Җәмгыять

Безнең егетләр — Олимпия объектларында

07 декабря

Олимпия уеннары үтәчәк спорт объектларын һәм шактый катлаулы “Олимпия авылы” инфраструктурасын төзү 2013 елда тәмамланырга тиеш. Әле бу эшләрнең иң кызу чагы. Бөтен ил белән күтәрелүче объектларны төзүдә Башкортстан егетләре дә актив катнаша. Шуларның берсе — Әлшәй районы үзәге Раевкада яшәүче танылган газ һәм электр белән эретеп ябыштыру остасы Айдар Килчурин. — Айдар, син ил генә түгел, дөнья тарихында калачак объектларны төзүдә катнашасың. Димәк, синең белән гаиләң, балаларың, хәтта оныкларың горурланачак. Мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми. Гәзит укучыларны үзең белән таныштырып китик әле. — Мин 49 ел элек Әлшәй районының Яңа Сәпәш авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Һөнәри белемне сигезенчене тәмамлаганнан соң Дәүләкәндәге 27нче училищеда алдым. Хезмәт юлын Раевка консерва заводында слесарь булып башладым. Армиядән соң Яңа Раевка мал симертү совхозында слесарь, 1987 елдан төп һөнәрем буенча эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Биш елым авыл хуҗалыгына газ үткәрүче “Шафран” акционерлар җәмгыяте белән бәйле. Төгәл 20 ел элек тимер юл системасын хезмәтләндерүче Раевкадагы 620нче төзелеш-монтаж поездына эшкә урнаштым. Монда зур-зур тимер юлы объектларына газ үткәрүдә, аларның җылыту системаларын монтажлауда үзенә күрә уникаль тәҗрибә тупланды. Һичшиксез, нәкъ шушы тәҗрибә миңа Олимпия төзелешләрендә катнашу мөмкинлеген бирде. — Димәк, Сочига син туп-туры данлыклы 620нче ТМПыннан барып эләктең? — Юк, моннан ике ел элек мине шул ук Тимер юл министрлыгы системасына караучы “УФСК-Мост” җәмгыятенә эшкә чакырдылар. Бу оешма тимер юл аша күперләр, тоннельләр салу белән шөгыльләнә. Монда бер ел эшләгәч, безнең махсуслашкан оешма нигезендә Сочига җибәрер өчен аерым бригада туплануы турында хәбәр таралды. Мин дә шул бригадага керергә теләк белдердем. Җитди сайлап алуны үтәргә туры килде, әлбәттә. Гомумән, тимер юлы объектларында эшләүче бригадаларга эләгү җиңелдән түгел. Соңгы елларда бигрәк тә. Космонавтлар отрядына алгандай тикшерәләр. Һөнәри әзерлек, тәҗрибә булу гына җитми — физик һәм психологик халәтең дә тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Нәтиҗәдә, берничә дистәдән нибары 15 кешене сайлап алдылар.

Иң яхшы милиция гаиләсе Нефтекамада яши

07 декабря

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында “Әти, әни һәм мин — милиция гаиләсе” республика конкурсының йомгаклау этабы үтте. Кырык җиде гаиләнең җидесе финалга чыкты. Гаиләләр үзләре белән таныштырды, җырлар, биюләр башкарды һәм хәтта этюдлар күрсәтте, аш-су конкурсы кысаларында үзләре әзерләгән ризыкларны тәкъдим итте һәм уенлы-чынлы сорауларга тапкыр җаваплар бирде. Ниһаять, жюри җиңүчеләрне игълан итте. Беренче урынга Нефтекамадан Гомәровлар гаиләсе лаек булды (гаилә башлыгы — ЮХХДИ бүлегенең дәүләт инспекторы Рифат Гомәров), икенче урында — Учалыдан Сәлимовлар (гаилә башлыгы — личный состав белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сәлимов), өченчедә — Краснокама районыннан Әхияровлар (гаилә башлыгы — эчке эшләр бүлегенең оператив дежурные Илгиз Әхияров). Җиңүчеләргә 10 мең сум акча һәм бүләкләр — кыйммәтле көнкүреш техникасы тапшырылды. Уфадан Миңнеәхмәтовлар, Әюповлар һәм Ислановлар, Туймазыдан Такаевлар шулай ук аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дип танылды һәм премияләргә, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

