Җәмгыять

Үтми тор әле, гомер!

11 декабря

Башкортстанның Хатын-кызлар берлеге пленумында өлкән буынның яңа мөмкинлекләре мәсьәләсе каралды. Узган елның 31 декабренә республикада пенсия яшендәге 1 миллион 34 мең 152 кеше теркәлгән. Аларның 679112се — хатын-кызлар. Барлык пенсионерларның 70 проценты дигән сүз бу. — Өлкән яшьтәгеләрнең барысы да кеше тәрбиясенә мохтаҗ түгел, — дип билгеләде берлек рәисе Рәшидә Солтанова. — Алар социаль үсешкә зур өлеш кертәләр, хәзерге җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләрне хуплап каршы алалар, социаль, мәдәни, иҗтимагый тормыш белән кызыксыналар. Ә иң мөһиме — алар көчләреннән килгәнчә хезмәт итә ала. Әмма русиялеләрнең күбесе картайганчы яши алмый. 191 ил арасында гомер озынлыгы буенча Русия 107нче урында тора. Африка илләре белән бер тирәдә... Еш кына кеше үзе тере, ә җәмгыять өчен ул социаль яктан үлек исәпләнә. Моңа эш бирүчеләрнең күбесе олы яшьтәгеләрне артык кеше дип исәпләве дә сәбәпче. Үзләре дә шул ук эздән баруын оныта бугай алар. Пенсия яше җитүне ир-атлар авыррак кичерә. Ә хатын-кызлар монда да югалып калмый — оныкларын тәрбияләшә, җәмәгать эшләренә керешеп китә. “Безнең хәрәкәттә иң актив хатын-кызларның 70 проценты илле яшьтән узган, — ди Рәшидә Искәндәр кызы. — Картлык күңел төшенкелегеннән килә, диләр. Ә безгә төшенкелеккә бирелергә вакыт юк”. Соңгы елларда өлкән яшьтәгеләрнең кайберләре белем алуга өстенлек бирә. Бу тәҗрибә Көнбатышта киң таралган. ЮНЕСКОның 1997 елда кабул ителгән Гамбург декларациясендә мондый юллар бар: “Планетада яшәүчеләрнең күбесе — өлкән яшьтәгеләр. Аларның саны елдан-ел арта бара. Картларга җәмгыять үсешенә үз өлешен кертергә кирәк. Ә моның өчен белемле булу шарт. Аларга бөтен кеше белән беррәттән уку шартлары тудырырга кирәк. Соңыннан исә аларның мөмкинлекләрен тиешле дәрәҗәдә файдаланасы гына кала.” Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы планетаның күп кенә тарафларында “Картлыкны шатлык иткән шәһәр” проектын тормышка ашыра. Шунысы сөенечле, әлеге проект безнең илдә ике шәһәрдә генә — Мәскәүдә һәм үзебезнең Туймазыда җәелдерелгән.

