үткән, үлем белән күзгә-күз очрашкан йөзләрчә яугир республикада һаман да аны төшләрендә күреп уяна, сугыш яралары күпләрен әрнүләргә сала, ә җан газабына бернинди дару да табарлык түгел. Башкортстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 25 инвалид офицер яши. Берничә ел элек, аларның болай да яралы күңелләрен тагын да әрнетеп, бер гаделсезлек эшләп ташладылар. Сүз республикада 2004 елда кабул ителгән “Кайбер категория гражданнарга өстәмә түләүләр турында” Указ хакында бара. Указ фәкать сугыш хәрәкәтләре инвалидларына, атап әйткәндә, гади солдатларга кагыла. Ә офицерлар бу категориягә эләкми. Указ кабул ителгән елда инвалид офицерлар яхшы пособие алган, ә солдатларныкы нык түбән булган. — Бу шулай, тик шул вакыттан бирле безнең пособие арттырылмады һәм хәзер уртача 6700 сум тәшкил итә. Әлеге сумма республикадагы картлык буенча уртача пенсия күләменнән дә азрак түгелме соң? Сугыш яланнарында кан койган яугирләрнең пенсиясе гомере буе тыныч шартларда эшләп, хаклы ялга чыккан кешенекеннән азрак булырга тиешме? Без моңа бик гарьләнәбез һәм хурланабыз. Күп тә түгелбез, 25 кенә кешебез бит, — диде Русия Дәүләт думасы депутаты Иршат Фәхретдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»