“Ихлас”ның ихлас җитәкчесе ул

07 декабря

Күп кенә авыл мәдәният учаклары сүнеп барган әлеге заманда эше көнән-көн җанланган клублар булуы куанычлы хәл. Мисал өчен Нуриман районының Байгилде мәдәният йортын гына алыйк. Монда үз эшен яратып башкаручы Рәйхана Суфиянова эшеннән авылдашлары бик канәгать. Күңеле белән сәнгатькә мөкиббән киткән ханым төрле сикәлтәләр аша яраткан эшенә килә. Тәүдә Зур Теңкәш авылында клуб мөдире, аннан сыер савучы, хәтта ферма мөдире булып та эшләргә туры килә. Байгилде авыл мәдәният йортына мәдәни чаралар оештыручы булып урнашкач, читтән торып Стәрлетамак мәдәният техникумын тәмамлый. Соңгы җиде елда директор вазыйфасын башкара. Бүген авыл мәдәният йортының икенче сулыш алган чоры. Монда ремонт эшләре дәвам итә. Авыл хакимияте евротәрәзәләр куярга ярдәм иткән. Әмма ремонт булуга карамастан, бүген монда һәркем үз эшендә. Коллективта дәртле, җыр-моңга әвәс дүрт кеше эшли. Җыештыручы Динара Ибраһимованың куллары алтын икәнен аның һәр бәйрәмгә ясаган рәсемнәре күрсәтеп тора. Сәхнәне, мәдәният йортын бизәүдә актив катнаша. Коридор стеналарына эленгән плакатларга карап та мәдәният йортының эше белән якыннан танышырга мөмкин. Районнан чыккан Советлар Союзы Герое Гайфетдин Аскинга, Сафиннар, Хаҗиевлар, Шәмсетдиновлар, Гариповлар, Мостафиннар, Динисламовлар шәҗәрәсенә дә бик зур урын бирелгән.

Елмаюның илаһи көче

07 декабря

Нәрсә ул елмаю? Елмаю физик кичерешләрне чагылдырамы, әллә рухи кичерешләрнеме? Гомумән, кеше тәүлегенә ничә тапкыр елмая? Бу сорауларга, әлбәттә, төгәл җавап биреп булмый. Сәбәбе кешенең үзеннән, рухи халәтеннән һәм аңа бәйле хәлләрдән тора. Кешенең күңеленә авыр чакларда елмаюы бик авыр. Елмаю кешенең күңел төпкелендәге иң нечкә хисләрен чагылдыра. Дөньяга яңа аваз салган сабыйлар, үзләренең хис-кичерешләрен белдерә алмаса да, таныш булган якыннарын күреп елмаялар. Кеше елмайганда аның йөзе яктыра. Бөек урыс галиме Л.Н. Толстой фикеренчә, бу үзе матурлык дип атала да инде. Бу матур күренешне җырларда да яратып җырлый татар халкы. “Әйдә, елмай”, “Елмайган иреннән үпсеннәр”, “Елмаю нурында”, “Елмай бер генә” һәм башка күп җырлар елмаю хисенең илаһи көчен чагылдыралар. Зур тәҗрибәгә ия кытай халкында киң таралу алган “Йөзеңдә елмаю юк икән, кибет ачма” дигән гыйбарәнең дөреслеген раславы һич кыенлык тудырмый. Елмаеп, йөзендә нур балкып торган кешегә каравы да, аның белән аралашуы да җиңел һәм күңелле. Психологлар өчен елмаю ул — күңел көзгесе. Мин шәхсән үзем кайда гына булсам да, кешеләрне күзәтергә яратам. Транспортта булсынмы, урамдамы, парктамы, һәр кеше кабатланмас шәхес булган кебек, карашлар да, эмоцияләр дә төрле була. Кайчак, сагыш тулы моңлы күзле кешеләрне күреп, озак вакыт онытып булмый. Яннарына барып, барысы яхшы булачак, елмайсаң, галәмнәр дә яктыра, дип тынычландырасы килә. Иң күңеллесе, мөгаен, күңелдә шат хисләр уятып, йөрәкләрне дулкынландырган елмаюдыр ул. Елмайган кеше үзенә магнит кебек тарта, аның янында, сихри елмаю балкышында эреп, бәхет диңгезендә чумасы килә. Ул кешегә карап син дә елмаясың, кәефең күтәрелә, бу кешенең бәхет һәм шатлык чыганагы нәрсә икән, дип, ирексездән уйланып куясың.