Дин — дәүләтнең тугры ярдәмчесе

11 декабря

Гыйбадәтханә турында без нәрсә беләбез? Күпләребезнең алар яныннан узып киткәне, кайберләребезнең эченә дә кергәне бар. Күпләр гыйбадәтханә — дини йолалар үтәү урыны гына һәм ул заманнан артка калган дип уйлый. Элекке заманнарда православие чиркәүләренең үз мәктәпләре, дәваханәләре, гәзитләре булганын, аларны иҗтимагый эш белән шөгыльләнүләре турында укыганыбыз һәм ишеткәнебез бар. 9 декабрьдә “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә чиркәүнең элекке традицияләрне һәм иҗтимагый эшне тергезүе турында сүз барды. Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никонның референты игумен Игнатий (Климов) Урыс православие чиркәвенең социаль, мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлеккә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Уфа епархиясенең һәр мәхәлләсе картлар һәм балалар йортларына, дәваханә һәм төрмәләргә ярдәм итә. Епархиянең көче белән наркоманнарны реабилитацияләүче өч үзәк, яшәргә урыны булмаганга приютлар оештырылган. — Безнең өчен бу — элекке традицияләргә тугры калу гына түгел, ә төп эшебез. Аллаһ тарафыннан кешегә йөкләнгән ике бурыч-васыятьнең берсе — үзеңнең якыныңны ярат, — диде игумен Игнатий. Әлбәттә, социаль эш мәхәлләләрдә генә чикләнеп калмый. Быел сентябрь-октябрьдә Уфа епархиясе зур социаль акциядә көчен сынап карый — Башкортстанда янгыннан һәм табигать бәла-казаларыннан зыян күргәннәргә ярдәмләшә. Зыян күргәннәрнең адреслары социаль хезмәтләрдән алына, кешеләр белән урынга барып сөйләшеп, нинди ярдәм кирәклеге ачыклана. Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никон указы белән барлык благочиния-чиркәү округларында кием-салым, азык-төлек, гигиена чаралары, акча җыю буенча төбәк пунктлары оештырыла. Каза күргәннәргә ярдәм итәргә теләүчеләр күп була. Янгыннан казага тарыганнар өчен кайбер чиркәүләргә әле дә әйберләр китерүне дәвам итәләр икән. Уфа шәһәре һәм районы, Белорет, Авыргазы, Хәйбулла, Бәләбәй, Ярмәкәй, Кырмыскалы, Мәләвез, Иглин, Туймазы һәм башка районнардагы 72 гаиләгә һәм 37 кешегә ярдәм күрсәтелә. Кешеләрнең барысына да, нинди дин тотуына карамастан, ярдәм ителә. Дин гомум зур афәт килгәндә һәрвакыт дәүләтнең тугры ярдәмчесе булды һәм булып кала. Уфа шәһәрендә “Ирәмәл” сәүдә комплексы һәм “Родина” кинотеатры янында янгыннан зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен акцияләр үткәрелә.

Уеннан уймак чыга

10 декабря

тиешле закон 2009 елда ук көченә керүгә карамастан, Башкортстанда “кара малтабарлар” халыкны төп башына утыртуын дәвам итә

СССРда беренче уен автоматлары 1988 елда урнаштырыла башлый. Мәскәү, Ленинград, Сочи, Ялта, Минск, Таллин, Выборг һәм Пятигорск шәһәрләрендә “Интурист” кунакханәләрендә 226 уен автоматында акча отарга мөмкин була. СССРда беренче казино 1989 елда Эстониядә ачыла. Шул ук елның язында Мәскәүдә икенче казино ишекләрен ача. 2005 елда исә илдә уен автоматлары — 400 меңгә, уен өстәлләре 5 меңгә җитә. Бу вакытта Русиядә комарлы уен бизнесында биш-алты миллиард доллар әйләнештә йөри. Шул ук вакытта казиноларда фатирларын оттыручылар, бурычка батып үз-үзләренә кул салучылар, эш хакын алу белән уен автоматлары артына утыручылар арту, комарлы уен йортлары хуҗаларының үз кесәләрен генә кайгыртуы ил хөкүмәтен кырыс адымга барырга этәрде. Федераль законга ярашлы, 2009 елның беренче июленнән Русиядә Алтай, Приморье крайларында, Калининград өлкәсендә һәм Краснодар крае белән Ростов өлкәсе чигендә махсус уен зоналарында гына комарлы уен бизнесын үстерергә мөмкин. Илдә казинолар ачу, уен автоматлары урнаштырып, комарлы уен клублары оештыру катгый тыелды. Кызганычка каршы, законның үз көченә керүенә ел ярым вакыт үтсә дә, Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да, комарлы уен бизнесына тулысынча чик куелмады. Бу фикерне анык мисаллар дәлилли. Стәрлетамак шәһәре Эчке эшләр идарәсенә төнге клубның бер хезмәткәре: “Зинһар, ярдәм итегез! Бер карак кулымнан 25 мең сум акчамны тартып алып качты!” — дип хәбәр итә. Хокук сакчылары тиз арада тиешле урынга барып җитә. Милиционерлар нәкъ бина каршында сибелгән йөзлекләргә тап була. Ахырда, акчаларның саксыз кыланган бур кесәсеннән коелганы ачыклана... Ул көнне бу “ботканы” пешерүче “геройга” чираттагы дозага акча җитми. Аңа уен автоматында да бәхет елмаймый. “Сыңар куллы бандит” акчаларны бер-бер артлы йотса да, юмартлык белән җавап бирми. Шәраб эчүдән исергән Илфир кесәсендә сукыр бер тиен дә калмаганын сизми дә кала. Ә тәне, җаны әфьюн таләп итә. Нәрсә эшләргә? “Ломка”ны ничек басарга? Автомат экранындагы алма, лимон, әфлисун рәсемнәренә карап, калтыранып утыручы егет бер хезмәткәр кулындагы акчаларны шәйләп кала. Сакчыларның тартырга чыгуыннан файдаланып, акчаларны тартып алып чыгып кача, тик файдалана алмый. Аны 40 минуттан соң сибелеп калган “акча сукмагы” буенча эләктерәләр. Моңа кадәр дә кесә телефоннары, калай мичкәләр урлап эләккән, суд карарын көтеп йөргән егетнең язмышы билгеле инде. Ул хәзер дүрт елга кадәр рәшәткә артына эләгергә мөмкин.