Кыргыз далалары матур, ләкин Башкортстан киңлекләре якынрак

07 декабря

Узган җәйдә Кыргызстанның Чулпан-Ата шәһәрендә Коллектив иминлек килешүенә керүче илләр (ОДКБ) җитәкчеләренең саммиты узган иде. Ыссыккүл яры буендагы табигать гүзәллеге Русия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан дәүләтләре башлыкларын бергә очраштырды. Саммитта бик җитди мәсьәләләр каралды. Әмма сүзем ул турыда түгел. Миңа Кыргызстанда байтак еллар яшәү һәм эшләү бәхете тиде. Шуңа күрә дә биредәге табигый матурлыкны, кешеләрнең киң күңелле булуын ишетеп кенә белмим. Ыссыккүл — кыргыз теленнән “кайнар күл” дип тәрҗемә ителә. Диңгез өстеннән 1200 метр биеклектә урнашкан таулардагы күлләр арасында Ыссыккүл мәйданы буенча дөньяда икенче, ә су күләме буенча беренче урында тора. Бөек урыс сәяхәтчесе П. Семенов-Тянь-Шаньский Ыссыккүлне Женевадагы бөтен дөньяга билгеле күл белән чагыштырган. Күл турында бик кызыклы легендалар, риваятьләр сакланган. Кыргыз аксакаллары, мәсәлән, Ыссыккүл төбендә махсус табутка салып Чыңгызхан җирләнүен ышандырырлык итеп сөйли белә. Ә Илья Глазунов борынгы урыс шәһәрен Ыссыккүл төбендә “күреп” 1989 елда картина яза. Легендалар маҗара эзләүчеләргә Ыссыккүл төбен тирәнрәк тикшерергә этәргеч тә бирә кебек. Кыргызстанның гүзәл һәм сихри күле ярларында әлегә кадәр борынгы бугу ыруы яши. Алар шушы төбәккә күченеп килгән тәүге кыргыз ырулары да булып тора, ди тарихчылар. Бугу — кыргыз теленнән “болан” дип тәрҗемә ителә. Ыру исеме “Ана болан” легендасыннан алынган. Бу турыда Чыңгыз Айтматовның “Ак пароход” повестенда да тасвирлана.

Мунча җәфасы

04 декабря

Мунча шифасы турында белмәгән кеше сирәк кенә түгел, хәтта юктыр да. Мунча яратканнарның сәламәтлеге дә аерылып тора: белгечләр бу учреждениегә даими йөрүчеләрнең иммунитеты ныклыгын, һәр юынуның спорт күнекмәләренә тиң булуын, биредә кешенең кәефе яхшыруын билгели. Авыл җирендә мунчасыз хуҗалык юк, диярлек. Шәһәрдә дә мунчалар кытлык тудырмый — табыш китерә ич. Ә менә район үзәкләрендәге зур поселокларда, кагыйдә буларак, халык бердәнбер мунчага күз төбәп яши. — Яздан бирле мунча күрми җәфаланабыз, — дип хәбәр итте Гафури районы Красноусол авылыннан ирле-хатынлы Гайнуллиннар. — Мунча искергән дип, берничә ай элек хатын-кызлар бүлеген ремонтка яптылар. Ирләр бүлеге генә эшләгәч, ял көннәрендә мунчага чиратлап йөрибез. Яшьләр өчен, бәлки, болай да уңайлыдыр. Ләкин безнең кебек пенсионерлар өчен бу ысул бердән, кесәгә дә суга, икенчедән, тынычлап юына алмыйбыз. Мунча бездән шактый ерак булу сәбәпле, юлга такси чакыртабыз. Бару-кайту — йөз тәңкә. Икебезгә ике көнгә ике йөз сум булып китә. Икәү бергә барып кайтсаң, 100 сумга “сыяр” идек. Тынычлыкка килгәндә, карт кешеләргә бер-берсенең ярдәме кирәк булып тора. Хәле бетеп, егылып ятмагае, дип кайгырышабыз. Шалтыратып сорар идең — мунчада телефон юк. Элегрәк мунча эчендә парикмахер бүлмәсе бар иде. Хәзер ул да ябылды. Киенү бүлмәсе суык, эсседән чыккач, өшетә.

Җир хуҗасы җирлеме?

03 декабря

Ераклардан караеп, һай, күренгән Язга гына сөргән җир микән? (Халык җырыннан). Сабый анасының куенына һәрдаим омтылган кебек, дөнья йөзендәге барча тереклек, ризык һәм сыеныр урын эзләп, Җир-анага төбәлә. Адәм баласы да гомер бакый җирдә эшләгән, җир дип яшәгән, аның мәхәббәте дә, нәфрәте дә җир белән бәйле. Техник казанышлар никадәр генә ис-акылны китерерлек булмасын, җир, элеккечә, илнең төп хәзинәсе булып кала. Кулларында нефть, газ, алтын-көмеш, банклар тотучы байлар да җирнең иң зур байлык булуын аңлый, аны үз мөлкәте итү өчен акчасын кызганмый. Җирдә хуҗалык итү, аңа хуҗа булу мәсьәләсе һәр җәмгыятьне борын-борыннан кызыксындырган. Шушы бәхәсләр, талаш-тартыш барышында җирнең төп хуҗасы — аны эшкәртүче, кадерләүче кеше еш кына онытылып куя. Петр Столыпин реформаларында да, совет властеның инкыйлабтан соңгы мөһим карарларында да җир төп урында булган. Русия крестьяннарының егерменче-утызынчы еллардагы фаҗигасе дә, арытабангы ачлы-туклы тормышы да җиргә бәйле. Яшәү, ризык, муллык чыганагы булган җир, никадәр генә гаҗәп тоелмасын, кешене һәрдаим барлык белән юклык арасында тота. Һәм, ахры, җир тирәсендә ритуаль биюләр, шикле ниятләр һәм дәүләт күләмендәге буталчык тиз генә тынмас әле. Мәсьәлә төене, чишелер урынга, тыгызлана гына бара. Узган атна азагында Уфада Русия икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина катнашлыгында Русия Федерациясе инвестиция проектларын гамәлгә ашыру барышында җирне һәм җир участокларын кулланучыга тапшыру һәм теркәү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Шунда китерелгән мәгълүматларга караганда, агымдагы ел башына Башкортстанның җир фондында 14,3 миллион гектар чамасы җир булуы билгеле. Шушы мәйданның 7,7 миллион гектары, ягъни 54 проценты, авыл хуҗалыгы карамагында. Табигый, зур-зур мәйданнар авыл-шәһәрләр, сәнәгать предприятиеләре һәм махсус тәгаенләнештә, аерым сакланучы урыннар һәм объектлар карамагында кала. Әгәр саннарны ачыклауны дәвам итсәк, күз алдына төп юнәлешләр буенча якынча шундый күренеш килеп баса. Агымдагы елның октябрь башына 981 авыл хуҗалыгы оешмасы үз гражданнарына гомум (өлеш) милек хокукында җир бирү турында карар кабул иткән. Җир өлеше бирелгән гражданнар 350110 кеше булып, алар карамагында 2 миллион 278 мең гектар җир исәпләнә. Шуның 2 миллион 118 мең гектары — сөренте җир. 269 мең 951 кеше җир өлешенә хуҗа булу хокукын теркәп куйган. Андый гражданнар милкендә әле 1 миллион 738 мең гектар җир бар. Узган елда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдән участокларны бер мәртәбә түләүсез хосусыйлаштыру гамәлдә тәмамланды. Дөрес, бүлеп бирелгән участокны милек хокукында теркәү Чакмагыш районында гына тулысынча тәмамланган. Благовещен районында да шуңа якын. Дуван, Чишмә районнарында бу чара актив алып барыла. Гомумән, аерым гражданнарга милеккә бүленеп бирелә торган җир 2 миллион 270 мең гектар тәшкил итәргә тиеш. Әгәр шушы мәйданның республикадагы барлык авыл хуҗалыгы җирләренең — 31, ә сөренте җирләрнең 58 проценты булуын исәпкә алганда, аларны файдалану көнүзәк мәсьәлә булып килеп баса.