Башта бозалар, аннан якларга тырышалар

10 декабря

Ләкин саннар республикада йөз кешенең берсенең генә уңышка ирешүе турында сөйли

Кеше хокуклары буенча вәкил республикада моннан унөч ел элек тәгаенләнде. Шуннан бирле ел саен декабрь башында ул журналистлар белән очрашып, еллык эшчәнлегенә байкау ясый, уңышлары белән уртаклаша. Һәм без... аның турында тагын бер елга онытып торабыз. Кеше хокукларын яклау, кеше хокукларын бозу дип күпме генә сөйләнмик, бу күбрәк сүздә генә кала килә, ә әлеге хезмәт һаман тиешле дәрәҗәдә эшләп китә алмый. Бездә аңа карата сәер мөнәсәбәт, чөнки хокуклар адым саен бозылган илдә ул кемнәргәдер комачаулый гына. Чит илләрне алсак, анда Кеше хокукларын яклаучы, ил җитәкчесеннән кала, икенче фигура! Әйтик, Испаниядә бу шулай. Скандинавия илләрендә Вәкилләрне берничә юнәлеш буенча сайлыйлар: бала хокуклары буенча, тоткыннар хокуклары буенча һәм башкалар. Ә безнең республикада, мәсәлән, бу хезмәттә биш кеше эшли, шуның дүртесе хокукларны яклау белән шөгыльләнә. Димәк, дүрт миллионлы Башкортстанда бер миллионга бер вәкил туры килә. Көлке. Ә алар күбрәк булырга тиеш. Безнең илдә — бигрәк тә. Чөнки Русиядә ниндидер бурычны үтәү, максатны тормышка ашыру өчен бервакытта да кешеләрне кызганмадылар. Бу солдатларны күрәләтә үлемгә җибәргән сугыш вакытларыннан килә: үтәләсе бурычлар кеше гомереннән югарырак бәяләнгән дәверләрдән. Ә замана сугышлардан тынып торган арада кеше хокукларын власть үзе боза, ничек тели һәм күпме тели. Һәм Вәкилнең бурычы – шушы властьны халыкка йөзе белән бору. Чын, туры мәгънәсендә. Әлеге вазыйфага сайланган Вәкил иң элек “бүген халыкны нәрсә борчый” дигән сорауга җавап табарга тиеш. Шушы дата алдыннан очрашу вакытында бу сорауны Башкортстан республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмовка да юлладык.

Җылы яктан кошлар кайта һәм... гастарбайтерлар килә

09 декабря

Кара эшчеләр һәм сатучылар үзебездә дә буа буарлык лабаса!