Бүген соңласак, тәмам артта калачакбыз

03 декабря

Русия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Уфа институты директоры, икътисад фәннәре докторы Гамил Мөфтиев белән әңгәмә

— Гамил Габбасович, Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен соңгы елларда республикада икътисади торгынлык барлыкка килде? — Кызганычка каршы, соңгы чорда икътисад фәненә, аның тәкъдиме һәм эшләнмәләренә игътибар юнәлтелмәде. Шундый бер хәлне хәтерлим, республиканың элекке икътисади үсеш министры Валентин Власовка үз тәкъдимнәребез белән мөрәҗәгать иткән идек. Ә ул кырт кисеп: “Миңа бернинди тәкъдимегез дә кирәкми. Бездә бер генә кеше үз тәкъдимен кертә. Ул ни дисә — шулай була”. Мин моны шуңа искә төшердем, чөнки бу министр сүзе генә түгел, ә республикадагы икътисади сәясәт моделе дә иде. — Хәлне яхшы якка үзгәртү өчен нинди чараларны тормышка ашырырга кирәк дип исәплисез? — Яңа Президент яңа бурычлар куйды. Ул бурычлар, беренче чиратта, ситуациягә тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирүне таләп итә. Русиядәге икътисади кризис — озайлы процесс, һәм ул каршылыклы, катлаулы фазага да күчәргә мөмкин. Мондый шартларда ил төбәкләрендә икътисадта тиешле тәртипне булдыру, хәлне кабаттан “кризис янгынына” тарытмас өчен дәүләт тарафыннан чаралар күрелү шарт. Әйтергә кирәк, әлеге вакытта республиканы социаль-икътисади үстерү проблемалары матбугатта, гыйльми даирәләрдә җанлы рәвештә тикшерелә. Болар бик уңай күренеш.

Алтатар* безне коткара алырмы?