Уфа шәһәренең теләсә кайсы базарында үзеңне Ташкентта, Астанада, Бакуда, Ашхабадта кебек хис итәсең. Үзбәк, әзербайҗан, казах, төрекмән, тагын әллә нинди телләрдәге ят сүзләр колакны яра. Зур төзелешләрдә, хәтта кайбер хуҗалыкларда, предприятиеләрдә дә шундый ук хәл. Моңа һич тә аптырыйсы юк. Чөнки Русия чит илләрдән килгән эшче көчләр саны буенча Европада беренче урынны били. Безгә гастарбайтерлар, башлыча, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Украинадан килә. Башкортстан да бик күп көньяк халкы өчен вакытлыча эшләү, яшәү урыны булып тора. Ә кунаклар ачык йөзгә тыйнаклык белән җавап бирәме? Башкортстанга эшкә килүче чит ил гражданнары ничә көндә теркәлергә тиеш? Бу законны үтәмәүчеләргә, теркәү үтмәгән мигрантлар хезмәтеннән файдаланучыларга нинди җәза билгеләнә? Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе үткәргән “Законсыз мигрант” операциясенең икенче этабы бу сорауларга ачыклык кертте. Октябрь аенда оештырылган оператив-профилактик чара барышында республикада сәнәгать, сәүдә, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм башка өлкәләрдә ике меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Чит ил гражданнарының документлары җентекләп каралган һәм 5576 кеше җаваплылыкка тарттырылган. Ялган документлар ясауның — ике, законсыз миграциянең дүрт очрагы теркәлгән. Мәсәлән, Уфа шәһәрендә бер төзелеш объектында тиешле документлары булмаган биш үзбәк эшләве ачыкланган. Бу очракта “Законсыз миграция оештыру” статьясы буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Куергазы районында ит ярымфабрикатлары җитештерү цехында хезмәт салырга рөхсәт бирүче документлар тутырмаган ике үзбәк эләккән. Аларга ике меңәр сум административ штраф салынган. Җиңел юл белән баерга теләгән цех хуҗасы 250 мең сум (!) штраф түләргә мөмкин.

Тәрбия эше хатын-кыздан башлана

09 декабря

“Сәхипҗамал” оешмасы әгъзаларын бүген нинди мәсьәләләр борчый?

Кешелек дөньясы XXI гасырның тәүге ун елын төгәлләү алдында тора. Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, соңгы гасыр эчендә тормышыбызның фән һәм техника өлкәсендә никадәр алга киткәнен күреп хәйран калырлык. Әмма, ни кызганыч, тормышыбызның бәрәкәте, яме торган саен югала бара. Япь-яшь кызлар кулларына шешә, тәмәке тотып, ярым-шәрә урам гизә, кулдан-кулга күчеп мәхәббәт эзли. Ата-анасыннан калган йортны бүлешә алмыйча, бертуганнар кан дошманга әйләнә. Балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйлар саны сугыштан соңгы күрсәткечне дә узып китте. Эчкечелек, наркомания, азгынлык аркасында килеп туган афәтләрнең саны чиктән ашты. Иң аянычлысы — гаиләләрнең таркалуы. Бу күрсәткеч инде күптән илле проценттан узды. Яшьләрнең, балаларның үз-үзенә кул салуы хакындагы мәгълүматларга күз салсаң, чәчләр үрә тора... Әйе, бер гасыр эчендә фәнни-техник яктан искиткеч югарылыкка күтәрелдек. Әмма рухи-әхлакый яктан моңача күрелмәгән түбәнлеккә тәгәрәдек. Бу хәлләр тоташ илебездә күзәтелгән кебек, безнең милләтебез өчен дә хас. Күпләр монда бүгенге икътисади хәлләрне, эшсезлекне сәбәп итәр. Әлбәттә, аларның да тәэсире зур, әмма нинди авыр елларда да халкыбыз өмет белән яшәгән, тырышкан, балаларына гыйлем, күркәм тәрбия бирү өчен көчен кызганмаган. Илебез тормышында килеп туган әлеге милли, рухи һәм әхлакый проблемалар “Сәхипҗамал” республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзаларын тирән борчый. Озакламый үзенең ун еллыгын билгеләргә җыенучы оешма тәүге көннәрдән үк хатын-кызларыбызны милли һәм рухи яктан агарту, милләтебезнең гасырлар буе яшәп килгән күркәм традицияләрен саклау, яшь кызларыбызны гаилә тормышына әзерләү, халкыбызның фидакарь асыл затлары калдырган мирасны өйрәнү һәм аны файдалану бурычын төп максат итеп куйды.

Бүздәгенә кайтты...

08 декабря

Элекке беренче секретарь Фидаи Бәшәровка “Районның шәрәфле шәхесе” исеме бирелде

Районнар юбилеена багышланган тантаналы җыелышларда катнашканда шуңа игътибар иттем: төбәк тарихын барлаганда районның элекке җитәкчеләрен дә олы ихтирам белән телгә ала башладылар. Гадәттә, алар — КПСС райкомнарының элекке беренче секретарьлары. Чишмә районы оештырылуның 80 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта, мәсәлән, элекке “беренче”ләрдән 93 яшьлек Гыйният Галиәкбәровка һәм быел 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Вәгыйзь Якуповка “Районның шәрәфле шәхесе” исемнәре бирелде. Районның хәзерге хуҗаларының тәүге карашка игелекле гамәле буларак кабул ителүче әлеге алым исә Бүздәк районында яңачарак яңгыраш алды. Район юбилее уңаеннан өч кешегә: элекке беренче секретарьлар Мәгасум Ягафәровка һәм Фидаи Бәшәровка (үлгәннән соң), элекке “Мир” колхозының данлыклы шоферы Шәрифҗан Сакаевка “Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” исемнәре бирелде. Югарыда телгә алынган шәхесләрдән бишесенең дә район дәрәҗәсендәге мактаулы исемнәргә лаек булуын һич кенә дә шик астына алырга җыенмыйбыз. Шәхсән үземә, Фидаи Бәшәровтан тыш, аларның һәммәсе белән аралашып эшләргә насыйп булды, шуңа хезмәт ветераннарының төбәк үсешенә керткән тырышлыклары лаеклы бәһа алуына куанам. Хәзер инде мәрхүм (авыр туфрагы җиңел булсын!) Фидаи Шәрифҗан улы Бәшәровка шушы көннәрдә 80 яшь тулган булыр иде. Фидаи Бәшәров 1930 елның 29 ноябрендә Бөре районының Аккаен авылында туа. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, 1954-1959 елларда — Балтач районында баш ветеринария врачы, аннары өч ел КПССның Мишкә районы комитетында икенче секретарь вазыйфаларын башкара. Аннары Яңавыл районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләнә. Бер сүз белән әйткәндә, 1965 елның декабрендә КПССның Бүздәк районы комитетына беренче секретарь булып килгәндә гаять зур тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсенә ия була ул.

“Тамыр” тамыр җәя

08 декабря

— Балалар өчен яңа телевизион канал ачылганын белдек. Без яратып өлгергән “Тамыр” студиясе хәзер тамашачыларын үз тапшырулары белән көн буе куандырачак. Гаиләбез белән моңа шатланабыз! Бу каналны карап, күңел дәртләнә, милли хисләр уяна. Бик тә рәхмәтлебез, — дип хәбәр итте редакциягә Стәрлетамак шәһәреннән Гыйльмерахмановлар. Альберт белән Регина, аларның уллары Рафаэльны чиксез куандырган вакыйга — 2 декабрьдә балалар өчен башкорт телендә яңа телевизион канал ачылу. Иртәнге сигездән кичке унбергә тиклем тик кызыклы һәм файдалы тапшырулар тәкъдим ителә. Хәер, кайберләре белән тамашачы күптән таныш. Ни дисәң дә, “Тамыр” балалар студиясе быел унсигез “яшен” билгели (беренче чыгыш ясаучы балалар хәзер үсеп, белем алып, яңадан бирегә эшкә килгән!). Аны ул чакта оештырып җибәрүче — Луиза Фархшатова, хәзерге директор Гөлназ Колһарина — балаларның “телевизион тәрбия”сенә күп көч салган кешеләр. Явызлык бөркеп торучы, монстрларга тартым кешеләрне, җәнлекләрне сурәтләгән мультфильм күргән ата-ана, әлбәттә, бу хезмәтне бәяли ала. “Көнбагыш”, “Иләү” радиотапшырулары, телевидениедән 1992 елдан бирле көн саен барган “Сәңгелдәк” , аннары “Артылыш”, “Чулпылар”, “Байтус” һәм башкалар — БСТ каналында бу тапшыруларны сабыйлар һәрчак зур түземсезлек белән көтеп ала. “Яңа табадан төшкән” каналны хәзер кабель телевидениесендә карап була. 2 декабрьдә, тантана уңаеннан, барлык тапшырулар БСТ каналында, шулай ук “Спутник FM”, “Юлдаш” станцияләрендә дә барды. Төрле-төрле кызыклы темалар күтәрелде, фәһемле сөйләшүләр үткәрелде. Мәсәлән, “Хоккейны чын ирләр уйный” тапшыруында сүз башкалада хоккейның тиешле дәрәҗәдә ничек оештырылуы, нинди авырлыкларга дучар булуы һәм аларны җиңеп чыгу юллары турында барды. Хоккейның мөһимлеген аңлап өлгергән яшьләрнең барысы да алып баручының: “Балалар каналында ниләр күрергә телисез?” дигән соравына, беренче чиратта, хоккейга кагылышлы тапшырулар карарга теләүләрен белдерде.