03 декабря

4 ноябрьдә килешү, татулашу бәйрәмен үткәреп өлгермәдек, Русиянең үзәк телевидение эфирларын, радио дулкыннарын, гәзит битләрен хәвефле Кущёвская хәбәрләре биләп алды. Ил-көндәге яман хәлләргә, үтереш-суешларга, көчләүләргә һәм урлашу-талауларга күптән күнгәнбез инде. Әмма әлеге казак станицасындагы коточкыч хәл — җәлладларның өйгә кереп 12 җанны — хуҗаларны, кунакларны һәм бала-чаганы үтереп чыгулары, йортны яндырып көлгә әйләндерергә маташуларына кансызлык һәм ерткычлыкта тиңнәр юк. Мондый шартларда ничек яшәргә? Карак, угры пычагыннан ничек котылырга? Мафия, коррупция корбанына әверелмәү өчен берәр әмәл бармы? Шул фаҗига Дума депутатлары, сәясәтчеләрнең күңелләрендә күптән тамырланган ниятне дә тышка чыгарып салды. Халык кулына наган бирергә кирәк! Хөкүмәт үз гражданнарын хәвеф-хәтәрдән яклый алмый икән, кеше үз иминлеген, байлыгын кулындагы утлы коралы белән сакласын... Ярар, закон нигезендә кесәдә наган йөртү хокукы бирелсә, байлар, эшкуарлар, сәяси затлар, чиновниклар алтатар шартлатып, үз тирәләреннән карак, угрыны куарлар. Үзләре атмаса, тән сакчылары ялларга хәлләреннән килер. Әмма пинжәк эчендә наган йөртүнең халык тормышына, көнкүрешенә яңа киеренкелекләр өстәячәге, моңарчы күрелмәгән фаҗигаләргә этәрәчәге сукырга да ачык. Һәм бу адымның беренче чиратта карак, угрылар, мафияче адәмнәр файдасына булуы да бәхәссез. Бу тәкъдирдә Русия ялган демократия базына тагын да тирәнрәк батачак. Туктыйк, бүгенге хәлебезгә карап уйланыйк. Чынлап та дөрес юлдамы соң без?

Сармат алтыны. Аның варисы кем?

03 декабря

“Сармат алтыны”... Ырынбур өлкәсенең көньягында 1987-1988 елларда билгеле археолог А.Х. Пшеничнюк тапкан безнең эрага кадәр V-IV гасырларның Филиппов курганнарының үзенчәлекле алтын әйберләре археология фәненә шундый атама белән кереп кала. А.Х. Пшеничнюкның табышы дөнья әһәмиятендәге фәнни ачыш буларак бәяләнә: без үзебездән, алар галимнәрне Дала Евразиясенең олы мәдәни, икътисади һәм сәяси үзәкләренең берсе буларак Көньяк Уралга игътибар юнәлтергә мәҗбүр итә, дип өстибез. Филиппов курганнары Бүген төбәкнең борынгы тарихы буенча бер генә мәкалә дә Филиппов табышы телгә алынмыйча язылмый. Ләкин бу хәзинәнең чын хуҗасы, соңыннан аның варисы кем булган, дигән сорау әлегә кадәр аз өйрәнелгән. Без гәзит укучыларга бу тема буенча үз фикеребезне җиткерергә уйлыйбыз. Филиппов курганнары бик зур: диаметры 80нән 100 метрга кадәр, биеклеге — 6-9 метр. Археологлар “патша курганнары” дип атый, аларның фикеренчә, хан статусындагы аеруча күренекле кешеләр җирләнгән урында төзелгән. 1нче курган үзәгендә, мәсәлән, 2 метр тирәнлектәге җирләү камерасының (21х19м) булуы ачыклана. Аның стеналары үз вакытында агач бурадан төзелгән, өсте рәтләп салынган бүрәнә белән ябылган. Аңа озын, тар коридор (дромос) алып бара, коридор идән турылыгында камера белән тоташа. Тоташкан урында ике яклап агач баганалар эзе бар. Бу камерага керү юлында шушы баганаларга ныгытылган ишекләр булган дигән фикер уята. Курганда элек кемдер булган, вак кына алтын һәм бронза әйберләрнең йөзләгән кисәге анда гаять зур хәзинә булуы хакында сөйли. Курганны төзүчеләр, замандашларының аны талавы ихтималлыгын белгәнгә күрә, җирләү камерасы янында 1 метр тирәнлектә яшерен чокыр эшли. Чокырга хәзинәле агач сандык урнаштырыла. Анда 26 алтын болан фигурасы, алтын комган һәм тышкы яктан катлаулы орнамент белән бизәлгән бик күп агач чынаяклар була. Соңгыларында җайдак, болан, балык, аю, кош һәм башка фигураларны танырга мөмкин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»