Нуриманда нур һәм иман арта

08 декабря

Корбан бәйрәме көнне Нуриман районының Красная Горка авылында яңа мәчет ачылды. Бу көнне авыл халкының шатлыгының чиге булмады, тәүге намазны укырга теләүчеләр өчен Аллаһ йортында урын җитмәде һәм алар сабыр гына урамда үз чиратын көтте. Өлкән кешеләр сүзләренә караганда, әлеге урында элек тә мәчет булган. Ул 19нчы гасыр азагында салынган. Шушы авылда туып-үскән билгеле башкорт драматургы Сәгыйть Мифтахов үсмер чагында мәчеткә сукыр мулланы җитәкләп йөртүен еш искә алган. Совет власте урнашу белән, мәчет тәүдә мәктәпкә, аннары складка, тулай торакка, автосервиска әйләнә, вакыт үтү белән, бинаны сүтеп ташлыйлар, аның нигезе генә кала. Туган авылында мәчетне тергезүдә Данил Минһаҗев башлап йөри. — Әби-бабайлардан “элекке мәчетне саклап булмады” дигән үкенү сүзләрен еш ишеттем. Бервакыт шундый төш күрдем: имеш, мәчет төзелеше белән мин шөгыльләнергә тиеш. Вакыт үтү белән бу фикер ныгыды гына, әледән-әле мәчет төшкә керде. Авыл Советына рөхсәт сорап мөрәҗәгать иттем һәм шул көнне үк алдым, — ди Әфганстан яугире, Федераль суд приставлары хезмәте Башкортстан буенча идарәсенең Нуриман районы бүлеге суд приставы Данил Хәмзә улы. Әлбәттә, гадәти хезмәт хакына яшәүче һәм хатыны белән ике бала тәрбияләүче кешенең бу төзелешне башлавы — кыю адым. Ләкин изге башлангычның әҗере йөзләтә кайтарылыр, диләр бит. 2008 елның 11 июлендә төзелеш урынында коръән укып, эш башлана. Мәчет халык акчасына төзелә, буш вакытларында Динар үзе дуслары белән бура бурый, диварларын күтәрә. Авылдашлары теләп ярдәм итә, берсенә дә ялынырга туры килми. “Эшкуарлар, укытучылар, судьялар, пенсионерлар — барысы да кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Исемлек төзесәң, ярты авыл керер иде”, ди Динар Минһаҗев канәгатьлек хисе белән.

Башкаланың кайнар йөрәге

07 декабря

Уфада Киров районының күркәм юбилеен — 75 еллыгын билгеләп үттеләр

Бу уңайдан Нефтьчеләр мәдәният сараенда үткән тантанада Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев, Киров районы хакимияте башлыгы Салават Сәгыйтов, районның иң лаеклы вәкилләре, ветераннар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, төрле һөнәр ияләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, кунаклар катнашты. Киров районын башкаланың йөрәге дип юкка атамыйлар. Беренчедән, Уфага нигез шунда салынган булса, икенчедән, ул административ, эшлекле һәм мәгариф-мәдәни үзәк буларак йөрәкләребезнең иң түрендә урын алган. Биредә җиде югары уку йорты, күпчелек урта махсус белем бирү учреждениеләре, мәктәпләр, дәваханәләр, мәдәният учаклары урнашкан. Нефтьчеләр мәдәният сараенда районның шушы предприятиеләре һәм учреждениеләренең казанышларын чагылдыручы экспозицияләргә бай күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә “Уфимкабель”, “БЭТО”, “Электроаппарат” кебек акционерлар җәмгыятьләре, “Башинформсвязь” кебек элемтә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче предприятиеләр, югары уку йортлары, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре катнашты. — Киров районы — башкалабызның бишеге. Аның урамнарында һәм биналарында ерак тарихыбыз чагылыш тапкан. Биредә, шулай ук, яңа Башкортстанның байрагы күтәрелгән. Аның арытаба да башкаланың административ, уку һәм мәдәни үзәге булып калачагына ышанам, — диелә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов котлавында. Президентның котлау сүзләрен тантанада җыелучыларга Павел Качкаев укып ишеттерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»